Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Федерация шурасы украин һәм беларусларны "урыс телле" дип танучы канун кабул итте


Украина һәм Беларус ватандашлары, үзләре теләгән очракта, махсус комиссия узмыйча гына “урыс телен йөртүче” статусын алырга мөмкин.

Русиянең Федерация шурасы украин һәм беларус милләтеннән булган кешеләрне тел ягыннан тикшереп тормыйча гына “урыс телен йөртүче” дип танырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте. Бу канунга кадәр чит ил ватандашлары һәм ватандашлыгы булмаган затлар үзләрен урыс телле дип танысыннар өчен махсус профиль комиссиядә әңгәмә узарга тиеш иде. Украиннар һәм беларусларга карата бу таләп алып ташлана. Теләгән очракта андый кешеләр бары гариза язып кына да “урыс телле” статусы алырга мөмкин дип хәбәр итә Радіо Свобода.

“Урыс телен йөртүче” статусы алган чит ил кешеләренә Русия ватандашлыгы гадиләштерелгән ысул белән бирелә. Федерация шурасы шулай ук гадиләштерелгән юл белән Русия ватандашлыгы бирүне 6 айдан 3 айга кадәр кыскартты.

Канун Русия президенты Владимир Путин кул куйганнан соң гамәлгә керәчәк.

Февральдә Русия дәүләт думасының “Русия ватандашлыгы турында" канунга үзгәрешләр әзерләве билгеле булган иде. Бу үзгәрешләр илгә 5-10 млн яңа ватандаш җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип фаразлана.
Үзгәрешләргә ярашлы, Русия ватандашлыгы алырга теләүчеләргә элеккеге ватандашлыгыннан баш тартырга кирәк булмаячак, алар берьюлы ике ил ватандашы булып кала ала. Бу тәртип элегрәк "ЛНР" һәм "ДНР" төбәкләре кешеләре өчен кертелгән иде. Алар Украина ватандашлыгыннан баш тартмыйча Русия паспорты ала алды.

XS
SM
MD
LG