Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвейчев "либералларны юк итүгә" өндәгән язуларын хайп дип атады


Профессор Олег Матвейчев

Югары икътисад мәктәбе профессоры Олег Матвейчев "либералларны юк итүгә" өндәгән язуларын "уку йортының абруен аклау" теләге белән аңлатты.

Уку йортында "Путин һәм Кырым яклы булган күп кенә хезмәттәшләрем, патриотлар һәм студентлар укый", дип язды ул Facebookта. Әмма аның фикеренчә, университетны күбрәк Евгения Альбац, профессорлар Гасан Гусейнов һәм Сергей Медведев аркылы таныганнар һәм бу "либерал булмаган хезмәттәшләре өчен кызганыч һәм гаделсез икән".

"Патриотлар һәм дәүләт өчен җан атучылар хәзер акланды, Югары икътисад мәктәбе дә либераллар оясы дигән тамгадан чистарынды", дип язды Матвейчев үзенең "37нче ел кирәк" дигән постын хайп дип атап.

22 мартта Олег Матвейчев үзенең Facebook битендә "либерал хатын-кызларны хирургия юлы белән юк итәргә" чакырган язма урнаштырды.

"Алар мәгълүмати сугышта бишенче колонна буларак кына куркыныч тудырмый. Алар безне турыдан-туры үтерәләр. Шуңа күрә алар хирургия юлы белән юк ителергә тиеш. Атып үтерүләрсез. Демография торышы ул түгел", диелде анда.

Язма авторы фикеренчә, сәясәтче Алексей Навальныйга һәм оппозиция пабликларына язылган "кәбәхәтләрне" "уран рудникларына, Төньяк диңгез юлы портларын төзергә" җибәрергә кирәк.

23 мартта Олег Матвейчев Facebook-ның ул язманы алып ташлавын хәбәр итте, һәм үзенең язмасын "тролль-пост" дип атады.

XS
SM
MD
LG