Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов адвокаты чыгымнарын ОВД-Инфо үз өстенә алды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мифтахов адвокатына акча җыю туктатылды.

Хулиганлыкта гаепләнеп бер елдан артык тикшерү изоляторында тотылучы аспирант Азат Мифтаховның адвокат чыгымнарын ОВД-Инфо үз өстенә алган. Бу хакта Мәскәү дәүләт университетының инициатив төркеме хәбәр итә.

27 мартта әлеге төркем Азат Мифтаховның адвокатына түләү өчен акча җыюны яңарткан иде. Соңгы мәхкәмә утырышы карары нигезендә, Мифтахов 4 сентябрьгә кадәр СИЗОда калачак, һәм биш ай дәвамында адвокатка түләп торырга кирәк булачак.

Бүген ОВД-Инфо бу чыгымнарны үз өстенә алу сәбәпле, акча җыю туктатылды. 30 мартка кадәр җыелган акча Азатка һәм аның гаиләсенә матди ярдәмгә тотылачак.

27 яшьлек Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты даими озайтылып килде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра.

Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язды. Әмма ул хатка җавап ала алмаган.

XS
SM
MD
LG