Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке депутат коронавирус сәбәпле дәүләттән ярдәм сораучыларны мародерларга тиңли


Сергей Поддубный инстаграмыннан
Сергей Поддубный инстаграмыннан

“Бердәм Русия”нең Русия думасындагы элекке депутаты Сергей Поддубный коронавирус изоляциясе сәбәпле югалтуларга дучар булганнарның дәүләттән ярдәм соравын мародерлыкка тиңләде.

Элек Русия думасында Кемерово өлкәсеннән сайланган депутат булган Сергей Поддубный коронавирус чорындагы изоляция режимыннан зыян күрүчеләрнең дәүләттән ярдәм соравын мародерларна тиңләүче язмасын Инстаграмда чыгарды.

“Хәзер барыбыз өчен дә катлаулы вакыт! Кыйммәтләргә башкача карау! Акча бирү, салымнардан, түләүләрдән азат итү таләбе белән бик күп постлар чыкты! МАРОДЕРЛЫККА бик охшый!!!!!!!!!!!! Сезгә шулай тоелмыймы?” дип язган хакимият фиркаснең элекке депутаты.

Аның Instagram-ына язылганнар фикере төрле. Шуларны берсе: “Кече бизнес хәзер үләчәк, чөнки ул дәүләткә салымнарын тиешенчә түләп килә, ә дәүләт аны якларга әзер түгел. Сорау: ә андый дәүләт гомумән нәрсәгә кирәк?”, дип яза.

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус сәбәпле ял көне дип игълан ителгән көннәрдә барлык русияләргә матди ярдәм күрсәтү тәкъдимнәренә каршы чыкты. Собянин сүзләренчә, төбәкләр бюджетлары мондый чыгымнарны күтәрә алмыйча "ярылачак". Мәскәү мэры фикеренчә, эшләмәскә мәҗбүр булган хезмәткәрләр өчен ширкәтләр түләргә тиеш.

Узган атнада АКШ Конгрессы эпидемия шартларында икъдисадка ярдәм итү максатында 2 триллионнан артык долларлык канун проектын хуплады. Ул акчаның бер өлеше кешеләргә ярдәм итүгә тотылачак. Керемнәре уртачадан ким булганнарга 1000 доллардан артык, һәр бала өчен 500 доллар ярдәм акчасы биреләчәк.

XS
SM
MD
LG