Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ашауга иң аз акча тотучы төбәкләр бишлегенә кергән


Татарстан кешеләре ашауга айлык чыгымнарының 30 проценттан да кимрәк өлешен тота.

Татарстан халкының айлык чыгымнарының 26 проценты ашауга китә, бу күрсәткеч белән ул Русия төбәкләре арасында бишенче урында. Кайбер төбәкләрдә кешеләр кеременең яртысыннан күбрәген азык-төлек алуга тота. Бу саннар аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган дип яза РБК.

Халкының ризык алуга тоткан акчалары нисбәтеннән беренче урында Ханты-Манси автоном бүлгесе (24%), аннары Мәскәү (25%), Мәскәү өлкәсе (25%) килә. Татарстан республикасында һәм Мурмански өлкәсендә халык чыгымнарының уртача 26 процентын ашауга тота.

Русиянең барлыгы 11 төбәгендә бу күрсәткеч 30 проценттан артмый.

14 төбәктә кешеләрнең 40 проценттан да артык кереме ризык алуга китә. Ингушетиядә - 59%, Дагыстанда - 55%, Чукот автоном бүлгесендә - 48%, Смоленски өлкәсендә 48%, Кабарда-Балкар республикасында – 45% диелә.

2019 ел августында Росстат чыгарган саннар Татарстанның ашауга иң аз акча тотучы төбәк булуын күрсәткән иде.

Белгечләр аңлатканча, халыкның кереме зуррак булган төбәкләрдә ашауга чыгымнар проценты азрак. "Азык-төлеккә киткән чыгымнарның зур булуының өч факторы бар: түбән хезмәт хакы, гаиләдәге кешеләр саны һәм ризык бәяләре", дигән иде Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Ольга Лебединская.

2018 елда Росстат уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, Русия гаиләләренең чыгымнарының өчтән бере (34,3%) ашауга тотыла. Пенсионерлардан гына торган гаиләләр һәм күп балалы гаиләләрдә бу күрсәткеч иң зурысы - 40,6 һәм 38,9% процент.

2019 елда Росстат Русия гаиләләренең яртысының акчасы ашауга һәм киемгә генә җиткәнен ачыклады.

XS
SM
MD
LG