Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Шәймиевләр байлыгы 200әр миллион долларга кимегән


Минтимер Шәймиев
Минтимер Шәймиев

Татарстанның ТАИФ ширкәтләр төркеме җитәкчеләре дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә торуын дәвам итә.

Forbes журналы дөньядагы иң бай кешеләр исемлеген яңартты. Ике меңнән артык доллар миллиардеры кергән хисапта Татарстаннан дүрт кеше бар.

Исемлектә 1851нче урында республиканың дәүләт киңәшчесе һәм элекке президенты Минтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләр урын алган. Аларның һәрберсенең байлыгы 1,1 млрд доллар.

Рейтингның 1990нчы урынында – ТАИФ ширкәтләр төркеме җитәкчеләре Алберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев. Аларның байлыгы берешәр миллиард доллар исәпләнә.

Ел эчендә бертуган Шәймиевләрнең байлыклары 200әр миллион долларга кимегән. 2019 ел хисабында Forbes исемлегендә Шәймиевләр 1,3 млрд доллар байлыклары белән 1717нче урында иде.

Русиядән Forbes хисабына 102 миллиардер кергән. Аларның бөтенесенең байлыгы 385,4 млрд доллар тәшкил итә. Русиянең иң бай кешесе - “Норильск никель” башлыгы Владимир Потанин. 19,7 млрд доллар байлыгы белән ул дөнья исемлегендә 41нче урында.

Дөньяның иң бай кешеләренең байлыгы узган елда 700 млрд долларга кимеп, хәзер 8 трлн доллар тәшкил итә.

Дөньяның иң бай кешеләре – Amazon хуҗасы Джефф Безос (113 млрд доллар), Билл Гейтс (98 млрд доллар) һәм француз эшмәкәре Бернар Арно һәм аның гаиләсе (76 млрд доллар).

Доллар миллиардерлары иң күп яши торган шәһәрләр – Нью-Йорк (92), Һонгконг (71) һәм Мәскәү (70).

XS
SM
MD
LG