Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 рәсман раслану очрагы 40ка җитте  


Республиканың 11 районында һәм Уфада коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән. 

Башкортстанда 10 апрель иртәсенә коронавирус йоктыруның 40 очрагы рәсми теркәлгән. Бу турыда республика хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

COVID-19 вирусы йоктыру очраклары Уфада һәм Башкортстанның тагын 11 районында табылган. Бу Дүртөйле, Күмертау, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Сибай, Октябрьски, Әлшәй, Иглин, Кырмыскалы, Зиначура районнары. Монна тыш, Уфадагы Куватов исемендәге район клиник хастаханәсендә тугыз медицина хезмәткәре вирус эләктергәне ачыкланган.

5 апрельдә республика клиник хастаханәсендә коронавируслы авыру үлгәннән соң, хастаханәдәге меңнән артык пациент һәм медицина хезмәткәренең вирус йоктыру ихтималы билгеле булды. Хастаханә карантинга ябылды. Аннан Башкортстанның бүтән шәһәрләренә җибәрелгән авырулар коронавирусны республикада тараткан дип фаразланды. 9 апрельгә Октябрски, Бәләбәй, Бөре, Стәрлетамакта барлыгы биш район һәм шәһәр хастаханәсе карантинга ябылды.

Мәләвездә ямаш шеш авырулы ир-ат үлгәннән соң, аның коронавирус йөртүче булганы ачыкланды.

Роспотребнадзорның Башкортстан бүлеге саннарына караганда, хәзер республикада 3647 кеше белгечләр күзәтүе астында кала. Шуларның 99ына кискен респиратор-вирус инфекциясе диагнозы куелган.

Башкортстанда 13 652 кеше коронавируска тест биргән диелә. Алты кеше дәваланып, савыгып чыккан.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG