Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендәге колониядә фетнә нәтиҗәсендә 300дән артык кеше җәрәхәтләнгән


Тикшерү комитеты проблемалар хәл ителде һәм гаеплеләрдән сорау алалар, дип белдерде. Әмма Telegram каналлар колония җирлегендә 10 апрель киченә кадәр ут һәм төтен күренә дип хәбәр итте. 

Тикшерү комитетының Иркутски өлкәсе идарәсе 15нче санлы колониядә фетнә сәбәпле җинаять эше кузгату турында белдерде.

Тикшерүчеләр мәгълүматынча, 9 апрельдә тоткыннарның берсе "колония хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмаган" һәм "аларга сүгенү сүзе әйткән". Нәтиҗәдә колония хезмәткәрләренең берсе зыян күргән, берничә хөкем ителүче үзенә тән җәрәхәтләре ясаган, диелә хәбәрдә.

"Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте вәкиле Павел Глущенко үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итүенчә, колониядәге низаг җәзаларны үтәтү инспекциясе (ФСИН) хезмәткәрләрен тоткыннарның берсен кыйнауда гаепләгәннән соң башланган. Әлеге тоткын кан тамырларын кискән һәм видеомөрәҗәгать яздырган. Шуннан соң аны кабат кыйнаганнар. Протест йөзеннән тагын 17 хөкем ителүче үз-үзләрен җәрәхәтләгән. Нәтиҗәдә фетнә башланган, колониягә ОМОН чакырылган.

"МБХ медиа" мәгълүматларына караганда, колониядә фетнә нәтиҗәсендә 300гә якын кеше зыян күргән .

"Иҗтимагый вердикт" оешмасы колония вакыйгаларын тикшерүне ачык рәвештә үткәрүне сорый. Хокук яклаучылар фетнәне бастырганда куәт оешмалары хезмәткәрләренең гамәлләрен тикшерүне сорады һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен колония территориясенә каршылыксыз кертүне тәэмин итүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG