Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократик конгресс пандемия вакытында халыкны яклау канунын кабул итәргә чакыра


Төбәкләрнең үзенчәлекләренә карап, кануннар һәм күрелгән чаралар да төрле булырга тиеш, моның өчен төбәк кануннарын да кабул итү мөһим, дип саный оешма. 

Русия халыкларының демократик конгрессы ил җәмәгатьчелеге, Русия җитәкчелегенә COVID-19 таралуына бәйле мөрәҗәгать белән чыкты.

Мөрәҗәгатьтә коронавируска каршы көрәш шурасында нигездә министрлык вәкилләре булуы тәнкыйтьләнә, шурага белгечләр комиссиясен булдыру әһәмияте әйтелә. Әлеге комиссиягә югары белемле вирусолог, эпидемиолог кебек белгечләр кертергә тәкъдим ителә. Әлеге комиссиягә турыдан туры Дөнья сәламәтлек оешмасы белән эш җайларга тәкъдим ителә.

Моннан тыш Демократик конгресс эпидемия һәм пандемияләр вакытында хакимият, Дәүләт думасы, Федерация шурасы, төбәк һәм җирле үзидарә органнары эшен туктатырга тиеш түгел дип белдерә. Моның өчен хокукый база һзм кирәкле санитар, техник шартлар тудырылырга тиеш.

Оешма шулай ук оптимизациягә карашны үзгәртергә чакыра. Соңгы елларда бар Русия буйлап уйламыйча кыскартылган медицина, белем бирү һәм мәдәния оешмаларына пандемиядән соң башкача караш булырга тиеш. Мисал итеп, Конгресс кечкенә торак җирләрендә медицина үзәкләренә хастаханә статусын кайтару әһәмияте турында яза.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында, шул исәптән пандемия вакытында, халыкны яклау турында федераль һәм төбәк кануннары кабул ителергә тиеш диелә. Аерым алганда, халыкка медицина һәм белем бирү, финанс-икътисади өлкәләре, азык-төлек белән ярдәм итү контрольдә булырга һәм гарантияләнергә тиеш, дип саный Демократик конгресс. Төбәкләрнең үзенчәлекләренә һәм эпидемия таралуына карап, әлеге кануннар һәм күрелгән чаралар да төрле булырга тиеш, моның өчен төбәк кануннарын да кабул итү мөһим, диелә.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук пандемия һәм эпидемиягә бәйле Русиянең гадәттәш тыш хәлләр турында кануннарын камилләштерү кирәклеге әйтелә.

XS
SM
MD
LG