Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбрис Яруллин: "Онлайнда урамга караганда күбрәк кеше җыярга телибез"


Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Ел саен 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында уза торган "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының гала-концерты быел пандемия сәбәпле онлайн форматта уза. 15нче тапкыр оештырылучы чара гадәттәгечә татарча альтернатив музыка вәкилләрен җыя һәм Татарстанда икетеллелек кануны үтәлешен тикшерә. Быелгы чарада нинди яңалыклар көтелә, онлайнга күчүдә кыенлыклар туганмы? Бу турыда чараны оештыручыларның берсе, Дөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин белән сөйләштек.

— "Мин татарча сөйләшәм!" чарасын онлайн уздыру турында карар кабул итү авыр булдымы?

— Быелгы чараны онлайн уздырабыз дип без "үзизоляция тәртибе" рәсми рәвештә кертелгәнче үк хәл иткән идек. Чөнки без Казанда гына түгел, илебездә, дөньяда ни булып ятканын да күзәтеп барабыз. Коронавирус бик тиз тарала, карантин игълан ителсә дә, ителмәсә дә, кешенең үз җаваплылыгыннан тора. Шундый вакытта без кеше җыеп, аларның сәламәтлекләрен куркыныч астына куя алмыйбыз. Концертка килгәннәр арасында берәр авыручы булса, вирус чын-чынлап кинәт таралып китәргә мөмкин. Мондый җаваплылыкны бер оештыручы да үз өстенә ала алмый. Җитмәсә урам чарасы, концерт залы белән чикләнмәгән – чарага теләп килүчеләр белән беррәттән узып барганда очраклы туктап караучылар да шактый була.

Чарага кызыксыну уятыр өчен концерт алдыннан йөзләгән балалар, яшьүсмерләрне җыеп "Татар-дозор" уенын оештыра идек, хәзер аны да элеккечә эшләп булмый. Фатирникка җыела идек, төп чарада катнашачак җырчылар белән репетиция-концертлар ясый идек – бүгенге вазгыятьтә алар барысы да кеше сәләмәтлеген куркыныч астына куя. Шуңа күрә без дәүләт карантинны игълан иткәнен көтеп тормыйча, урамда уздырмаска дигән карар кылдык.

— Бәлки башка көнгә күчереп, элеккечә урамда ясарга булгандыр?

Онлайнда Бауманга килгән кеше санына караганда күбрәк кеше җыярга телибез

— Без 14 ел дәвамында бер тапкыр да көнен дә, урынын да үзгәртмәдек. Кар яуса да, яңгыр яуса да, чараны 26 апрель көнне уздыра идек. Бу көн килеп җитте – урынын үзгәртергә мәҗбүрбез. Бер яктан, бераз үкенечле, икенче яктан, безнең өчен бу бер зур сынау – бу юлы онлайнда Бауманга килгән кеше санына караганда күбрәк кеше җыеп карарга телибез. Безгә онлайнга күчү күптән кирәк иде, чараларны күптән онлайн рәвешендә уздырырга тырышырга кирәк иде, чөнки урам чарасын күпме генә уздырсаң да, күпме генә кеше җыйсаң да, ул барыбер йә зал белән, йә урам кысалары белән чикләнә. Ә интернетта аудитория зуррак, аның белән эшләргә кирәк.

26 апрель быел якшәмбе көне. Изоляция булмаган очракта да, якшәмбе – ял көне, кешеләр гадәттә өйдә утыра. Шуңа күрә быел бу көнгә туры килүе уңышлы дип саныйбыз.

— Онлайнга күчү сәбәпле нинди кыенлыклар туды? Андый чараны оештыру авырракмы, әллә киресенчә, кайбер мәсьәләләр җиңелрәк хәл ителәме?

— Дәүләтнең вертикале бар, эшчеләре күп, оештыручылары, акчасы бар. Шуңа күрә алар эшне ничек тә оештырып, онлайнга күчә ала, ә безнең кебек проектлар онлайнга авыр күчә, чөнки бу ниндидер ресурс, белем таләп итә, бу эштә оештыру сәләте, белгечләр булырга тиеш. Бу безнең өчен яңа формат. Әмма татар оешмаларына, иҗат кешеләренә үз иҗатын оффлайн күрсәтү мөмкинлеге булмаганда, һичшиксез онлайнга күчү кирәк. Безгә дә, булдыра алганча, бу карантинның ниндидер уңай якларын күреп, үз эшебезне көйләргә кирәк. Безнең өчен бу зур сынау.

Чара берьюлы өч урында барачак

Кайбер техник мәсьәләләрдә кыенлыклар булыр кебек. Без үзебезгә шактый катлаулы максат куябыз. Чара берьюлы өч урында барачак, аларны дүрт яки биш камера ярдәмендә төшереп, туры эфирда интернетта күрсәтәчәкбез.

Моңарчы андый форматта эшләп караганыбыз юк иде. Татар чаралары интернетта никадәр зур аудитория җыя алганын әлегә белмибез. Изоляциядә утыручыларга #айдадомой проекты кысаларында күрсәтелгән Салават концерты да русча алып барылды. Мондый шартларда безнең акциянең тагын бер максаты – татар телен ничек тә булса онлайн аудиторияга җиткер.

Шулай да онлайн эшләү тәҗрибәбез юк түгел. Соңгы дүрт-биш елда "Мин татарча сөйләшәм!" чарасында Бауманда чыгыш ясаячак яңа төркемнәрне без онлайн бәйге аша сайлый идек. Быел да бу бәйгене игълан иттек.

— Концертта кемнәр чыгыш ясаячак?

— Безнең ике җиңүчебез ачыкланды — бәйгедә катнашырга теләп үз видеоязмаларын җибәргән башкаручыларның иң яхшы дип санаган унысын без ВКонтакте челтәрендәге төркемгә куйдык, шулар арасыннан берсен халык сайлады, икенчесен сайлауны оештыручылар үз өстенә алды. Аның икесе дә этник стильда җырлаучы төркемнәр, берсе – "Зәкәрия" төркеме, икенчесе – "Алпар". Бер кызык әйбер – бәйгедә "Мин татарча сөйләшәм!" чарасына нигез салучыларның берсе Резидә Сафиуллинаның кече улы Мурат Аль-Анси катнашты. Ул үзенең рэп стилендә язган җырын башкарды. Шәхсән миңа иң ошаганы ул булды, ләкин оештыручылар бүтән башкаручыны сайлап алды.

Концерт програмы тулысынча диярлек яңа башкаручылардан тупланачак

Быел тагын бер үзенчәлек – концерт програмы тулысы белән диярлек беркайда танылмаган, иҗатка яңа гына килгән башкаручылардан тупланачак. Еллар уза тора, 15 ел безнең белән булган, иң беренче фестивальләрдә катнашкан артистларыбыз – Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлевләр ("Усал") – алар берсе дә быел чыгыш ясамаячак. Рәхәтләнеп чакырыр идек, ләкин быел шундый концепция – яшьләргә юл бирергә кирәк. Дөресен әйткәндә, миңа бу концепция бик ошый. Алда әйтелгән артистларның хәзер инде үз сәхнәсе бар – алар Кирмәнгә кереп утырды, TatCultFеst заманча шәһәр мәдәнияте фестивалендә һәр музыкаль юнәлешкә аерым сәхнә бирелә. Бу да зур казаныш. Алар анда рәхәтләнеп чыгыш ясый, яңа альбомнарын тәкъдим итә ала. Ә "Мин татарча сөйләшәм!" чарасына без зур аудиторияга беренче тапкыр чыгыш ясаучыларны чакырабыз.

— Ләкин шул ук вакытта сез быел татар эстрадасы җырчыларына да сәхнә бирәсез. Бу концепциядән читләшү түгелме? "Мин татарча сөйләшәм!" фестивале электән үк эстрада кысаларына туры килмәгән, үз йөзе булган "неформат" артистларга сәхнәгә чыгу мөмкинлеге биреп килде. Быел бу кагыйдә үтәлмиме?

— Әйе, быел эстрада артистларын да чакырдык. Минем ике-өч ел элек үк эстрада артистларын чакырырга кирәк дигән уй бар иде. Мәсәлән, без Элвин Грейны чакырган идек, барып чыкмады. Чакырсак та, җанлы чыгыш ясау шарты белән чакырган идек.

Быел концертта ике генә эстрада артисты катнаша. Алар форматка тәэсир итәрлек күп түгел. Барлыгы 15 төркем чыгыш ясый, шулар арасында Ришат Төхвәтуллин, һәм икенчесе – Айдар Сөләйманов. Айдар ул бүгенге татар эстрадасында барыбер бераз аерылып тора, ул бик зәвыклы җырчы. Икенче яктан, Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей кебек җырчылар яшьләр арасында бик танылган, аларны бик яраталар, һәм андый артистлар чынлыкта күп түгел. Минемчә, аларның катнашуы чарага файдага гына булачак. Афишаларда да күрәм, иң күп лайк һәм перепостлар җыйганы – шул Ришат афишасы. Бер яктан ул безгә аудиториябезне киңәйтергә ярдәм итәр, икенче яктан – "Мин татарча сөйләшәм!" аның иҗатына да бераз яңалык алып килер, бәлки. Без Ришатны яңа яктан күрә алачакбыз – ул тулы составы белән килә, җанлы чыгыш ясый, ул яктан аңа да файдага – ул безнең аудиторияне үзе өчен ачар. Гәрчә, Ришат безгә чит кеше дә түгел. Заманында ул Дөнья татар яшьләре форумында делегат булып катнашкан иде. Форумның иң беренче елларында. Без танышканда, ул миңа әйтте – мин сезнең берләшмәне беләм, минем форумда да чыгыш ясаганым бар, Башкортстаннан делегат булып та катнашкан идем диде. Мин бик аптыраган идем. Минемчә, без дөрес сайладык. Ришат милли җанлы, татар теле, мәдәнияте мәсьәләләренә битараф кеше түгел. Шуңа күрә аны "эстрада җырчысы" дип кенә бәяләү дөрес булмас, аның безнең чарада катнашуы бик урынлы булыр дип саныйм.

Гомумән, "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының төрле форматларга, төрле берләшмәләргә, төрле кешеләргә ачык булып калуын теләр идем. Бу чара хәзер яшьләрнеке генә дә түгел, ул татарча камил сөйләшүче кешеләрнеке генә дә түгел, Казанда яшәүчеләрнеке генә дә түгел, ул ничектер безнең күзәнәкләргә үтеп керде дә, кем үзенә нәрсә таба – Википедияга язамы, музыка иҗат итәме ул, "татарчада языгыз" дигән хатлар язамы, интернетта контент булдырамы – бу бөтен кешеләрне дә үз эченә ала торган шундый мәйдан. Аның шулай төрле һәм киң колачлы булуы, киресенчә, миңа ошый.

— Акция кысаларында, концерттан тыш, нинди чаралар каралган?

Рәсми оешмаларның социаль челтәрләрен икетеллелеккә тикшереп чыгачакбыз

— "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе ул икетеллелек темасы белән бергә үрелеп бара. Ул аның нигезе. Һәм быел да волонтерлар белән бергә, яшьләр форумы белән берлектә бөтен министрлыклар, муниципаль районнар һәм Татарстандагы федераль оешмаларның социаль челтәрләрен икетеллелеккә тикшереп чыгачакбыз.

Соңгы арада алар, шул исәптән дәүләт оешмалары да, халыкка якынрак булыйк дип, социаль челтәрләрне яхшы итеп алып барырга өйрәнделәр. Ләкин безнең икетеллелек турында канун әле юкка чыкмаган, безнең Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре. Һәм бу оешмалар алып барган социаль челтәрләргә дә кагыла. Алар аны татар телендә дә алып барырга тиеш. Мин үзем Татарстан Дәүләт шурасы турында бераз шаулап алган идем, башкаларга да күз салдым – күп кенә министрлыклар һәм башка дәүләт оешмалары үз социаль челтәрләрен татар телендә алып бармый. Быел бу рейтингны Татар яшьләре форумы шушы онлайн трансляция вакытында күрсәтәчәк, шушы көнгә барлап бетерәчәк. Акцияне төп оештыручы да — Дөнья татар конгрессы каршындагы Татар яшьләре форумы.

Татар википедиясен алып баручылар арасында бәйге оештырабыз, аларга акчалата бүләк каралган

Былтыр без википедиячеләр арасында бәйге оештырган идек, бик күп мәкаләләр язылды, быел да Татар википедиясен алып баручылар арасында бәйге оештырабыз, аларга акчалата бүләк каралган. Быел без бу бәйгене шактый камилләштердек – авторлар темалар билгеләде һәм шушы темалар буенча шәхес, вакыйга, фән өлкәсе, мәдәният, тарих һәм башка өлкәләргә караган мәкаләләр язылачак, баллар куелып, җиңүчеләр шулай ук акчалата бүләк алачаклар. Җиңүчеләр 26 апрель көнне билгеле булачак.

"Татар-дозор" квест уенын без гадәттә урамда йөзләгән студент, мәктәп балалары катнашында уздыра идек. Кызганыч, быел аны урамда уздыра алмыйбыз, ләкин аның да онлайн вариантын кызлар оештыра.

— Концертны онлайн уздырырга да була. Ә "Татар-дозор"ны онлайн ничек эшләргә?

— "Татар-дозор"да Казанның татар урыннарын билгелиләр, татарча геотеглар барлыкка килә, квестта катнашучылар шушы урыннар турында язалар. Минемчә, бу безнең өчен дә шундый яңа тәҗрибә. Бәйгене без болай да бер өлешен онлайн ясый идек, монсы инде тарихта беренче тапкыр тулысынча интернетка күчү.

— Тагын нинди яңалыклар көтелә?

"Үзебез" премиясен булдырдык. Ул заманча мәдәният, тел үсешенә өлеш керткән кешеләргә биреләчәк

— Быел без "Үзебез" премиясен булдырдык. Ул заманча мәдәнияткә, тел үсешенә, тел активлыгына катнашкан кешеләргә биреләчәк. Оештыручылар тарафыннан өч кеше сайланачак. Бернинди дә шундый олы исемле комиссияләр да булмасын дидек, бүләккә лаеклыларны бу хәрәкәттә булган кешеләр, активистлар үзләре сайлап алачак.

Бер яктан, аларга җәмәгатьчелек ягыннан да игътибар юнәлтү кебек була. Икенче яктан, без яңа мәдәнияткә ничектер авыр күнегеп барабыз. Ләкин яңа мәдәниятнең булуы ул тере, җанлы мәдәният булсын өчен бик кирәкле шарт. Һәм без шуны ассызыклап, "Үзебез" исеменнән өч кешегә премия бирергә булдык. Хәзерге вакытта "Ә" хәрефе рәвешендә көмеш түштамга әзерлибез. Бу турыда мин беренче тапкыр сөйлим. Һәм шушы премияне "Мин татарча сөйләшәм!" хәрәкәтендә тапшырасыбыз килә. Ул дәвамлы булыр дип уйлыйм, чөнки яшьләребез арасында яңа мәдәният булдыручы, тудыручы, аны яшәтүче кешеләр бар, аларны "Үзебез" тарафыннан барлап тору, белеп тору, тану да кирәк дип уйлыйм.

— Яңа мәдәният дип сөйләшәбез, ләкин күпләр нинди мәдәният күз алдында тотылганын аңлап бетерми. Нинди аңлатма бирер идең?

— Яңа мәдәният – ул яңа сәнгать практикалары, димәк, күптән түгел генә барлыкка килгән, ул 19нчы гасыр да, 20нче гасыр да була алмый, ул менә нәкъ 21нче гасырның яңа сәнгать практикалары. Формасы ягыннан, эчтәлеге ягыннан – яңа идеяләр, яңа мәгънәләр тудыручы кешеләр. Бу бөтен тармакларга да кагыла – әдәбиятка дә, театрга да, кинога да, рәсем төшерүгә дә, монда фото сәнгате дә керә, иллюстрацияләр һәм башкалар. Монда һәр тармак керә һәм татарларда бу юнәлешкә өлеш керткән кешеләр бар.

— Пандемия аркасында төшеп калган чаралар булдымы?

— Кызганыч, булды. Мәсәлән, без элек бәйгедә катнашучы музыкаль төркемнәр белән Фатирник оештыра идек, быел ул юк. Ел саен мәктәпләр арасында бәйгеләр уздыра идек, быел да мәктәпләр белән сөйләштек, алар барысы да дистанцион укуда, бераз соңрак уздырырбыз дип килештек. Әзрәк көннәр ачылгач, карантиннар беткәч, булыр.

— Ун еллап элек "Интерент татарча сөйләшә" дигән акция узган иде. Быел аны торгызыр өчен иң уңай вакыт кебек. Андый чара көтелмиме?

— "Мин татарча сөйләшәм!"не гомумән "Интернет татарча сөйләшә" дип атарга була – аның чараларының күбесе интернетта уза. Бу рейтинглар төзү, социаль челтәрләрне барлау, һичшиксез шул "Интернет татарча сөйләшә" акциясенең бер йогынтысы.

— "Мин татарча сөйләшәм!" 15 елда шактый киң колач алды. Бу чараны оештыручылар куйган максатларына ирештеме? Оештыручыларның берсе буларак, әйтә аласыңмы – бу илдә иҗтимагый хәрәкәт көче белән нидер үзгәртеп буламы? Әллә тырышулар файдасызмы?

Үз көчебез белән уздырабыз, ниндидер рәсми оешмалар оештырмый

— Әйе, быел акция унбишенче тапкыр уза, ләкин без бу әйбергә әллә ни басым ясамыйбыз. Мин юбилейлар, ниндидер пафос яклы түгел. "Мин татарча сөйләшәм!" һәрвакыт ничектер вазгыятьне сизеп, аңлап торды. Авыр вакытлар да булды. Кеше җыярга кыен булды кайчак. Бу чараны тәнкыйтьләүчеләр дә булды, ләкин без аны үз көчебез белән унбиш ел уздырабыз, аны ниндидер рәсми оешмалар оештырмый. Моны чын мәгънәсендә татар теле дип җан атучы кешеләр оештыра. Һәм ел саен яңа буын җыела! Без ел саен алып баручыларны барлыйбыз, бизнес белән аралашабыз – аларга "Рәхмәт хатлары" тапшырабыз, волонтерлар җыябыз, һәм һәрвакыт яңа дулкын, яңа агым килеп тора. Минемчә, бу – төп казаныш. Бу тел активизмы булырга тиеш. Ул булганда гына тел яши. Тел активизмы булмаса, бу тел йә үлгән, яисә аңа бер куркыныч та янамый, тыныч кына яшәргә була, бу тел үлми дигән сүз. "Бу тел үлми" дип әйтерлек телләр бүген бармак белән генә санарлык, һәм, ни кызганыч, алар арасында татар теле юк. Шуңа күрә "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының яшәп килүе – татар теленең әле яши икәнен күрсәтүче бер билге.

Чынлыкта "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы ниндидер зур үзгәрешләргә китерер дип өмет итмәс идем. Ул дәүләт оешмасы да, дәүләти хәрәкәт тә түгел, ул астан килгән инициатива, шулай дәвам итә. Үз дәрәҗәсендә, үз кешеләре арасында һичшиксез брендка әйләнде, һәм минем уйлавымча, ул татар теле, милләт дип янып, җан атып йөргән кешеләр арасында танылган. Һәм ул барыбызга да йогынты ясый. Минемчә, бу яктан аның әһәмияте бик зур.

Бу елларда икетеллелеккә караш барыбер нык үзгәрде

Нәрсәдер үзгәртеп булдымы дигәннән, минемчә бу елларда икетеллелеккә караш барыбер нык үзгәрде. Ул сүнеп бетә ала иде. Татар теленә һөҗүм барганда, дәүләт телне кысучы яңа кануннар кабул иткәндә, татар телен мәктәпләрдән алып атканда, хатлар язуда, имзалар җыюда, мөрәҗәгатьләр кабул итүдә, фикер белдерүдә, Әлифба таратуда – шул үк "Мин татарча сөйләшәм!" активистлары катнашты. Минемчә, шундый ватандашлык позициясе булган кешеләрне берләштерүдә чараның өлеше бик зур. Йогынты булмаса, мәгълүмати кырда да татар теле, татар темасы гел калкып тормас иде. Минемчә ул яктан да чараның казанышы бик зур.

— "Мин татарча сөйләшәм!" чарасыннан кала, Яшьләр форумы тагын күп кенә башка чаралар уздыра. Мәсәлән, "Печән базары" дизайн-маркеты. Андыйлар хәзерге шартларда ничек оештырылачак?

— Без әлегә баш-аяк белән "Мин татарча сөйләшәм!" чарасын оештыру мәшәкатьләренә чумган. "Печән базары" ул җәйге чара, вакыты якынлашкач уйларбыз. "Печән базары" урамнан аерылгысыз диер идем.

Базар булгач, онлайн кибет оештырып, мәдәни чараларны интернетка күчереп, бер ай дәвамында уздырып була. Мин аны шулай күзаллыйм. Әгәр вазгыять тагын да катлаулыракка китсә, шулай эшләргә дә була. Әле бәлки җәйгә хәлләр яхшырыр дигән өмет бар, булмаса, аны йә кичектерергә кирәк булыр, яисә "Печән базарын" онлайн, әмма озаграк вакыт дәвамында уза торган итеп эшләргә кирәк дип саныйм.

— Концерт кайсы бинада узачак?

— "Казан аудио" студиясендә. Безнең өчен бик таныш һәм бик профессиональ эшләүче студия. Без анда үзебезнең подкастларны да яздырган идек, TatCultFest-ның музыкаль лабораториясе дә шунда узды.

— Чамалап булса да әйтә аласыңмы, чараны ничә кеше карар икән?

— Безнең максат – кимендә 10 мең кеше җыю. Урамда ничек 10 мең кеше җыя идек, шулай ук онлайн трансляцияне дә 10 мең кеше караса, без үз максатыбызга ирештек дип әйтә алачакбыз. Артыграк та булыр дип өметләнәм.

— Чарага Татарстан гына түгел, Русия төбәкләрендә, чит илләрдәге милләттәшләр дә кушылыр дип уйлыйм. Аны кайдан карап булачак?

— Чараның трансляциясе ВКонтакте социаль челтәренең "Мин татарча сөйләшәм!" төркемендә булачак. Ул көндезге икедә башланып, кичке сигезгә кадәр барыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG