Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өйдә утырабыз. Тормыш онлайнга күчте


Коронавирус пандемиясе сәбәпле кешеләр өйләрендә утырырга мәҗбүр булган бу көннәрдә бар тормыш онлайнга күчте дияргә була. Уку-укыту, эшкә урнашу, хезмәт күрсәтүдән алып күңел ачуга кадәр. Азатлык гадәти көндәлек тормышның онлайнга күчу очракларын барлады.

Коронавирус пандемиясенә кадәр өч ел элек өйдән торып интервью бирүче профессор Роберт Келлиның кечкенә балалары туры эфир барышында кадрга килеп кергәч, бу видео үз вакытында күпләрне елмайткан иде. Хәзерге көнгә бу интервьюның балалар "катнашкан" өзеген 38 миллионнан артык кеше караган.

Кайчандыр кызык тоелган тенденцияләр — өйдә утырып эшләү, онлайн интервью уздыру, онлайн укытуга күчү пандемия аркасында туган изоляция чорында цивилизациянең мәҗбүриятенә әйләнеп бара. Онлайн-киңәшмәләр, утырышлар — шулай ук бүгенге көн ихтыяҗына җавап. Азатлык гадәти көндәлек күренешләрнең онлайнга күчу очракларын барлады.

Онлайн-рекрутинг (эшкә урнашу)

Эшкә алганда, намзәт белән онлайн аралашу хәзер IT-компанияләр өчен генә түгел, башкалар өчен дә нормага әйләнеп бара. Мәсәлән, Русиядәге эш эзләүгә багышланган иң зур сайтларның берсе — hh.ru — инде 2011 елда ук бу темага вебинарлар уздыра башлаган булган. Интернетта Skype йә Zoom аша эш бирүче белән сөйләшү серләре турында дистәләгән киңәшләр табарга була.

Эш эзләүчеләр, өйдән чыкмыйча гына, вакансияләр ярминкәсендә дә катнаша ала.

Хокук, сәясәт

Коронавирус мәхкәмә утырышларының уздырылу тәртибенә дә үзгәрешләр кертте: Русия буенча мәхкәмә утырышларының онлайн узган очраклары да бар.

Онлайн-форматка күчү мейнстримга әйләнгәнче үк, сәяси һәм иҗтимагый протест хәрәкәте карантин кагыйдәләренә яраклашып, онлайн-пикетлар уздыра башлады: мәсәлән, сәяси тоткын Азат Мифтаховның теләктәшләре математикның туган көнендә #FREEAZAT флешмобы уздырды. Оештыручылар бу хэштег белән интернетка чыккан фотоларны инде бер елдан артык изоляторда утыручы Мифтаховка тапшырырга сүз бирде.

"Ачык Русия" хәрәкәте дә Конституцияне үзгәртүгә каршы митингны онлайн-форматка күчерергә җыенуын белдерде. Трендның башлангычы дип Калмыкстан башкаласын атап буладыр - 2019 елның 22 декабрендә Элиста шәһәре активистлары беренче стриминг-протест уздырды: башта шаяру кебек кабул ителгән онлайн-протест хәрәкәте хәзер үзенең актуаль һәм үтемле була алуын күрсәтә: чөнки мондый митинглар өчен хакимият рөхсәте дә кирәкми, шәһәрнең башка ерак урынына барырга да кирәкми.

Мәгариф

Мәктәп һәм ата-ана зур кыенлыклар белән булса да онлайн укуга күнегеп барган заманда, онлайн-имтиханнарга да әзер торырга кирәк. Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиясендә, мәсәлән, кабул итү имтиханнары онлайн уздырылачак. Гимназиядә укытучы Айдар Шәйхин әйтүенчә, мондый имтиханнар пандемиягә кадәр үк планлаштырылган булган: "Баштарак онлайн-имтиханнар чит төбәкләрдәге укучы намзәтләр өчен дип уйланган булса, хәзер аны гомуми итәргә дә вакыт җиткәндер", дип бүлеште ул Азатлыкка. "Бу гимназиянең үзенең башлангычы, өстән төшкән күрсәтмә түгел. Мәскәү янындагы "Летово" мәктәбенә керү имтиханнарының бер этабы, мәсьәлән, онлайн уза", ди Шәйхин. Аның әйтүенчә, имтиханнар өчен махсус платформа кулланылачак, ләкин нинди платформа кулланылачагы әлегә билгеле түгел.

Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе студентларга диплом концепциясен яклау онлайн форматта узачагы турында кисәткән. Моның өчен Microsoft Team программасы кулланылачак. Студентлар дәүләт имтиханнарын да дистанцион рәвештә тапшырачак.

Япония укучылары чыгарылыш кичәләрен Minecraft уен программасында уздыру юлын тапкан. Ә диплом тапшыру тантанасына студентлар урынына роботлар килгән.

Медицина

Пандемиягә кадәр үк замана таләпләренә ярашлы формат медицинада да кулланыла башлады. Сүз УЗИ яки рентген ясау турында бармый. Белгечләр әйтүенчә, телемедицина хроник авыруларның хәлен тикшереп тору өчен бик кулай: бер яктан, пациент юлга көч сарыф итми, икенче яктан, табиблар кискен авыртулары булган ашыгыч пациентларга игътибарны күбрәк бирә ала.

Спорт

Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кешеләр фитнес, аэробика, функциональ гимнастика күнекмәләрен онлайн-платформалар аша эшли башлар дип әйтү күптән түгел мәзәк саналыр иде. Ә хәзер исә, мисал өчен, Русиядә иң эре фитнес-залларны тотучы World Class ширкәте онлайн-тренингка ике йөз меңнән артык кеше кушылуы турында хәбәр итә.

8 апрель Татарстан спорт министрлыгы изоляциядә калучылар өчен "Спортлы Татарстан" онлайн-күнекмәләр конкурсы игълан итте.

Бик популяр йога күнегүләрен моңа кадәр дә интернеттагы видеолар аша өйрәнергә була иде. Хәзе исә остаз белән шөгыльләнүләр дә онлайн-платформаларга күчә.

Күңел ачу чаралары

Татарча онлайн-концерт, театрларның көндәлек афишасын Азатлыкның Җанлы блогында күреп була. Шулай ук безнең сәхифәдә онлайн чараларның тулы исемлеген дә таба аласыз.

Әтнә театры һәм Камал театрының онлайн тамашаларына билет сату да оештырылган. Әтнә театры билетлары 30-70 сум булса, Камал театры спектакле өчен түләү бәясе билгеләнмәгән - тамашачы бәяне үзе билигели.

Хәтта атаклы Дю Солей циркын да хәзер онлайн карап була.

Өйдә утырырга мәҗбүр булган халык үзизоляция шартларында дискотекалар уздыру җаен да таба. Алай гына да түгел, дуслары белән аралашмыйча яши алмаучылар өчен хәтта онлайн-бар бар. Сайт инглиз телендә эшли.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче музыкант Илдар Гиридхари, мәсәлән, иҗатташлары белән бергәләп җанлы эфирда иҗади дуэтлар оештыра. Музыкантларның төрле ноктадан кушылып, бергә уйнавы беренче тапкыр гына түгел, мисал өчен, Үзбәкстан эчке эшләр министрлыгы оркестры, коронавирус белән көрәшүче табибларга багышлап, онлайн-концерт уздырды.

Музейларда онлайн-экскурсияләр ихтыяҗга әйләнгәнче, Петербурның Эрмитаж музее 5 сәгатьлек виртуаль экскурсия-фильм төшергән иде. Бу видеоны интернет аша караучылар саны миллион ярымга җитә. Башка күргәзмә-музейлар да кеше йөрми торган вакытта җанлы эфир яки интерактив уеннар форматын сайлый.

Татарстан Милли музее онлайн форматка күчүе турында хәбәр итте. Шулай ук табигый тарих музее да виртуаль экскурсия әзерләгән.

“Мин татарча сөйләшәм” урам акциясе 15 еллык тарихында беренче тапкыр онлайн узачак - фестивальне Вконтакте социаль челтәренең "Мин татарча сөйләшәм" төркемендә җанлы эфир аша карап булачак.

Дини тормыш

Мәчетләргә йөрү чикләнгәнлектән, мөселман халкы җомга намазын, имам вәгазен онлайн тыңлый ала. Мәсәлән, Һельсинки мәчетенең татар телендәге җомга вәгазьләрен мәчет имамы Рамил Беляевның Facebook сәхифәсе аша тыңларга була.

Мәскәүдәге "Дар" мәдәни үзәге дә үзенең дәресләрен онлайнга күчерде: дәресләр үзәкнең инстаграмдагы сәхифәсендә туры эфирда уза.

Мәскәү дин һәм хокук көллияте дәресләре дә онлайн уза, бу хакта көллияттә белем бирүче “Рисаләт” мөселман җәмгыяте рәисе Ринат Фәсхетдинов хәбәр итә.

Гаилә бәйрәмнәре

Русиядәге беренче онлайн-туй турында Mash телеграм-каналы хәбәр итте - Екатеринбургтагы Мордвинцевларның туры эфирда барган туена утыз кунак "чакырылган" иде.

Онлайн-туйлар Башкортстандагы яшь парларның күңеленә дә бик хуш килгән, ахры: Башкортстан мәгълүмат чаралары 2 апрельдә Вахит белән Лилиянең өйләнешүе турында язып чыкты. Туйда бүләкләр дә онлайн тапшырылды: кунаклар, тост әйткән саен, туй акчасын телефон аша кияүнең банк картасына күчереп бардылар.

Zoom аша туган көнне билгеләп узулар да үзизоляция чорына хас көндәлек күренешкә әйләнеп бара.

Башкортстанда хәтта җеназада - мәрхүм белән хушлашу процессында да онлайн катнашырга була.

Өстәмә белем алу

Өйдән чыкмыйча гына, балет, вокал дәресләре алырга була. Һөнәр осталарының махсус сайтында Skype аша җырларга өйрәтүче 1250 репетитор теркәлгән

Башкорт кураенда уйнарга өйрәнергә теләүчеләр өчен шулай ук онлайн дәресләр бар икән.

Яхшы кәеф өчен - "Казан" бию ансамбленең үзизоляция вакытында бию күнекмәләре.

Бөтен дөнья диярлек изоляциядә утырган чорда татар телендә сөйләшү клубының онлайн форматы барлыкка килде. Гомумән, тел өйрәнү курсларының хәзер тулысынча ерактан торып укытуга күчү чоры җитте дияргә була. Бу уңайдан Әйдә! Online проекты турында да исегезгә төшерәбез.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG