Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар музыка дөньясы үз эчендә генә кайнап ята"


Илдар Шәймәрданов
Илдар Шәймәрданов

Мәскәүдә яшәүче музыкант Илдар Шәймәрданов белән аның иҗаты, тормыш һәм татар музыкасы турында сөйләштек.

Илдар Шәймәрданов – мультиинструменталист, композитор. Элегрәк Илдар SH тәхәллүсе белән, хәзер Илдар Гиридхари исеме белән чыгыш ясый. Ул дистәдән артык музыка коралында уйный: дудук, саз, пыяла арфа, гитара, лютня. Ә кайчандыр аны аеруча таныткан уен коралы – һанг.

Илдар Зуля Камалова концертында Һангта уйный

Илдарның киенү рәвеше дә, фикер йөртүе дә бик үзенчәлекле. Ашыгып кына баш очына җыеп куелган озын чәчләрен, кулларындагы йөзекләрен күргән кеше, һичшиксез, кайчандыр бик танылган һиппилар хәрәкәтен исенә төшерәчәк. Элегрәк Илдарны концертларда озын дредлар белән дә күрергә була иде. Кайвакытта аны һанг-драм белән урамда очратырга була.

Илдар инде Viva Espana халыкара музыка фестивале лауреаты булырга, Валерия, Зара, Зуля Камалова, “Браво” белән бергәләп иҗат итәргә дә өлгергән. Ул төрле вакытларда Айдар Гайнуллин, Ализбар, Argishty, El Tebi, Живан Гаспарян кебек музыкантлар белән чыгышлар ясый, кайберләре белән альбом яздырырга да өлгергән. Хәзерге вакытта Олег Табаков исемендәге театр белән хезмәттәшлек итә, үзе оештырган Ensemble "Suffiks" проекты белән шөгыльләнә, җырчы Сати Казанова белән берлектә SATI ETHNICA төркемендә иҗат итә. Мәскәүдәге концертлары арасында ул Якутия, Уфа, Түбән Новгородка барып чыгыш ясарга да өлгерә.

Азатлык Илдар Шәймәрданов белән аның иҗаты, тормыш һәм татар музыкасы турында әңгәмә корды.

– Илдар, сине Мәскәү “тусовка”сында яхшы беләләр - татарлар гына түгел, башка милләтләр дә. Ә Татарстанда, Башкортостанда белүчеләр аз. Әйдә, үзең белән Азатлык укучыларын да таныштыр әле.

Илдар Шәймәрданов
Илдар Шәймәрданов

– Тумышым белән Мәскәүдән, тамырларым Түбән Новгородтан. Балачактан музыка белән кызыксынам, музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында укыдым. Укуны бетергәч 11 ел банкта финанс аналитигы булып эшләдем. Хәзерге вакытта Сати Казанова белән эшлим, безнең проект “Этника” дип атала. Икенче төркемем "Suffiks" этномузыка юнәлешендә эшли. Без Табаков театры мөдире Владимир Машков белән дә тыгыз хезмәттәшлектә.

– Сати белән сез инде ничә ел хезмәттәшлектә?

– Җиде ел.

– Килешеп беткәнсез, ахры.

Бер үк сәхнәдә мөселман зикерен дә әйтәбез, һинд мантраларын да җырлыйбыз

– Без хәзер хәтта үзебезгә бәхәсләшергә дә рөхсәт итәбез. Иҗатка кагылышлы темага инде, әлбәттә. Хакыйкать бәхәстә туа. Мин нидер өстим, ул үзеннән ниндидер яңалык кертә. Танышкан вакытта сүз әйтергә дә кыймый идем – Сати сәхнәдә бездән, музыкантлардан тәҗрибәлерәк, нәрсә урынлы икәнен ул яхшырак белә. Без иреклерәк – ни күрәбез, шуны җырлыйбыз. Тәртипсезләнеп тә алабыз – бер үк сәхнәдә мөселман зикерен дә әйтәбез, һинд мантраларын да җырлыйбыз. Сати үзе Кабарда-Балкар республикасыннан, андагы йолалар хатын-кызга Аллаһ исемен әйтеп җырлауны бөтенләй рөхсәт итми, бигрәк тә сәхнәдә кыска җиңле күлмәк кигән килеш.

– Ул индуист түгелмени?

– Ул – этник мөселман, башка дини белемнәр белән дә кызыксына. Безнең барыбызга да индуизм якынрак. Безнең берничә гуру бар. Ләкин индуизм башка диннәрне инкарь итми, син индуизмны өйрәнеп тә, Ислам динен тота аласың, чөнки индуизм “алла бер, аның исемнәре төрле” дип аңлата, бисмилланы укый аласың, "һаре кришна" дип тә, "отче наш"ны да укый аласың. Бу – иң борынгы дин, аңа 5-6 мең ел. Кешеләрне дин буенча аеру – кем өчендер файдалы бүлү сәясәте. Безнең концертларга төрле конфессия кешеләре килә. Мин күп кенә башка концертларда булам, анда алтарьда христиан иконасы, диварда – Будда сурәте, шунда ук – шамаиль. Бер танышым әйтмешли, суны төрле телдә төрлечә атыйлар, ләкин ул су булудан туктамый – сусагач, син аның су дипме, аква дипме аталуын уйлап тормыйсың, аласың да эчәсең. Күңелгә тынычлык кирәк булса, буддист дацанына кереп ун минут утырып чыгам – миңа тыныч, рәхәт. Мәчеткә дә күңел тынычлыгы эзләп керәм.

– Димәк, дөнья гражданины инде син?

– Миңа бу яктан суфичылык ошый. Безнең этник музыка төркеме дә Ensemble Suffiks дип атала. Без суффикс сүзенең сакраль мәгънәсен соңрак аңладык – суффикс сүзнең тамырын һәм кушымчаларын берләштерә торган кисәкчә. Без дә төрле музыканы берләштерәбез: испан, грек, төрек, әрмән, гарәп музыкасын уйныйбыз.

– Һәм ничек сезнең репертуарга төрек һәм әрмән музыкасы сыеша ала?

Кайчандыр борынгы бабайлар сугышкан дип кемнедер күрә алмау хәзер актуаль түгел

– Бер кыенлыксыз сыеша. Безгә икесе дә ошый. Әрмән дудугының – Гайсә вакытларыннан килгән борынгы уен коралының сакраль моңы төрек моңы белән дә яхшы яңгырый. Кайчандыр борынгы бабайлар сугышкан дип кемнедер күрә алмау хәзер актуаль түгел. Чикләр җуела, күпләр сәяхәт юлында яши. Америка белән мессенджер аша сөйләшеп була.

– Русиядә суверен интернет турында карар кабул ителде бусы бит чикләрнең җуелуы түгел, киресенчә, торгызылуы.

– Сәясәтчеләргә чикләр торгызу кызык. Визалар алуны кыенлаштыру – дәүләтнең акча эшләргә тырышуы. Дөнья үзгәрә. Кешеләр иҗатта, музыкада төрле коллаборацияләр булдыра. Дөнья шулай аралашып яшәргә тиеш.

– Ә бу коллаборацияләр глобализациягә китермәсме соң? Милли музыканың үзенчәлекләре югалмасмы?

– Ә төрек музыкасын белмәгән кеше аның белән ничек танышсын? Ул безнең концертка килә, тормыштан мисал китерим: “нинди матур көй бу?” дип сорый, мин “борынгы төрек телендәге зикер, аңа инде ун гасыр” дип аңлатам, “тыңларга җибәр әле” дип сорый, кеше төрек музыкасын тыңлый башлый. Сати кабарда телендә җырлый – концертларда бу телне беркем белми, аңламый, Русиядә кабардаларның саны бик аз. Менә аны аеруча тетрәнеп тыңлыйлар.

– Ә син үзең татар телен беләсеңме?

– Аңлыйм. Әдәби телне түгел инде, көнкүреш дәрәҗәсендә генә.

– Гади поп-музыка түгел сезнең. Ә нинди музыка иҗат итәсез?

Белгечләр белән музыканың кеше организмындагы күзәнәкләргә кадәр тәэсир дәрәҗәсен өйрәнергә җыенабыз

– Хәзерге вакытта без музыканың кеше организмына тәэсирен өйрәнәбез. Ул башка ешлыкта яңгырый - кеше өйрәнгән ешлыктан югарырак яки түбәнрәк ешлыкта. Йөрәккә, башка, бавырга тәэсир итә. Без белгечләр белән музыканың кеше организмындагы күзәнәкләргә кадәр тәэсир дәрәҗәсен өйрәнергә җыенабыз. Музыканың сәламәтлекне яхшырта алырлык тәэсирен, ул тәэсир күләмен үлчәүче әсбапларны өйрәнәбез. Су тамчысына да музыканың тәэсире төрле бит – классик музыка яки каты рокка төрле реакция: классика уйнаганда су кристаллары “чәчәк ата”, икенчесе тәэсирендә таркала. Кеше организмының 80 проценты судан тора, шуңа күрә кеше нинди музыка тыңлый, нинди музыканы сеңдерә – бу бик мөһим мәсьәлә. Мин, мәсәлән, заманча татар музыкасын бөтенләй кабул итә алмыйм.

– Эстраданы әйтәсеңме?

– Барысын да. Алар үзләрен эстрада дип кенә атамый.

– Альтернатив музыка да бар бит.

– Мәсәлән?

– Шул ук рок, этника…

– Бу шулкадәр башлангыч дәрәҗәдә, эмбрион халәтендә...Тыңлавы кызганыч.

– Кемнәрне атый аласың?

– Мин, мәсәлән, күптән түгел “Шүрәле” төркеме аккордеончысының (музыкант Илдар Сәлахов - ред.) энесе Айдар Сәлахов белән уйнадым. Илдарның ничек уйнаганын хәтерләмим, без бер генә тапкыр күрештек ахры. Айдар – чын, оста музыкант, ул Пьяццалоны да, Бахны да уйный ала, үзе дә музыка яза. Аның музыкасы чакраларга тәэсир итә. Ә “Шүрәле”не тыңлау, үпкәләштән түгел, миңа алай көчле тәэсир итми. Алар попса түгел бит инде. Гитара, барабан, бас - заманча яшьләр рок-фольк музыкасы.

Ә менә Зуля Камалова – көчле музыка вәкиле. Чын музыка. Миңа аның белән бергә чыгыш ясарга туры килде. Аның холкы гади түгел, ләкин ул искиткеч кеше. Кызганыч, безнең концерт чыгышының live-язмасы гына бар, студиядә яздырмадык.

Поп-музыкага килгәндә, алар бу формат эчендә “үләләр”. Бар бит Башкортостаннан бер популяр җырчы егет…

– Син Элвин Грей турындамы?

– Юк инде, көлдермә. Аның турында җитди сөйләп буламыни? Үзенең концертларын оештыручы Ришат Төхвәтуллин турында - ул Мәскәүдә дә популяр, моңлы тавышлы, “Крокус” залларын җыя. Ләкин минем өчен ул артык төче, аннан татарча Дима Билан ясарга тырышалар.

– Сүз сәхнә образы турындадыр. Ә тавыш, музыка ягыннан?

– Музыка тәнкыйтьчесе Артемий Троицкий кайчандыр Зуля Камалованың альбомы һәм татар музыкасы турында язган иде. Миңа аның бер җөмләсе ошады – татар музыкасы индустриясе, әйтерсең лә, Илһам Шакиров чорында туктап калган һәм музыкадагы заманча тенденцияләрне күзәтми, махсус игнор иткән кебек. Ниндидер кызыклы, шәп проектны ишеткән юк – акча ясау өчен түгел, музыка ясау өчен эшләнә торган проект юк.

– Ни өчен дип уйлыйсың?

– Базар үз кагыйдәләрен куя, ә базар мөнәсәбәтләреннән өстен булып, җаның теләгән музыканы иҗат итәр өчен кыюлык, үзеңә ышану һәм акча кирәк. Мәсәлән, хәзер бөтен Русияне басып алган рэперлар дулкыны - “кальян рэпы” дип атала бу мода – аларга Тимати, Black Star яисә Крид йолдыз ясарга вәгъдә итеп бер җыр бирә дә, бу бердәнбер хит Black Star, “Жара” аша көчле ротациягә кереп китә, ләкин аларның гомере – бер атна. Ике атнадан кеше җырчының да, җырының да исемен искә төшерә алмый. T-killah, L’One, DONI кебек озаграк гомерле исемнәр бар, ләкин алар бик күп, алар продюсер үзәге белән төзелгән килешү нигезендә эшлиләр. Берәүнең дә озын гомерле чын йолдыз ясау максаты юк, попсалы, гламурлы мәгънәсез җыр язып тиз генә таныла торган хит ясарга да, шуны бер сезон әйләндерергә – бер хит яздырсаң, аның белән әле ярты ел концертларга, корпоративларга йөрергә була. Ул текә артист булып, Black Star лейблы астында чыгыш ясап йөри. Бу мода озакка сузылмас дип ышанам. Сыйфатка игътибар итүче юк инде - югыйсә, алар битларны чит илдән зур акчаларга белгечләр чакырып яздыралар. 50 CENT, Эминем кебек йолдызлар өчен язучы белгечләрне. Шуңа күрә музыкалары кыйбатлырак күренә. Көнбатышта барысы да “тере тавыш”ка, бездә фонограммага җырлана.

Илдар Шәймәрданов
Илдар Шәймәрданов

– Хәтта рэп та фонограммагамы?

– Без Валерия белән “Жара” фестивалендә катнаштык. Анда бердәнбер тере тавышка җырлаучы кеше Валерия белән без идек. Ул – олдскул башкаручы, Кобзон укучысы, бик көчле холыклы хатын-кыз, саунд-чек вакытында да, концертта да фонограммасыз җырлый. Аның белән эшләгән чакта җыйган тәҗрибәм өчен аңа бик рәхмәтлемен, ул бик сыйфатлы эш башкара, ләкин аның җырлары мин тыңлый торган җырлар түгел.

– Ә кемне тыңлыйсың?

– Мадоннаны тыңлыйм. Аның җырларын яттан белмәсәм дә, көннәр буе бертуктаусыз тыңлый алам, кайбер җырлары утыз ел элек язылган булса да, тыңлаган саен үзем өчен ниндидер яңа элемент ачам: шулкадәр ачык, үтәкүренмәле аранжировка. Аны тыңлаганда сыйфатлы музыка тыңлыйсың, аннан соң инде колаклар түбәнрәк сыйфатлы музыканы кабул итә алмый. Русия алардан утыз елга калыша.

– Гүзәл Уразова интервьюларының берсендә Көнбатыш музыкасын тыңларга кирәкми, безнең җырлар болай да җитеш, дигән иде. Үз исемендәге җыр мәктәбен ачарга да теләген белдерде.

– Мәктәп ачсын - бу бик яхшы әйбер. Ләкин әлегә бөтен радиостанцияләрдән Джордж Майкл, Мадонна, Принс яңгырый, татар җыры түгел.

– Мисал өчен, Gauga, Juna кебек төркемнәр турында ни диярсең?

– Син хаклыдыр, мин барысын да тыңламыйм, барысын да белеп бетермим. Ишеткәнем юк. (Илдар ике төркемне дә тыңлап карады) Дөресен әйткәндә, ишеткән кадәресе миңа бик ошый, бу музыкада нидер бар, мин башка җырларын да рәхәтләнеп тыңлар идем. Оскарның җырларында ниндидер яңа сулыш, алгарыш, протест бар, бу татар эстрадасындагы беркемгә дә охшамаган, игътибарга лаек. Мин, мәсәлән, Juna белән берәр коллаборация ясарга каршы түгел. Алар аралашуга ачыкмы?

– Ул төркемнең Мәскәүдә урам фестивальләрендә дә катнашканы бар. Мәсәлән, Арбатта узган этник музыка фестивалендә алар Рәдиф Кашапов белән чыгыш ясадылар. Шул ук фестивальдә “Заман” башкорт этно-фольк төркеме дә чыгыш ясаган иде – сүз уңаеннан, бу төркемнең иҗатын ничек бәяләрсең?

– Мин алар белән яхшы таныш, без дуслар. Минем алар белән бергә концертта чыгыш ясаганым бар, аларның барабанчысы белән Валерия такымында бергә эшләдек. Музыкалары бик җанлы. Ләкин оригиналь димәс идем. Курай – бик уңышлы табыш төркем өчен.

– Дэнни Бойлның “Yesterday” фильмын карадыңмы? (Фильмда төп герой бөтен дөньяның кинәт кенә Beatles төркемен онытуын аңлап ала, аларның җырларын үзе башкара башлый һәм мизгел эчендә йолдызга әверелә) Татар музыкасында кемне Beatles дип атап була?

Татарларның фольк-музыкасының 90 проценты – Кытай

– Юк бездә андый музыка. Beatles да безнеке түгел. Татар музыкасының күп өлеше - Илһам Шакиров репертуары – Кытайдан. Татарларның фольк-музыкасының 90 проценты – Кытай. Пианиноның кара сәдәпләренә басып уйнала торган пентатоника. Интернеттан “татарча попса” дип эзләп карагыз, аннан “кытай этник музыкасы” дип эзләгез – алар бертөрле. Башкортларның музыкасы - башкачарак, шаманча, таулар-далалар төсмере бар. Безнеке моңлырак. Шуңа күрә безнең Битлз – ул Кытай. Beatles бит иҗат итә башлаган вакытта, үз әсәрләре булмаганга, клубларда Элвис Пресли, Чак Берри кебек ул вакытта популяр булган музыканы башкарганнар. Безнең Илһам Шакиров та шул таныш кытай гармоникасын алып, шуңа Габдулла Тукай шигырьләрен, башка яхшы шагыйрьләрнең текстларын салып, бик матур җырларын калдырган.

– Синеңчә, кайсы чорны татар музыкасының алтын чоры дип атарга була?

– Мин ул чорны күрмәдем. Хәйдәр Бигичевлар чорын атарга буладыр. Сүз уңаеннан, без якташлар. Безнең әти машинада аның сеңлесе Халидә Бигичеваның җырларын куша иде, мин фанаты булмасам да, истә калган: “Ромашкалар”, “Су буйлап”...

– Сүз уңаеннан, биш ел элек Беренче каналда “Су буйлап” җырын башкарган Сәидә Мөхәммәтҗанова Домодедово сабантуенда чыгыш ясаганда уйнаганың хәтердә.

Пентатониканы сайлау безнең өчен бик уңышлы әйбер – ул бик аһәңле, шуңа күрәдер, безнең халык җырларга бик ярата

– Әйе, мин аны “Голос.Дети” конкурсы вакытында да күзәтеп бардым. Аның тавышы искиткеч көчле. “Су буйлап” - шул ук пентатоника. Бу көй таң атуны тасвирлый. Пентатониканы сайлау безнең өчен бик уңышлы әйбер – ул бик аһәңле, шуңа күрәдер, безнең халык җырларга бик ярата. Ләкин соңыннан Сәидә белән ни булганын аңлап бетермәдем. Мин бергә җыр яздырыйк дип аның әти-әнисенә дә шалтыраткан идем – алар бик ачылып китмәделәр. Мин аны ниндидер кичәләрдә, фестивальләрдә күрдем, ләкин үзенең искиткеч тавышы белән әллә нинди матур җырлар башкарасы урынга, фестиваль темасына яраштырып, аннан ниндидер кунак-йолдызчык ясыйлар – фестиваль оештыручыларның үз концепциясе, әлбәттә. Ул фестиваль йөзенә әйләнә, ә үз йөзе, уникальлеге югала. Андый фестивальләр шәхесне сындыра.

– Ә “Голос.Дети” кебек конкурслар сындырмыймы? Мәсәлән, Алсуның кызы Микелла белән булган низаг?

– Дөресен әйткәндә, мин Алсу белән хезмәттәшлек итәр идем. Аның кызы белән дә. Мин конкурска кадәр Микелланың җырлавын инстаграмда күрдем – аның укулеле чиртеп, җырлап утырган видеосын дусларыма да җибәрдем. Ул кызчык җырларны үзе яза! Конкурс аңа нык зыян итте – танылган җырчы булса, бу низаг аңа пиар гына булыр иде, ә хәзер аның ничек җырлавын беркем дә тыңлап тормаячак, шул конкурсны гына искә төшерәчәк.

– Татарлардан тагын кемнәр белән җыр яздырыр идең?

– Земфира белән. Андагы энергетика! Холкы авыр, концертларына депрессиягә дучар кызлар йөриләр диләр – кем йөрсә дә, барыбер. Аның энергия ташы икәне күренеп тора. AIGEL белән ниндидер җыр яздыру кызык булыр иде – аның тумыштан килгән таланты бар. Ул үзе язган җыры белән, протест белдереп, бөтенләй яңа сулыш өреп җибәргән иде. Ноябрьдә минем иҗат кичәсендә остаханә дә булды, шунда Алсу Шарыгина исемле кыз килде, без аның белән “Бер алманы бишкә бүләек” җырына импровизация ясадык. Соклангыч тирән тавыш - минем бөтен музыкант дуслар бик югары бәя бирде. Кызганыч, Алсу үзе йолдыз булу, танылу теләге белән янып тормый – югыйсә, Нью-Йорктагы “Үзгәреш җиле”нә менә шундыйлар барырга тиеш. Аның белән студиядә җыр яздырырга уйлыйм – мәсәлән, виолончельне дә кушарга була, бик яхшы яңгыраячак.

– Иң мөһим сорауга җиттек. Татар музыкасын яңа баскычка күтәрер өчен, ниләр эшләргә кирәк?

Беренчедән, киңрәк фикерләргә. Икенчедән, тере музыкага, яхшы музыкантларга акча кызганмаска

– Беренчедән, киңрәк фикерләргә. Икенчедән, тере музыкага, яхшы музыкантларга акча кызганмаска. Бу өлкәгә күп көч кертергә кирәк. Безнең музыка дөньясы үз эчендә генә кайнап ята. Шуңа аларны җитди кабул итмиләр. Мәсәлән, танылган халык артисты Ренат Ибраһимов. Ул Ялтада мәктәп ачты – бик яхшы эшкуар ул үзе. Лев Лещенко кебек – кем белә хәзер аны? Кем аны үзенең плейлистына өсти? Поезд китте, яшьләргә урын бирегез. Яшьләргә юл бирү – ул әле “Ай былбылым”ны сигез йөз тапкыр инде әллә ничә төрле аранжировка белән җырларга дигән сүз түгел. Тукай гына димәгән (урыны оҗмахта булсын), башка шагыйрьләрне, замандаш авторларны да эзләргә кирәк. Мәсәлән, шул ук Зуля Камалова – ул фейсбук аша Амстердамда яшәүче ниндидер диджей белән язышып, нәтиҗәдә альбом яздырды. Ул экспериментлар ясарга курыкмый! Безнекеләргә иҗади хыялыйлык җитми. Татар эстрадасы бер кәлиядән бара.

– Син Юрий Лоза кебек бөтен татар эстрадасын тәнкыйтьләп ташладың да...

– Аңладым. Үзең татар музыкасы өчен нишләдең дип сорарга телисең. Мин тәнкыйтьчән, моңа аптырыйсы түгел.

– Әйе, нинди өлеш керттем дип саныйсың? Концертларыңда татарча җырлар яңгырыймы?

– Әбиемнең яраткан “Керим әле урманнарга” җырын шәрыкъ аһәңнәре белән бизәп, төркем репертуарына керттек. Ул яраткан әбием истәлеге, минем үземә бу җыр бик ошый. Әлегә башка җырлар өстәргә уйламыйм.

XS
SM
MD
LG