Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның күп илләрендә коронавирус таралу әкренәя


Испаниядә Пальма де Мальорка хастаханәсендә
Испаниядә Пальма де Мальорка хастаханәсендә

Франция, Испания, Италия май башыннан карантин чараларын киметә башларга җыена.

Worldometers сайты китергән саннарга караганда, Европа илләрендә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 мең яңа очрагы теркәлгән. Бу соңгы атналарда иң түбән күрсәткеч. Үлем очраклары да әкренләп кими – Европада соңгы тәүлектә 2500 кеше үлгән, дөньяда үлүчеләр саны 5 мең тирәсе.

АКШта яңа авырулар саны шулай ук әкренләп кимүгә таба бара, тәүлегенә 30 меңнән кимрәк очрак теркәлә.

Испаниядә 20 апрель иртәсенә 200 меңнән артык кеше авырый. COVID-19 соңгы тәүлектә 399 кешенең гомерен өзгән, берничә атна элек, эпидемиянең иң котырган чагында бу сан ике мәртәбә зуррак булган.

  • Италиядә узган тәүлектә коронавирустан 433 кеше үлгән. Вирус корбаннарының тәүлеклек саны бу илдә дә кими бара, авыр хәлдә ятучылар саны да азая.
  • Германия, Австриядә савыгучылар саны яңа йогышланган кешеләр санына караганда көннән-көн арта бара.
  • Кытай, Көньяк Корея, Австралия һәм Яңа Зеландиядә дә яңа ачыкланган очраклар торган саен кими. Узган тәүлектә Кытайда нибары 12 очрак, Австралиядә – 7 очрак теркәлгән.
  • Шул ук вакытта Сингапурда коронавирус учагы кабаттан кабынып киткән, бу илдә соңгы тәүлектә 1500 кешедә вирус табылган.

Эпидемия бераз тынычлана башлагач, Европа илләре карантин чараларын йомшарту турында уйлана. Европа Берлегендәге илләрнең күпчелегендә чикләүләр май башына кадәр дәвам итәчәк. Аннары Франция, Италия, Испания карантиннан чыгуга беренче адымнар ясый башлар дип көтелә.

Дания, Австрия, Польша, Чехия, Норвегия кебек илләрдә дә чикләү чаралары бераз йомшартыла төшәр дип фаразлана. Британиядә хәлләр элеккечә катлаулы булып кала, бу илдә карантин тагын озайтылды.

20 апрель көн үзәгенә алынган саннарга караганда, дөньяда 2 миллион 400 мең кеше коронавирус йоктырган, шуларның 160 меңнән артыгы үлгән, 650 меңгә якын кеше тулысынча савыккан.

Русиядә 20 апрельгә 47 121 кеше COVID-19 йоктырган, 405 кеше үлгән, 3446 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 20 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан297 (+45) 14 (+0) 14 (+4)
Татарстан 230 (+39) 25 (+0) 0 (+0)
Русия47 121 (+4 286) 3 446 (+155) 405 (+44)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG