Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус Татарстанда тагын 71, Башкортстанда 37 кешедә рәсман расланды


Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 71гә арткан. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Татарстанда вирусны йоктырганнар саны 562гә җитте. Чир тарала башлаганнан бирле Татарстанда аннан бер генә кешенед дә үлүе турында рәсми хәбәр булмады.

Башкортстанда 37 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 527 кешедә табылган, барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы бер атнада яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.

Узган тәүлектә Русиядә коронавирусның 6361 яңа очрагы теркәлгән, 66 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 80 949 кеше, 747 кеше үлгән, 6767 кеше савыккан.

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан562 (+71) 51 (+3) 0 (+0)
Башкортстан 527 (+37) 59 (+2) 14 (+0)
Русия80 949 (+6 361) 6 767 (+517) 747 (+66)

стопкоронавирус.рф 26 апрель 12:00

XS
SM
MD
LG