Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк хәрби мәхкәмәсе “Хизб ут-Тәхрир эше” нигезендә тоткарланган Ленур Хәлилов, Руслан Нагаев, Руслан Месутов һәм Эльдар Кантимировны сак астында калдыру вакытын октябрьгә кадәр озайткан. Гаепләнүчеләр мәкхкәмә утырышында видеоконференция аша, Акмәчетнең 1нче санлы тикшерү изоляторында катнашкан. Бу турыда “Кырым теләктәшлеге” хәбәр итә.
Адвокат Айдер Азаматов мәкхкәмә барышында яклау ягының үтенечләре берсе дә кәнәгатьләндерелмәде дип сөйләде. “Шул исәптән тәрҗемәче хезмәтеннән файдалану үтенечен дә кире кактылар. Хөкемдар карарны бик тиз укыды. Без хәтта сак астында тоту вакыты кайчанга кадәр озайтылганын да ишетмәдек, кире сәркатиптән сорап белешергә туры килде”, дип сөйләде адвокат.
27 апрельдә мәхкәмә утырышы барышында адвокатлар “Алушта эше” фигурантларына каршы җинаять эшен туктату турында үтенеч җиткергән иде. Юристлар бу эшне “җинаять вакыйгасы булмау” сәбәпле ябарга тиешләр дип белдерә.
Ленур Хәлилов, Руслан Нагаев, Руслан Месутов һәм Эльдар Кантимиров 2019 елның 10 июнендә тентүләрдән соң кулга алынды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнелә.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.