Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аучы Мәргән һәм Болан кыз (Сказка об охотнике Мэргэне) – Әхмәт Фәйзи


Читаем татарскую классику! Предлагаем вам сказку Ахмета Файзи про интересные приключения охотника по имени Мэргэн и . Текст адаптирован для изучающих язык, мы записали аудио к нему, добавили перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию. Приятного прочтения!

Аучы Мәргән һәм Болан кыз
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:23:33 0:00
йөкләү

Болан кыз

Борын-борын заманда Болгар илендә Азат Мәргән исемле аучы яши иде. Йөрәге юлбарысныкыдай кыю, күзләре лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай җитез иде аның. Менә нинди иде аучы Азат Мәргән!

Көннәрдән беркөнне Мәргән кыяга менде һәм анда бик матур бер болан күрде. Җәя белән угына үрелде, һәм болан шунда ук юк булды.

– Юкка куркыттым мин моны, – дип уйлады Мәргән. Боланның кире кайтканын бер сәгать көтте ул. Тик болан башка күренмәде.

Икенче көнне Мәргән тагын кыяга килде. Бу юлы укларын өйдә калдырды. Бер куак артына качты да боланны көтә башлады. Бер сәгать көтте, ике сәгать көтте, күп сәгатьләр көтте, тик болан килмәде. Азат Мәргән инде өенә кайтырга чыкты. Борылып караса – кыяда кичәге болан басып тора! Мәргән аңа таба бер-ике адым атлады – болан тагын югалды. Мәргән күңелсезләнде, ашамады-эчмәде, таңда гына йокыга китте.

Кояш чыгу белән ул тагын кыяга юнәлде.

Бу юлы егет кыяга икенче яктан менде. Озакламый кыяга болан менде.

– Хәзер мин моны тотам! – дип уйлады Мәргән. Әмма көтмәгәндә кыяда юлбарыс пәйда булды. Ул боланга ташланырга теләде. Тик аның өстенә ниндидер авыр әйбер ауды. Бу Азат Мәргән иде. Юлбарыс белән егет сугыша башладылар.

– Кайсы җиңәр, мин шуның корбаны булырмын, ахры, – дип уйлады болан. Ләкин ул, никтер, бөтен йөрәге белән егетнең җиңүен теләде. Менә Мәргән юлбарысның бугазыннан тотты. Болан бик сөенде.

Юлбарыс бирешмәде. Мәргән дә арыды. Ниһаять, озак сугышканнан соң, Мәргән җиңде. Юлбарыс тынсыз калды.

Мәргән бераздан аңына килде. Кем өчен сугышканы исенә төште. Торды да боланга китәргә кушты.

– Я, боланакай, курыкма, үз юлыңда бул, – диде.

Болан Мәргәнгә таба атлады. Шул вакыт кемнеңдер көлгәне ишетелде.

– Кем көлде? – дип гаҗәпсенде Мәргән. Көлү кабатланды. Кинәт болан урынына каршыда зифа буйлы, алтындый сары чәчле гүзәл бер кыз пәйда булды. Ул Азат Мәргән каршында көлеп тора иде.

– Нигә көләсең? – дип сорады аннан Мәргән.

– Шатлыгымнан... – диде кыз серле, ягымлы тавыш белән.

– Нинди шатлыгың бар синең?

– Мин бала вакытта илебезне Хан-баскак басып алды. Мин урманга качтым. Ун ел инде боланнар арасында йөрдем һәм үзем дә боланга әверелдем. Илебезнең иң карт кешесе үләр алдыннан шундый сүз әйтте:

– Бу кыз бала яңадан адәм сыйфатына кайтсын өчен аны үзе яраткан батыр егет үлемнән коткарырга тиеш. – Бүген менә шул хәл булды...

– Димәк, ул егет мин? Димәк, син мине яратасың?

– Әйе...- диде кыз. – Ләкин син минем сөйләп бетергәнне көт... Карт тагын менә нәрсә әйтте: «Аларның тормышы мәшәкатьле булачак. Томышның рәхәтен алар соң гына беләчәкләр», – диде.

– Миндә бөтен авырлыкларны җиңәрлек көч бар. Курыкма. Безнең батыр улыбыз да туар. Өчәү бергә барысын да җиңәрбез.

– Әгәр ул минем кебек куркак булса?

– Булмас. Мин аны батыр итеп тәрбияләрмен...

– Ярый, егет. Соңыннан миңа үпкәләмә һәм үкенмә!

– Үпкәләмәм һәм үкенмәм! – дип вәгъдә бирде Мәргән.

Шушы биек кыяда гаҗәп һәм катлаулы, шатлыклы һәм зарлы тормыш хикәясе башланды.

Слова и выражения

  • аучы – охотник
  • юлбарысныкыдайкак у тигра
  • лачын – сокол
  • кыяга менде – поднялся на скалу
  • җәя белән угына үрелде – потянулся за луком и стрелами
  • пәйда булды – появился
  • шуның корбаны булырмын – буду тому жертвой
  • бугазыннан тотты – взял за горло
  • бирешмәде – не сдался
  • аңына килде – пришёл в себя
  • зифа буйлы – стройная
  • яңадан адәм сыйфатына кайтсын өчен – чтобы снова вернулась в человеческий облик

Аккош күле

Берсеннән-берсе матур көннәр, атналар, айлар узды. Болан кыз бик матур бер малай тапты. Аңа Данир дип исем бирделәр.

– Бу бүләгеңә каршы нинди бүләк бирим? – дип сорады Мәргән.

– Син бер бакча яса, Мәргәнем, – дип җавап бирде Алмас Иркә. – Бакча уртасында аккош күле булсын. Боланнар, кыр кәҗәләре йөгерсен...

Тагын берсеннән-берсе гүзәл көннәр, атналар, айлар, еллар узды... Азат Мәргәннең бакчасы... Тирә-яктагы кешеләр бакчага сокланалар, ял итәргә киләләр иде.

Данир да шул бакчада үсте. Азат Мәргән моңа бик куанды. Улын уктан атарга өйрәтте.

– Улым, гомер мәңге түгел. Мин картаермын... Шул вакытта син аучы булырсың...

Данир бик матур, бик зирәк, бик тапкыр бала булды. Курайда да матур көйләр уйнарга өйрәнде.

Ләкин аның иң яратканы Аккош күле иде. Ул көннәр буе шунда утырды, аккошларны ашатты. Бер аккош та малайга бик ияләнде. Данирның килгәнен һәркөн көтә иде.

Әмма бер көнне аяз күкне болытлар капладылар. Азат Мәргәннең шул вакыт йөзе каралды. Ул вакыйга болай булды...

Көннәрдән бер көнне Данир иртүк күлгә килде... Аның янына аккошлар йөзеп килделәр. Кинәт югарыдан бер каракош төште дә Данирның яраткан кошын эләктерде һәм алып китте. Малай урман ягыннан атылган ук тавышы ишетте.

– Тизрәк йөгер! Коткар аккошыңны, – дип кычкырды әтисе улына.

Малай урманга йөгерде. Каракош яраланган иде. Әмма аккошны һаман да җибәрми.

Азат Мәргән улы артыннан барды. Анда улы каракош белән кошлар телендә сөйләшә иде:

– Зинһар, җибәр минем аккошымны, кайтар миңа җан дустымны! – дип ялвара һәм елый иде.

– Данир, бу синме? Азат Мәргән улымы син? Дошманыңа ялварасыңмы? Ташлан өстенә! Бугазына ябыш! – дип кычкырды малайга атасы. Данир каракошка бер-ике адым атлады да тагын туктады. Азат Мәргән түзмәде, каракош өстенә үзе ташланды һәм аккошны коткарды. Данир кош янына барырга теләде, тик әтисе аны туктатты:

– Кит! Синең бу кошка кагылырга хакың юк, – диде һәм күлгә китте.

Слова и выражения

  • малай тапты – родила мальчика
  • кыр кәҗәләре – косуля
  • зирәк – мудрый
  • тапкыр – находчивый
  • ияләнде – привык
  • яраланган – раненый
  • Ташлан өстенә! – Ты должен наброситься на него!
  • кагылырга хакың юк – нет права касаться

Аюлар

Бу төнне Азат Мәргән өендә берәү дә йокламады. Мәргән юлбарыс тиресе өстендә дәшми утырды. Сүзне Данирның анасы башлады:

– Исеңдәме, Мәргәнем, кыяда сиңа бер сүз әйткән идем:

– Улың минем кебек куркак булса? – дип.

– Әйе, әйе, исемдә... Монда синең гаебең юк, Боланым! Монда мин үзем гаепле. Улымны батыр итеп үстермәдем...

Икенче көнне Азат Мәргән бераз уйланырга дип кыяга китте. Анда ул аю гаиләсе күрде. Алдан зур ата аю бара иде. Аның артыннан ана аю һәм дүрт аючыклар күренде.

Аюлар суга төштеләр. Суга башта ата аю, аннары ана аю, аннары аючыклар керделәр. Берсе генә ярда калды. Ана аю моны күрде һәм үзе суга чумып күрсәтте. Аючык кузгалмады. Соңыннан ата аю куркак баласын ​иңеннән эләктерде дә тирән суга атты. Аючык бераз күренмәде. Аннары чыкты да башкалар янына йөзеп китте. Ата аю да, ана аю да аның колакларын яладылар...

Азат Мәргән тагын бераз уйланды, ниндидер фикергә килде һәм өенә кайтып китте.

Бөек сынау

Уйлаганын башкарыр(исполн надум)ф өчен Азат Мәргән иң караңгы, яшенле һәм күкрәүле көнне сайлады.

– Бүген төнлә без Данир белән ерак юлга чыгабыз, – диде ул хатыны Алмас Иркәгә...

Алмас Иркә юлга ит, каклаган кура җиләге, җир җиләге, алмалар салды.

Азат Мәргән улы Данир белән өч көн, өч төн барды. Көн караңгы, яңгырлы, яшенле иде. Мәргән улы Данирның кулын ычкындырды. «Чыныксын, берүзе барырга өйрәнсен»,- дип уйлады ул. Данир шарлавыкны мөстәкыйль чыкты.

–​ Бирешмә, бирешмә, улым! Менә шулай! Менә шулай! Тагын бер-ике талпыну, һәм барып чыгабыз! – диде атасы малайга. Азат Мәргән борылды, тик артында Данирны күрмәде. Аны шарлавыкның көчле агымы алып китте.

– Данир! Улым! – дип кычкырды Мәргән. Әмма улы дәшмәде. Ярдан ярга йөрде Мәргән, ташлар арасыннан эзләде улын. Тик Данирның гәүдәсе упкынга төшкән иде инде.

Азат Мәргәннең мәңге еламаган күзләреннән ике эре яшь агып төште.

Слова и выражения

  • юлбарыс тиресе өстендә дәшми утырды – сидел молча на шкуре тигра
  • аючык – медвежонок
  • иңеннән эләктерде – взял за шиворот
  • уйлаганын башкарыр – исполнит задуманное
  • каклаган кура җиләге – пастилу из малины
  • җир җиләге – земляника
  • чыныксын – пусть закаляется
  • шарлавыкны мөстәкыйль чыкты – перешёл водопад самостоятельно
  • бирешмә – не сдавайся
  • бер-ике талпыну – несколько порывов
  • көчле агымы алып китте – унесло сильное течение
  • упкынга төшкән – упал в пропасть

Алмасбану

Бу вакыт тауның икенче ягыннан таякка таянган бер карчык чыкты. Аның чәчләре дә, кашлары да ак иде. Күзләре яналар иде.

Аны күргәч, шакаллар качтылар. Карчык ташлар арасында кечкенә боланны күрде һәм янына якынлашты. Болан үлгән иде. Карчыкның күзләреннән яшьләр акты. Ул җыр җырлый башлады:

И боланым, боланым,
Яраладың күңелне.
Син кем? Минем күз нурым,
Алмас иркәм түгелме...

Ташлар арасыннан ​зәгыйфь тавыш ишетелде:

– Әнкәем!..

Карчык тавыш килгән якка карады һәм яралы егетне күрде. Карчык аның янына килде. Ярасындагы канын сүтте һәм:

– Кем син, егет? – дип сорады.

Егет дәшмәде. Тагын "әнкәем!" дип кабатлады. Карчык каядыр китте һәм бераздан бака кабырчыгы алып килде. Чишмәдә су алды һәм егетнең ярасына салды. Аннан өшкерә башлады... Бервакыт егет күзләрен ачты.

– Әнкәй кайда?.. Мин аның тавышын ишеттем, – диде егет.

– Монда башка кеше юк, улым. Минем тавышны ишеткәнсең.

– Әйе, әйе, менә шул тавыш... Әнкәй тавышы.

– Әнкәң кем синең, егет? – дип сорады карчык.

– Минем әнкәм болан кыз Алмас Иркә, – диде егет.

– Соң мин... мин шул болан кыз Алмас Иркәнең әнкәсе бит! – дип кычкырды карчык...

***

Өч ай узды. Данир тәмам дәваланды. Ауга йөри башлады. Буш вакытта курайда уйный иде. Ул тугын ягын, әти-әнисен сагына иде.

Бер көнне Данирга әбисе болай диде:

– Улым! Туган йортыңа кайтып була. Тик юл авыр булачак...

– Әбекәй, кайда ул юл? Күрсәт аны миңа...

– Синең юлың менә бу дәрья буйлап кояш чыгышына таба...

Данир сикереп торды.

– Әбекәй, мин юлның бөтен авырлыгына түзәм... Әйдә киттек.

– Бу юл син уйлаганча якын да, җиңел дә түгел... Башта сиңа кояш батышына юнәлергә кирәк. Анда сиңа «Куркаклар иле»н үтәргә кирәк.

– Нәрсә ул «Куркаклар иле»?

– Ул минем балаларым, туганнарым торган ил. Аны хан гаскәрләре яулады. Минем улларым аларга каршы тора алмадылар. Туган җирләрен дошманга бирделәр. Мин ул илдән киттем. Улларым я хурлыклы «куркак» исемен йөртергә, я ханны куарга тиешләр.

– Юлны күрсәт миңа, әбекәй! Мин аларга хурлыклы исемнән котылырга ярдәм итәм! – диде Данир.

– «Куркаклар иле»ндә сиңа сынаулар үтәргә кирәк...

– Үтәрмен, әбекәй!

– Бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк...

– Курыкмам, әбекәй!

– Башкаларны да курыкмаска өйрәтергә тиешсең...

– Өйрәтермен, әбекәй!

Икенче көнне Данир ук белән җәясен, кураен алды да «Куркаклар иле»нә юл тотты.

Слова и выражения

  • таякка таянган – облокатившаяся на трость
  • зәгыйфь тавыш – слабый голос
  • бака кабырчыгы – чешую лягушки
  • өшкерә башлады – начала заговаривать
  • бу дәрья буйлап кояш чыгышына таба – по этим просторам в сторону солнца
  • каршы тора алмадылар – не смогли противостоять
  • хурлыклы – позорный

"Куркаклар иле"

Җиде көн, җиде төн барды Данир. Юлда давыллы яңгырлар, тирән сулы чокырлар, сазлыклар очрады. Данирга күп көч түгәргә туры килде. Өч бүре һәм ике кабанны үтерде. Бер чокыр эчендә ул еланнар күрде. Чокырны әйләнеп узу мөмкин түгел иде. Туктарга һәм кире китәргә ярамый! Егет чокырга коры үләннәр тутырды һәм ут төртте. Утта бөтен еланнар һаләк булдылар. Данир еланлы чокырны шулай чыкты.

Икенче көнне Данир «Куркаклар иле»нә керде. Данирны күргән халык өйләренә качты.

– Кешеләрме болар, йомраннармы, – дип уйлады Данир. Ул бер ишекне какты, икенче ишекне какты, җавап булмады.

Шуннан Данир капчыгыннан курай чыгарды һәм уйный башлады. Бик матур көй иде бу. Йөрәкләрне бер елатты, бер көлдерде, бер юатты, өмет бирде. Әкренләп йортларның тәрәзәләре ачылдылар. Бер яшь кыз Данирга:

– Тагын бер көй уйна! – дип эндәште.

Данияр яңа көй уйнады. Кыз аның янына килеп утырды. Башкалар да якынрак килеп тыңладылар.

Соңыннан Данир кураен куйды һәм җырлый башлады:

Күптән түгел бер илдә
Яшәгән, ди, бер ыру...
Аучылар ыруы дип
Аталган, ди, бу ыру...
Егетләре – батырлар, дип
Һәм кызлары матурлар, дип
Дан алган, ди, бу ыру...
<…>

Әмма...
Бу илнең батырлары
Каты яуда егылган, ди,
Кылычларын, сөңгеләрен
Җиргә үк ташлаганнар, ди.

Җырның башында кешеләр җыр кем турында икәнен аңламадылар. Соңыннан гына:

– Алмасбану ана исән! Алмасбану исән! – дип шатландылар. Кайберәүләр елый башлады.

– Кем сезнең өлкәнегез? – дип сорады Данир.

– Куркур безнең өлкәнебез, – диделәр.

– Кайда ул?

– Ул өйдә юк. Ул безнең ясакны Ханга илтә китте.

– Нинди хан ул?

Кешеләр курыкты.

– Мин аңлыйм... Ул сезнең илне яулаган хан, шулаймы?

– Әйе! – дип пышылдады халык.

Бер карт Данирга болай диде:

– Улым, Куркур кайтканчы кит син... Сиңа да, безгә дә яхшы булмас. Ярлык буенча бу илгә килгән яңа кеше ханга алып барылырга тиеш.

– Мин Алмасбануга сүз бирдем. Минем өчен курыкмагыз. Мин кем өендә кунак булыйм?

– Улым, һәркем сине өенә чакырырга шат булыр иде. Ләкин барысы да ханнан куркалар. Әмма мин яшисемне яшәдем инде. Әйдә минем өйгә барабыз.

Баягы кыз шатланып кычкырды:

– Әйдә, әйдә безгә!

Бу әлеге картның кызы Айгүзәл иде.

Куркур

Бер атнада «Өркәкләр иле»ндә бик күп еларлык һәм көләрлек вакыйгалар күрде Данир. Бер көнне урамда ниндидер шау-шу кузгалды. Бер малай:

– Абау! Абау! Поскын менә моның кадәр күсене үтергән! – дип кычкырды.

Данир гаҗәпләнде.

– Күсе бит ул бик усал җәнлек... Бездә алардан бар да курка... Ул бит өскә сикерә!

– Туйдык без ул күселәрдән. Алар амбарларны тишәләр һәм икәмәкне ашыйлар, – дип өстәде бер карт.

Данир Поскынны тапты да болай диде:

– Син бик йөрәкле егет икәнсең. Шушы батыр исемеңне югалтмау – бурычың. Телисеңме, мин сиңа ярдәм итәм...

Поскын бу сүзләрдән горурланды һәм ризалашты.

Данир Поскынны буш амбарга алып килде.

– Монда ит, май, ярмалар салыйк. Бөтен күселәр киләчәкләр. Без аларны бикләрбез һәм шәһәрнең бөтен күселәрен үтерербез.

Бу хәлне күрергә бөтен шәһәр җыелды. Данир белән Поскын күселәргә ташлар ата башладылар. Хәтта иң куркак кешеләр дә берәр таш ыргыттылар.

Икенче көнне Хан яныннан Куркур ага кайтты. Үзе янына шәһәрнең иң куркак кешесе – үзенең хезмәтчесе Шымхуҗаны чакырды һәм сорау бирде:

– Я, мин югында илдә нинди хәлләр булды?

– Аһ, Куркур ага, бик күп һәм бик зур хәлләр булды...

– Сөйлә тизрәк...

– Поскын батыр белән Данир батыр... Ә, әйтмәгәнмен икән әле... Безнең шәһәргә бер егет килде...

Шымхуҗа булган хәлләрне көчкә сөйләп бетерде.

Куркур егетне сак астына алыргамы, башта сөйләшергәме, белмәде. Данир үзе аның белән күрешергә теләде.

Данир һәм Куркур мәйданда күрештеләр. Куркур килүгә халыкка:

– Тотыгыз, бәйләгез үзен! – дип кычкырды. Халык кузгалмады.

– Тиз булыгыз! Нәрсә карап торасыз! Мин сезгә боерам!

Кешеләр кузгалмадылар.

Куркур бик курыкты. Кычкырырга теләде, ләкин авызыннан сүз чыкмады.

Халык Куркурның боерыгын аңламады. Тимерче:

– Нигә без аны тотыйк? Нәрсә өчен бәйлик? Ул безгә зыян китермәде. Киресенчә, файда гына китерде, – диде.

Бу сүзгә башкалар да кушылдылар.

– Әйе, әйе, ул күселәрне бетерде, – диделәр.

Куркур ага бөтенләй коелып төште. Ул еламаска тырышып:

– Хан нишләтер безне?.. – диде.

Халык курыкмады.

– Без үзебез ач утырабыз, ә ханга ясак түлибез. Җитәр, башка түләмибез! – дип кычкырды.

Данир мондый тәкъдим белән чыкты:

– Киләсе ясакны алты айдан гына түлисе... Җыйган акчага без корал сатып алырбыз. Ханның гаскәрләренә каршы торырбыз. Ник дәшмисез? Куркасызмы әллә? Сез бит Алмасбану уллары токымыннан. Арагызда батыр ирләр калмадымыни? – диде.

Тимерче батыр Данирга аңлатты:

– Батыр ирләребезнең күбесен хан кара манара астына, төрмәгә япты шул...

Слова и выражения

  • әйләнеп узу мөмкин түгел – невозможно обойти
  • һаләк булдылар – погибли
  • йомран – cуслик
  • ишекне какты – постучал в дверь
  • юатты – утешила
  • яшисемне яшәдем – своё прожила
  • шау-шу кузгалды – поднялся шум
  • күсе – крыса
  • бурыч – долг
  • ярмалар салыйк – насыпем зёрна
  • бикләрбез – запрём
  • боерам – приказываю
  • боерык – приказ
  • гаскәрләренә каршы торырбыз – противостоим войскам
  • Алмасбану уллары токымыннан – из рода сыновей Алмасбану

Йөрәклеләр иле

Башта төрмәдәге тоткыннарны коткардылар. Аннары халык Куркурны куды һәм аның урынына тимерчене сайлады.

Икенче көнне илнең ирләрен Данир уктан атарга, кылыч кулланырга, ауга йөрергә өйрәтте. Башта куян, тиен, кыр кәҗәләре һәм кошлар ауладылар. Соңыннан ерткыч җәнлекләрне дә аулый башладылар.

Бу хәлләрне хан да белде...

Гаскәрләрен җыеп, шәһәргә килде ул. Тиз арада Куркурны табарга кушты.

– Кайда Куркур? Кайда ул ил башлыгы?

Тимерче карт:

– Мин хәзер ил башлыгы! – диде һәм дәвам итте: – Хуш килдегез, Хан! Зур мәҗлес вакытында килдегез, рәхим итегез.

Мәйдандагы бөтен хлык бер тавыштан кычкырды:

– Яшәсен «Йөрәклеләр иле!»

Хан бу хәлләргә бик ачуланды.

– Шушы көннән сез миңа ясакны икеләтә арттырып түлиячәксез! – диде.

Данир хәйләкәр елмаеп:

– Менә нәрсә, Хан, безнең ил сиңа бүтән ясак түләмиячәк...

– Нәрсә?!.

Бу вакыйгадан соң ике арада көрәш башланды.

Данир халыкка ярдәм итә алуына бик ышана иде. Ләкин ул ханның никадәр хәйләкәр һәм мәкерле икәнлеген белми иде әле.

Сугыш һәм җиңү

Ханның сугышчылары якындагы урманда качтылар. Әле бер төркем, әле бер төркем шәһәргә килделәр һәм халыкка һөҗүм иттеләр.

Данир үз сугышчылары янына чыкты һәм сүз тотты:

– Батырларым! Анабыз Алмасбану алдында биргән вәгъдәбез өчен, ата-бабаларыбыз яшәгән "Йөрәклеләр иле" өчен алга!

Көрәш озак барды. Данир гаскәре көчлерәк булып чыкты. Тик тимерче Җантимернең кызы Айгүзәл яраланган иде. Аны им-томчылар дәвалап карады, үләннәр эчерделәр, әмма берсе дә ярдәм итмәде. Данир Алмасбануны чакырырга булды.

– Син минем өметемне акладың, – диде Алмасбану Данирга. – Рәхмәт сиңа.

Данирның өч өмете бар иде: берсе – Айгүзәлнең терелүе, икенчесе – Алмасбануны күрү, өченчесе – туган ягыңа кайту.

Алмасбану Айгүзәлне терелтте. Җантимер кызын Данирга кияүгә бирергә риза булды. Алар барысы бергә Данирның туган йортына әти-әнисе янына кайттылар.

Азат Мәргән улы белән бик горурланды. Батыр йөрәкле улы белән бик сокланды ул.

Слова и выражения

  • Башта төрмәдәге тоткыннарны коткардылар. – Сначала спасли узников тюрьмы.
  • уктан атарга – стрелять из лука
  • кылыч кулланырга – использовать меч
  • ауга йөрергә – охотиться
  • ил башлыгы – глава государства
  • зур мәҗлес вакытында – во время большого празднества
  • икеләтә арттырып түлиячәкмез – будете платить по двойной цене
  • өметемне акладың – оправдала надежды

*****

Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Аучы мәргән

Тест: Аучы мәргән

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG