Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изоляция файдасы: балаларны эшкә өйрәтергә, бергә китап укырга вакыт бар


Архив фотосы

Коронавирус күп кенә татар-мөселман гаиләләренең көндәлек тормышына үзгәрешләр керткән. Татарча аралашу, бергәләп татар китапларын укуга да игътибар күбрәк бирелә башлаган. Русиядә һәм чит илдә яшәүче күп балалы ике әни белән изоляция чорында тормыштагы үзгәрешләр турында сөйләштек.

Мәскәүдә яшәүче Шамил һәм Зилә Аляутдиновлар алты бала — дүрт малай һәм ике кыз тәрбияли. Иң олы малайларына 17 яшь, кечесенә — яшь ярым. Зилә ханым әйтүенчә, изоляция балалар тәрбиясе өчен шактый файдалы булган.

Шамил һәм Зилә Аляутдиновлар
Шамил һәм Зилә Аляутдиновлар

— Бу карантин безнең өчен ике җирдә уза. Башланганда без Мәскәүдә фатирда идек. Гадәттә балалар иртән мәктәпкә китеп, сәгать берләр-икеләр тирәсендә кайта, өй эшләрен эшли иде. Каникул гадәттә 7-10 көнгә сузыла, ул вакытта мин фикерләремне җыеп, планнар корып, аны балаларга аңлатып китә идем. Шулай уздыра идек.

Карантинны да ике атна булыр да аннары тормыш элекке гадәти җаена кайтыр дип уйладым. Ләкин ике атна узганнан соң мин инде борчыла башладым һәм иптәшемә: "Балаларга бина эчендә генә утыру авыр, берәр нәрсә уйлап табарга кирәк", дидем. Чөнки дәресләре дистанцион рәвештә ике-өч сәгать бара да шуның белән тәмамлана. Соңрак урамга чыгуны да тыйдылар. Һәрвакыт паркка чыгып йөргән балалар өйдә утырып куллар-аяклар авырта дия башлады. Бу кечерәк балалар, өлкәннәре көннәр буе телефонда интернет карап утырырга да риза.

Балаларга сәламәт үсү өчен хәрәкәт, кояш кирәк. Шуңа мин һавага алып чыгуны уйлый башладым, чөнки балалар нинди шартлар бар, шуңа бик тиз күнегә. Табигатьләре шундый. Нәтиҗәдә дүртенче атнадан соң Мәскәүдән китәргә карар иттек. Без хәзер Татарстанга кайттык, үз йортыбыз белән торабыз. Аерма күк белән җир арасы. Авыл җирендә балалар саф һавада, кояшта йөри. Яхшы көн булганда бала яланаяк йөри, кулы белән балчыкта казынып утыра. Бала нәкъ шулай үсәргә тиеш тә бит.

— Балалар төрле яшьтә булгач, аларны бер төрле эш белән генә мавыктырып булмый. Аны ничек хәл итәсез?

— Әйе, шөгыльләнгән эшләре төрле. Әмма намаз вакытлары билгеләнгән булырга тиеш һәм аны җәмәгать белән укырга тырышабыз. Һәр нәрсәдә тәртип кирәк. Әгәр 12-13 яшьлек балаларга төгәл режим булса, аларның көннәре кызыграк уза.

Режим булмаса, 12 яшьлек малай укуларын тиз генә ясый да, телефон белән мавыгып китә. Шуңа телефонны куллануның үз тәртибе булырга тиеш. Озакка бирергә ярамый, чөнки алар чаманы белми, күпме бирәсең, шулкадәр телефон экранына текәлеп утыралар.

15-17 яшьлек балаларның үз тормышы, алар нигездә имтиханга әзерләнә. Ашап-эчкәндә генә ата-ана белән сөйләшеп алалар, шул вакытта аларның эмоциональ халәтен белеп калырга тырышабыз.

10 яшьлек һәм аннан кечерәк баланы алсак, аларга күбрәк уйнау кызык, шуңа әни янында бөтерелеп йөри, әни авызына карап торалар. Алар сөйләшүне, әкият укыганны, бергәләп рәсем ясауны көтә. Хәзер үз өебез белән яшәгәч, бөтенләй башка хәл.

Авыл җиренә беренче тапкыр апрель аенда килдек. Гадәттә июньдә килеп бик аз әйбер генә утыртырга җитешә идек. Хәзер апрельдә кайтканга балалар җир, туфрак белән эш итә. Кишер утырттылар, суган утыртуны өйрәнделәр. Өй хуҗалыгында кызыксынулары, белемнәре артты. Тәрәзәләр юарга булыштылар. Өй эшләрендә катнаша башладылар.

Хәзер җәйгә план кору кирәк. Балаларга да әйттем, 15 августка үзләрендә рухи яктан нинди үзгәрешләр, үсешләр күрергә теләүләрен сорадым. Нинди китаплар укулары белән кызыксындым. Физик яктан алга китеш булырга тиеш. Бу безнең өчен иң мөһим юнәлеш. Соңгы атнаны кечкенә кызым үзенә AppStore-da бер әсбаб алды. Анда гимнастика ясаталар. Хәтта мин дә кызыгып китеп ясый башладым.

Кыскасы, бу карантин бик файдалы булды, җәй азагына бетәчәк дип уйлагач, хәтта моңсу да булып китә.

— Ни өчен моңсу булып китә?

— Балалар яныңда булганга аларга күбрәк тәэсир итү, аралашу мөмкинлеге бар. Гаиләдә тормыш иптәшемне дә башка яктан күрдем. Карантин дип тормый, иртәннән кичкә кадәр гел эштә.

Әтиләре күбрәк эштә булганга, балалар әтиләрен шулай истә калдырган. Карантин балаларны әти-әнисе белән якынайтты, аралашу артты. Спорт белән бергә шөгыльләнәләр, җомга намазын җәмәгать белән бергә кылалар. Коръәнне бергә укыйлар.

Малайларга хәрәкәт мөһим, шул яктан аларга энергияләрен куяр урын табарга кирәк. Авыл җирендә бу мәсьәлә дә чишелә. Шуңа карантинның бәрәкәте бар. Мин кайда рәхәт икәнне белеп, шунда килдем һәм карантин шундый мөмкинлек тудырды.

— Ни өчен боларны элек башкарып булмый иде?

— Бала яныңда булганда, бик күп әйбер өйрәтеп була. Ашаган саен өстәл өстенә җәймә ябарга әйтәсең, өстәлне җыештырып китәргә, фатирда булганда көзгеләр сертергә, идәннәр юарга өйрәтәсең. Уку булганда боларның берсенә дә вакыт юк. Балалар даими дәрес белән мәшгуль, каядыр ашыгалар. Яшәү рәвеше башкача. Киләсе елга май башында ук шәһәрдән китәргә дип уйлап торам. Май аенда аллергиясе булучылар болай да мәктәптән китә. Аннары май бәйрәмнәрендә болай да таралышалар.

* * *

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Алимә белән Марат Сәләхетдиновлар дүрт бала тәрбияли. Алар шулай ук изоляция чорында күбрәк балалар белән бергә уйнауга, аларны татар теленә, дингә өйрәтүгә игътибар бирә.

Марат һәм Алимә Сәләхетдиновалар
Марат һәм Алимә Сәләхетдиновалар

— Без бер атна булса да, башта һәр баланың ихтыяҗларыннан, теләкләреннән чыгып аларның графикларын ясап карыдык. Дистанцион рәвештә уку да бара. Шул ук вакытта көненә өч тапкыр әтиләре белән спорт ясыйлар. Йөгерәләр. Ирем дә өйдән эшли.

Гадәти көннәрдә малайлар хоккей уйнарга йөри иде, шуңа күрә алар да өйдә уеннарын шомарталар, кәшәкә белән шайба сугып уйныйлар. Кызым фигуралы шууга йөри, шуңа без аның белән роликларда чыгабыз. Спортка зур игътибар итәбез, ул иң кирәклесе.

— Димәк, укуга караганда вакыт күбрәк хәрәкәттә уза булып чыга.

— Юк, икенче урында — уку. Һәр бала үзенчәлекле. Кемдер яратып күп итеп укый, икенчеләренә текст уку авыр булырга мөмкин. Чиратлашып укуларын оештырам.

Өченчесе — мөселман гаиләсе буларак изоляция зур мөмкинлек тудырды. Дөнья куып моңа вакыт җитми иде. Хәзер дингә зур игътибар бирәбез, бергә намаз, Коръән укыйбыз. Кемгәдер таҗвид кагыйдаләрен өйрәтәм. Кечкенә кызыма гарәп хәрефләрен өйрәтә башладым. Төп шөгыльләр шул.

Шулай ук кич белән өстәл уеннары уйныйбыз, татар уеннарыннан "йөзек кашы" ошый. "Хәрәкәт" уенын уйнадык. Минем өчен бу карантин милли-дини төсмерләр белән тулы. Кыскасы, төп басымны спорт белән укуга ясыйм.

— Уку — мәктәп програмына нигезләнәме?

— Мәктәп програмы түгел, ә татар телен яхшырту, инглиз, француз телләрендә укуның техникасын югалтмау. Бу минем өчен максимум. Мәктәп програмыннан артта калырлар дигән куркуым юк.

— Уку, уеннар уйнау, спорт белән шөгыльләнүдән тыш, тагын вакытыгызны ничек уздырасыз?

Алимә Сәләхетдинова балалары белән
Алимә Сәләхетдинова балалары белән

— Һәр җомга көнне гаилә белән бергәләп кино карыйбыз, ә шимбә-якшәмбе малайлар әтиләре белән бер фильм, без, кызлар, башка фильмнарны карыйбыз.

Шулай ук балаларның онлайн гитара һәм пианино дәресләре бар.

— Алимә, Сез әле онлайн татар теле дәресләре дә оештырасыз... Аңа ничек өлгерәсез?

— Әйе, изоляция вакытында онлайн татар мәктәбенә ихтыяҗ артты, татар теле дәресләрен атнага ике-өч тапкыр үткәрүне сорыйлар.

Рамазан ае башланганчы ашарга күп пешерә идек. Булышсыннар өчен балаларны да бу эшкә җәлеп итәбез. Өйрәнә торсыннар, дибез. Алар теләгән әйберне пешергәндә, бөтен рецептларны үзләренә табарга әйтәбез. Әгәр пицца диләр икән, рецептны үзләре таба, ни кирәген әйтеп, бергәләп пешерәбез.

— Сездә урамга чыгу рөхсәт ителәме?

— Урамга чыгабыз, әмма күршеләр белән өч метр ара калдырып исәнләшәбез. Балалар һәркайсы сәгать дүрттә Facetime аша дусларына шалтырата. Канададагы сыйныфташларына, Казандагы дусларына да шалтыраталар. Техник яктан мөмкинлекләр күп.

Минем әнием безнең янда булса, иремнең әнисе – Татарстанда. Аның белән дә көн саен диярлек сөйләшеп-аралашып торабыз. Коронавирус чорында урамга чыкмаска өндибез.

Бу мәктәптә зур програм булмаганга гына мөмкин. Башкача булса, андый график төзеп булмас иде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG