"2004 елдан башлап без барлык теләүчеләргә татар телен һәм тарихын өйрәнергә булышабыз, концертлар, күргәзмәләр һәм остаханәләр оештырабыз, милли сәнгать һәм һөнәрләр белән таныштырабыз, шулай ук дуслар һәм фикердәшләр табарга, татар телендә иркен сөйләшергә мөмкин булган һәм һәрвакыт тәмле чәй һәм чәкчәк көткән кичәләр оештырабыз", диелгән Альбина җитәкләгән "Тамга" оешмасының социаль челтәрдәге аккаунтында.
Безнең миссия – бабаларыбызның борынгы мирасын алып, аны яңарту, безнең бай мәдәниятебезгә яңа саф ноталар өстәү
"Без Петербурда яшь актив татарларның мөстәкыйль оешмасын – аралашу, конференцияләр, лекцияләр һәм чаралар өчен үз платформасын булдырырга хыялланган идек, ди Альбина. – Нигә "Тамга" дип атала? Бу борынгы сүз "нәсел билгесе" дигәнне аңлата. Һәр нәселнең холкын һәм үзенчәлекләрен аңлаткан аерым билгесе булган. Кагыйдә буларак, нәсел дәвамчысы борынгы бабасының тамгасына өстәмә керткән йә үзгәрткән. Безнең миссия – бабаларыбызның борынгы мирасын алып, аны яңарту, бай мәдәниятебезгә яңа саф ноталар өстәү".
Моннан тыш, Альбина вокал дәресләре оештыра, татар теле укыта. Карантин вакытында бөтен дәресләре дә онлайнга күчкән.
Ел саен 26 апрельдә уздыра торган "Тукай-квест" та быел онлайн узган. Петербур яшьләре Тукай яшәгән яки кунак булган шәһәрләр буйлап виртуаль маршрут төзегән. Һәм квестны оештыручылар төркеменә шул шәһәрләрдә урнашкан татар оешмаларын чакырганнар. Виртуаль маршрутка Казан, Җаек, Түбән Новгород, Сембер өлкәсе, Әстерхан, Самар, Уфа, Петербур, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Нур-Солтан татар җәмгыятьләре кушылган. Оештыручылар арасында оешмалар гына түгел, Тукайның ике музее – Кырлайдагы һәм Казандагы музейлары да бар.
Оешмаларның контактларын табарга Дөнья татар яшьләре форумы булышты, – ди Альбина. – Ләкин кайберәүләрен үземә эзләргә туры килде. Шундый проблемнар чыкты – безнең кайбер татар оешмаларының социаль челтәрләрдә аккаунтлары юк икән. Мәсәлән, Сембердә көчкә берне таптык – ул хәбәрләр белән бәйле аккаунт. Анда яшьләр оешмасы да бар, ләкин инстаграмда аккаунтлары юк.
XXI гасырда татар оешмаларының бөтен социаль челтәрләрдә дә аккаунтларын булдырырга кирәк
Шуңа күрә мин конгресска мөрәҗәгать итәр идем – XXI гасырда татар оешмаларының бөтен социаль челтәрләрдә дә аккаунтларын булдырырга кирәк. Чөнки без бер-беребез белән аралаша алмыйбыз, бер-беребезне белмибез. Квестның бер максаты да шул – үзара танышу, бер-беребезне белеп тору. Төп максат – әлбәттә, татар телен куллануны пропагандалау – бөтен сораулар татар телендә. Сораулар авыр түгел, инстаграмда сторизда чыккан сорауны скрин ясап, интернетта татар телендә дә, урыс телендә дә табып була. Минемчә, авыр түгел".
Квестта барлыгы 14 сорау. Алар очраклы түгел – һәрберсе оештыручы шәһәрләрнең берсенә бәйләнгән. Мәсәлән, Кырлай музее Тукайның әтисенең, Җаек татарлары аккаунты апасының исемен сорый, шагыйрьнең Самарга сәфәре турындагы сорау Самардагы "Дуслык" оешмасы аккаунтында урнашкан, ул Тукайны каршы алган Фатыйх Мортазинның шәһәрдә үз заманында биләгән вазифасына бәйле.
Квестта катнашучылар бер сәхифәдән икенчесенә күчкән арада Тукай маршрутын "йөреп" чыга. Шагыйрь маршрутын кабатларга теләүчеләр саны йөзгә якынайган – оештыручыларга җиңүчеләрне билгеләү өчен өстәмә бер көн кирәк булды. Нәтиҗәдә, 93 катнашучының 34е бөтен сорауларга да дөрес җавап биргән булып чыкты. "Мотивация – акчалата бүләк һәм башка призлар. Оештыруда катнашкан оешмалар белән үзара акча җыйдык, үзеннән тагын бүләкләр өстәүчеләр дә булды. Аларны туры эфирда җиңүчеләр арасында уйнаттык", ди Ишмурзина.