Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Салихов: "Русиядә быел икътисади төшенкелек көтелә"


Марсель Салихов, Мәскәү Югары икътисад мәктәбенең фәнни хезмәткәре
Марсель Салихов, Мәскәү Югары икътисад мәктәбенең фәнни хезмәткәре

Коронавирус пандемиясе аркасында дөньяда нефтькә ихтыяҗ кими. ОПЕК илләре кара алтын чыгаруны киметергә килеште. Килешү май башыннан гамәлгә керде. Бу килешүгә катнашырга теләмәгән Русия ахыр чиктә кушылырга мәҗбүр булды. Бюджетының зур өлеше нефть кеременә нигезләнгән Русиягә, аның икътисадына, халык тормышына бу нинди йогынты ясаячак? Шул хакта Мәскәү Югары икътисад мәктәбенең фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты Марсель Салихов белән сөйләштек.

— Марсель әфәнде, нефть турындагы соңгы килешүләр гади халык тормышына ничек тәэсир итәчәк?

— Беренчедән, нефтьнең бәясе төшүнең сәбәбе дөнья икътисадының хәзерге хәленә бәйле икәнен аңларга кирәк, ул хәзерге көндә бөтен илләрдә диярлек кертелгән карантин чикләүләренә бәйле. Бу чикләүләр нефтькә ихтыяҗның кисәк кимүенә китерде. Бүгенге бәяләмәләрдән чыгып караганда, сүз апрель-май айларында нефть табышын 25-30 процентка киметү турында бара. Бу бик зур сан. Мондый хәлнең яңа тарихта булганы юк иде әле. Ә сатуга чыгасы нефть күләмен, табигый, шул ук күләмгә киметү мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, 12 апрель килешүе нәтиҗәсендә ОПЕК, ОПЕК+, ОПЕК++ илләре үзләренә шундый җаваплылык алдылар: дөнья базарында артык нефть күләмен әзәйтү максатында, бергәләшеп нефть чыгаруны киметергә дип килештеләр. Бу килешүдән соң да нефть бәясе әле түбән дәрәҗәдә калачак, аерым алганда, Русиянең Urals маркалы нефтенең бер мичкәсе хәзер $15-20 тирәсендә.

Бу килешү булмаса, бәяләр тагы да түбәнрәк булыр иде. Бу килешү шартлары нигезендә Русия 1 майдан башлап нефть чыгаруны киметергә мәҗбүр ула. Бу якынча 15-20 процент дигән сүз. Нефть чыгаруга чикләүләр киләсе елның ахырына кадәр дәвам итәчәк. Табигый, вазгыять кайсы якка үзгәрүгә карап, бу шартлар да үзгәртелергә мөмкин. Шулай да киләсе ел ярым эчендә Русия нефть чыгару ягыннан җитди чикләүләр кертүне үз өстенә ала. Безнең хисапка күрә, килешү шартлары үтәлгән очракта, сүз бу ел эчендә нефть табуны 10 процентка киметү турында бара. Бу бик күп. Мондый кыскартулар соңгы тапкыр 90нчы еллар башында — 1993-94 елларда булды. Русия нефть ширкәтләре, шул исәптән Татнефть тә, кара алтын табуны кыскарту чараларын үз өстенә ала.

— Ә бу кыскарту ничек бара, бары тик нефть чыгарудан туктыйлармы? Скважиналарны туктаталармы?

— Нефть табуны кыскартуның берничә ысулы бар. Беренчедән, нефть табышы табигый кими барган урыннар бар. Мондый урыннарда нефть табуны арттыру өчен махсус чаралар күрмәсәң, бу табыш үзеннән үзе кими. Нефть чыганагының үзенчәлекләренә карап, бу берничә проценттан алып 50 процентка кадәр булырга мөмкин. Ләкин хәзер шактый көчле киметү кирәк — февраль белән чагыштырганда 15 процентка кадәр. Шуңа күрә мондый табигый кимүгә генә исәп тотып булмый, коеларны (скважина) өлешчә консервацияләргә, аларны ябарга әзерләнергә кирәк.

Кызганычка каршы, нефть табуның технологик процесслары шулай көйләнгән: коены әзерлексез генә туктатып, ябып куеп булмый, ябар алдыннан коеларны алдан әзерләргә, өстәмә эшләр башкарырга кирәк кирәк. Шуннан соң инде консервацияләү турында сөйләргә була. Кире процессның, ягъни коены кире эксплуатациягә кайтаруның үз чыгымнары бар — кабаттан эшли башлаганда ул коеның техник сыйфатлары элеккечә булмаска мөмкин, беренче чиратта коеның дебетына кагыла — ягъни бер тәүлек эчендә нефть суырту параметры түбәнәю куркынычы бар. Хәзерге көндә төп хәтәр шул — табышның бер өлешен югалту ихтималы. Ширкәтләр киметүнең иң оптималь һәм минималь югалтулы ысулларын эзләү белән мәшгуль. Әле һаман да нефть чыгаруның кайда һәм күпмегә кыскартылачагы билгеле түгел — энергетика министрлыгы киңәшмәләр уздырып тора, ләкин рәсми позиция әле һаман аңлашылмый.

Вак ширкәтләр иң күп зыян күрәчәк дип фаразларга була — алар таррак даирәдә эшлиләр, ниндидер маневрлар өчен урын әз, сайлау мөмкинлеге әз. Зур ширкәтләргә куелган кебек кыскарту шартлары куелса, алар шактый зыян күрәчәк. Аларның тулаем табышта өлеше бик аз, берничә процент кына, ләкин үзләренең төбәкләре өчен бу ширкәтләр бик мөһим роль уйный. Эре ширкәтләр турында сөйлибез икән, иң зур авырлык соңгы елларда актив инвестицияләнгән, нефть табуны үстереп килгән ширкәтләргә төшәчәк. Сүз беренче чиратта "Роснефть", "Газпромнефть" турында бара — аларның инвестицияләр кертү, җитештерүне үстерү планнары шактый агрессив булды. Алар иң күп зыян күрәчәк, алар өчен бу авыр карар булачак. Бу йөк бөтен ширкәтләр өстенә төшәчәк, барысы да зыян күрәчәк, шулай да "Лукойл" һәм "Сургутнефтегаз"га тигән зыян иң эзе кагылыр дип көтелә, чөнки аларның зур инвестиция планнары булмады һәм аларның нефть чыгу урыннарында нефть табышы табигый рәвештә кими бара. "Татнефть" тә шактый зыян күрәчәк, чөнки ул соңгы елларда нефть чыгару күләмен арттыра килде, бу планнарны үзгәртергә туры киләчәк.

— Нефть компанияләренең нинди зыян күрәчәге аңлашыла. Ә гади кеше өчен "нефть бәясен дә, рубль курсын да, барысын да аудардык" кебек мемнардан тыш, бу үзгәрешләр тагын нәрсә китерәчәк?

— Гади тормышка тәэсир итүнең төп каналлары — рубль курсы, чөнки нефть Русия экспортының төп өлешен тәшкил итә, димәк, эчке базарга төп валюта агымын тәэмин итә. Нефть бәясе кимү белән, ә быел нефтьнең бәясе генә түгел, экспортның физик күләме кимү турында да сүз бара — валюта агымы да кими. Бу рубль курсы төшүгә китерә. Хәзерге курс буенча доллар бәясе 75-77 сум, ә бит март башында гына 65-67 сум иде, бу беренче чиратта нефть бәясе кимүгә бәйле. Шуны да истә тотарга кирәк — Русия банкы рубльнең курсын төшермәс өчен операцияләр уздыра, шул максаттан резерв фондындагы валюта көн саен сатуга чыгарыла. Әгәр Үзәк банк бу операцияләрне уздырып тормаса, рубль тагын да түбәнрәк булыр иде, мәсәлән, бер доллар өчен 80-85 сум тирәсендә. Әлбәттә, бу турыдан-туры импорт тауарлар бәясендә чагыла, барлык импорт тауарлар бәясен рубльгә күчергәч кыйбатлана. Импорт белән бәйле хезмәтләр кыйбатлана. Элек сүз чит илләргә сәяхәт турында барса, хәзер сәяхәтләр юк, ләкин барыбер импортка бәйле хезмәтләр кала. Гомумән, барысы да кыйбатлана, яки инде кыйбатланып өлгерде дип әйтергә була.

Икенче канал эчке бәяләр белән бәйле — бензинга, дизель ягулыгына. Хәзерге вазгыятьнең үзенчәлеге шунда — бензин һәм ягулык бәясе чагыштырмача үзгәрешсез кала, чөнки салым системы шулай көйләнгән. Тышкы базарда нефть бәясе ике тапкырга төшсә дә, Русия эчендә бензин бәясе бик үзгәрмәде, бу салымнарга бәйләнгән, бензинның бәясе эчендә салымнарның өлеше күп: беренчедән, акциз, икенчедән, демпфер — берничә ел элек тышкы бәяне эчке бәядән аеру өчен кертелгән механизм. Хәзер бу механизм ширкәтләрнең дәүләт бюджетына өстәмә салымнар түләвенә, һәм бу үз чиратында бензин бәясенең төшүенә китерә. Бәлки, ваклап сатуда бензин бәясе берничә процентка үзгәрәдер, ләкин зур үзгәреш булмаячак, гомумән, нефть продуктларына бәя артуын көтәргә нигез юк.

— Татарстан икътисадын ни көтә?

— Татарстанның икътисады нефть сәнәгатенә шактый нык бәйләнгән. "Татнефть" — нефть җитештерүче эре ширкәт исәпләнә, нефть эшкәртү тармагы белән нефтехимия комплексы да нефть чыгару күләменә бәйле. "Татнефть" шулай ук нефть табуны кыскартачак, димәк, табыш кимиячәк, төбәк бюджеты өлешчә зыян күрәчәк.

Бу Татарстан бюджеты өчен негатив нәтиҗәләргә китерәчәк

"Татнефть" быел матди шартлар яхшырганчы акционерларына дивидендларны түләмәячәген игълан итте, ә Республика аның акционерларының берсе булып тора. Димәк, Республика да планлаштырылган табышын ала алмаячак. Бу Татарстан бюджеты өчен негатив нәтиҗәләргә китерәчәк. Димәк, оешмага өстәмә реструктуризация ясарга яки башка чара күрергә туры киләчәк, бәлки, хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр булыр, чөнки инвестиция планнарын да киредән карарга кирәк булачак, нефть хезмәтен элекке күләмдә җәлеп итүнең кирәге булмаячак. Бәлки, хезмәт базары өчен дә негатив тәэсир сизелер.

— Нефтедоллар Русия икътисадында нинди роль уйный?

— Шактый җитди роль. Чөнки Русиянең экспортын нигездә чимал тәшкил итә: нефть, металлар һ.б. Бу тауарлар халыкара базарда сатыла, беренче чиратта АКШ долларына. Халыкара базардагы вазгыять, андагы бәяләр — мисал өчен, нефть бәясе — алар Русия экспортына тәэсир итә, димәк эчке валюта курсына да, эчке икътисадка да тәэсир итә. Курсның шундый тотрыксызлыгы аркасында гадәттә күп оешмалар һәм физик затлар акчаларының бер өлешен чит ил валютасында саклый. Күпләр курс үзгәрер дип, яки кисәк девальвация булыр дип көтә — алар бер генә тапкыр булмады: 2008-2009, 2014-2015 еллардагы икътисади кризислар тәҗрибәсеннән чыгып караганда, бу — объектив фактор. Русия икътисады үсә, стабильләшә барса, нефть бәясе үзгәргән саен рубль курсы һәм башка макроикътисад күрсәткечләре үзгәреп тормаса, долларның тәэсире, әлбәттә, үзеннән-үзе кимиячәк. Әмма Үзәк банк яки хөкүмәтнең нидер кылуыннан түгел, ил икътисадының үсешеннән һәм сыгылмалыгыннан тора. Мәсәлән, дифференциаль структура яки экспортка баручы тауарларның тармаклары санын арттыру, ул тармакларны ныгыту, икътисадны үстерү кирәк.

— Ә хәзерге көндә дөнья базарында Русия Согуд Гарәбстаны кагыйдәләре буенча уйнарга тиешме?

— Алай ук түгел. Хәзерге вакытта Русиядә нефть Согуд Гарәбстанына караганда күбрәк чыгарыла. Ләкин гарәпләр нефть суыртуны артыру яки киметүне җиңел кичерә, ә Русиядә мондый карарлар зур авырлык белән кабул ителә. Чөнки гарәпләрнең ресурслары шулай тиз үзгәрергә мөмкинлек бирә: аларның нефть чыгара торган урыннары зур һәм күп санлы түгел. Шуңа күрә идарә итү җиңелрәк. Ә Русиядә эшләп торучы скважиналар саны 180 мең — алар белән идарә итү күпкә авыррак. Икенчедән, алар әзерләнде — Согуд Гарәбстаны дистәләрчә еллар буе нефть табуны көйләү һәм идарә итү мөмкинлекләрен булдыру өчен инвестицияләр җәлеп итте. Ә Русиядә нефть саклагычларга дефицит — нефть табышын көйләү өчен, аны саклау урыннары булдырырга кирәк. Тышкы базарда нефтькә ихтыяҗ кимегән чорда, аны саклагычларда тотып була. Әлегә мондый саклагыч "Транснефть"тә генә бар, ләкин ул да нефть үткәргечләрне көйләү өчен генә, базар мөнәсәбәтләрендә кулланырлык түгел. Саклагычлар булдыру, инвестицияләр җәлеп итү фикере 2013-2014 елларда ук күтәрелде, ләкин бу юнәлештә һаман да берни эшләнмәде.

Русиягә карата ниндидер дискриминация гамәле күрелә дип уйлау дөрес түгел

Русиянең бу нефть бәяләре сугышына, Согуд Гарәбстаны белән чагыштырганда, әзерлексез килеп кергәне аңлашылды , бу —объектив фактор. Бу шартларны тиз генә үзгәртеп булмый, кирәкле нәтиҗәләргә ирешү өчен алдан уйлап планлаштырырга кирәк. Шулай да Русиягә карата ниндидер дискриминация гамәле күрелә дип уйлау дөрес түгел — Согуд Гарәбстаны да нефть табышын шул ук күләмдә киметергә мәҗбүр. Русия күбрәк зыян күрәчәк дип әйтеп булмый, бу — гадел килешү.

— Русиядә яшәүчеләргә нефть бәясе үзгәргән саен куркып торыргамы?

— Акча саклау ягыннан хәзерге курс чорында валюта сатып алырга ашыгуда мәгънә юк. Акчаны гомумән берничә валютага бүлеп саклау яхшы — рубльдә генә түгел, чит ил валютасында да. Рубль девальвациясе вакытында валюта фонды комфорт хисе бирсен өчен рубльнең тотрыклы вакытында алыштыру яхшы. Гомумән алганда, хәзерге вазгыять шактый авыр — быел Русияне икътисади төшенкелек көтә, төрле белгечләр бәяләвенчә, тулаем эчке җитештерү 3 проценттан алып 5 процентка кадәр төшәчәге көтелә — бу 2014-2015 елларга караганда күпкә ныграк сизеләчәк. Ләкин объектив чынбарлык шундый. Кемнәр өчендер бу, кагыйдә буларак, яңа мөмкинлекләр ачар өчен сәбәп була ала — яңа бизнес ачу яки карьераны алмаштыру ягын карарга була. Бу ниндидер коточкыч зур фаҗига түгел, ләкин безнең икътисадны авыр ел көтә.

ОПЕК

Нефть экспорт итүче илләр оешмасы (инглизчә The Organization of the Petroleum Exporting Countries — OPEC) — нефть чыгаручы илләр тарафыннан нефть бәяләрен тотрыклы тоту максатыннан 1960 елда булдырылган халыкара хөкүмәтара оешма.

Оешмага (2020 елның мартына) 13 ил керә: Әлҗәзаир, Ангола, Венесуэла, Габон, Иран, Гыйрак, Конго, Күвәйт, Либия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Нигерия, Согуд Гарәбстаны, Экваториал Гвинея.

Баш фатиры Венада урнашкан. Русия 1998 елдан күзәтүче сыйфатында катнаша.

Urals

Urals — Русия экспорт итә торган нефть катнашмасы маркасы. Татарстан һәм Башкортстанда чыгарыла торган авыр, югары күкертле нефть, Ханты-Манси бүлгесендә чыгарыла торган Siberian Light маркалы нефть белән "Транснефть" үткәргечләр системында кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Югары күкертле нефть кушылу сәбәпле Urals маркалы нефть бәясе Brent һәм WTI маркалы нефть бәясеннән түбәнрәк.

XS
SM
MD
LG