Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коронавирустан медитация ярдәмендә котылырга өндәгән коуч үпкәсе шешеп үлгән 


Людмила Васильева медитация ярдәмендә “йөрәкләрне уятып”, коронавирустан калкан тудырып була дип ышанган.

Уфада билгеле бизнес-тренер, шәхес үсешенә өйрәтүче коуч Людмила Васильева вафат булган. Ул үзен психогенетика белгече дип атаган. 24 апрельдә ул реанимациягә китерелгән, 2 майдан үпкә җилләтү җайланмасына тоташтырылган була. Әнисенең үлеме турында Facebook-та аның кызы хәбәр итте.

“7 майда, 02.30 сәгатьтә Васильева Людмила Евгеньевна вафат булды, үлеменең сәбәбе – вируслы үпкә ялкынсынуы”, дип язган Мария Сивенко.

Ул мәрхүмәне соңгы юлга озатырга теләүчеләрне зиратка килүдән тыелып калырга өндәгән, килгән очракта да битлекләр, бармакчалар киеп килүләрен, ара калдыру тәртибен үтәүләрен сораган.

Ufa1 басмасы язганча, кызы әнисендә коронавирус булу-булмавын белми, әнисенең җәсаден хастаханәдән туганнарына тапшырганда диагноз үзгәрешсез калган. “Без аны китергәндәге диагноз шул килеш кала, “вируслы үпкә шешүе” дип сөйләгән Сивенко.

Людмила Васильева элегрәк социаль челтәрләрдә язмаларында коронавирус пандемиясен кешеләрнең “күмәк нияте” ярдәмендә туктатып була дип ышандырган. Аның инануынча, көн саен киңкүләм медитация башкарып, чынбарлыкны кешеләрнең савыгуы ягына үзгәртеп була. Шул рәвешле үзизоляция тәртибеннән чыгып, гадәти тормышка кайту мөмкин дигән Васильева.

“Җир шарында теләсә-кайсы кризис Ходай тарафыннан бары кешеләрне уятып җибәрү өчен һәм аларның үзләренең бөтен нәрсәне булдыра алырга сәләтле икәнен кабул итүләре өчен тудырылган”, дигән Васильева. Ул медитация ярдәмендә “йөрәкләрне уятып”, коронавирустан калкан тудырып була дип ышанган.

Башкортстанда соңгы атналарда коронавирустан үлүчеләр турында рәсми хәбәр ителми. Рәсми статистика саннарына караганда, республикада COVID-19 авыруыннан барлыгы 14 кеше үлгән.
Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирусның яңа 89 очрагы расланган. Республикада COVID-19 йоктырган авырулар саны 1332гә җитте. 397 кеше хастаханәләрдә ята, аларның 26сы авыр хәлдә.

XS
SM
MD
LG