Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһитләренә һәйкәл кую өчен көрәш дәвам итә


Мөдәррис Галимҗанов һәм Галишан Нуриәхмәт
Мөдәррис Галимҗанов һәм Галишан Нуриәхмәт

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең, Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую турындагы татар активистлары мөрәҗәгатенә карата чыгарган карарын үз көчендә калдырды.

15 май Татарстан Югары мәхкәммәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәге активисты Мөдәррис Галимҗановның узган елның 16 декабрендә Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндермәгән Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары тикшерелде.

Югары мәхкәмә утырышына, коронавируска каршы күрелгән чаралар кысасында Мөдәррис Галимҗанов һәм аның вәкиле Галишан Нуриәхмәттән башка журналистлар да, утырышны тыңларга килүчеләр дә кертелмәде.

Галишан Нуриәхмәт мәхкәмә утырышыннан чыккач Азатлыкка белдерүенчә, Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Шамил Гафиятуллин Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырган.

Хөкемдарларга татарның милли хокуклары турында эшләрне эшләмәскә кушылган

"Хөкемдар Гафиятуллин карарны бик тиз чыгарды. Минемчә, мондагы хөкемдарларга югарыдан татарның милли горурлыгы, милли хокуклары турында сүз барган эшләрнең берсен дә эшләмәскә дигән боерык бирелгән һәм алар өстәгеләр ни әйтә, шуны үти. Ә түрәләр Казанны яклаучыларга һәйкәл куелудан куркалар", дип белдерде.

Нуриәхмәт Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл куйдыру темасында әле ахыргы сүзнең әйтелмәвен җиткерде.

"Без хәзер өч атнадан Вахитов районы мәхкәмәсенә барып Югары мәхкәмә билгеләмәсен алачакбыз. Һәм ике мәхкәмәнең билгеләмәсе белән биш ай эчендә безнең Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итү хокукыбыз бар. Шмаков эшендә булганы кебек, безнең эштә дә Самардагы кассация мәхкәмәсеннән уңай җавап булыр дип өметләнәбез", диде.

Татарстан прокуратурасына башка кеше исеменнән мөрәҗәгать итергә кирәк

Галишан Нуриәхмәт шулай ук, Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итеп-итмәүгә карамастан, хәзер үк Татарстан прокуратурасына башка кеше исеменнән гариза язып, һәйкәл темасында кабул ителгән Татарстан министрлар кабинеты карары ник үтәлми, һәйкәл өчен бүленгән акчалар кая китте, дип мөрәҗәгать итергә кирәк, диде.

Милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗанов 1999 елның 26 февралендә расланган 93нче санлы карарны тормышка ашыруны таләп итә. Татарстан хөкүмәтенең әлеге карарында 1552 елда Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую турында сүз бара.

Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында карар булып та, аның үтәлмәвен шикаять итеп активистлар мәхкәмәләргә 2012 елдан бирле мөрәҗәгать итеп килә. 2012 елда мәхкәмә Татарстан хөкүмәтенең һәйкәл турындагы 1999 елгы карары, республиканың "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газетларында басылып чыкмаганга күрә, гамәлгә керә алмаган дигән карар чыгарды. Бу карарны Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә гамәлдә калдырды.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнгәч, Азатлыкның 1552 елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыйсызмы дигән сорауга: "Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады", дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG