Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диңгез гизүче Синдбад маҗаралары (Приключения Синдбада-морехода)


Читаем и слушаем всем известную арабскую сказку про Синдбада-морехода на татарском языке, которую мы перевели специально для наших читателей. Текст адаптирован для изучающих язык, прилагаем аудио, перевод ключевых слов и тест. Приятного прочтения!

Сәяхәтче Синдбад маҗаралары
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:56 0:00
йөкләү

БЕРЕНЧЕ СӘЯХӘТ

Борын-борын заманда Багдад шәһәрендә Синдбад исемле сәүдәгәр яшәгән. Кораб капитаннары Синдбадка төрле илләр, маҗаралар турында сөйләгәннәр.

Бер көнне Синдбад үзе дә сәяхәткә чыгарга булган.

Күп тауарлар алган, иң нык корабны сайлаган һәм юлга чыккан. Аның белән башка сәүдәгәрләр дә барганнар.

Килеп җиткәннәр алар бер ярга. Анда гаҗәеп чәчәкләр үскәннәр, кошлар сайраганнар.

— Котылыгыз! Корабка йөгерегез! Бу утрау түгел, ә зур балык!

Чыннан да, бу балык булган. Аны ком күмгән. Өстендә агачлар үскән. Хәзер ул утрауга охшаган иде. Учактан балыкка эссе булган, һәм ул селкенгән.

Сәүдәгәрләр бар нәрсәне ташлаганнар һәм куркудан корабка йөгергәннәр. Әмма барысы да өлгермәгән, балык белән су астына киткәннәр. Ә Синдбад корабка менәргә өлгермәгән, су өстендә япа—ялгыз калган.

Дулкыннар Синдбадны бер яктан икенче якка йөрткәннәр. Ә иртән ул бер ярга чыккан. Каршысында бер ат, ә аның янында бер кешене күргән.

— Кем син? Безнең илгә ничек эләктең? – дип сораган Синдбадтан бу кеше.

— И, әфәндем, мин читтән килдем. Корабта йөздем. Корабым батты. Шушы ярга эләктем. Нинди ат бу, әйт әле?

— Мин әл-Михр-җана, ат караучы. Без күп. Һәрберебез бер ат артыннан гына йөри. Безнең патшабыз читтән килүчеләрне бик ярата. Әйдә янына барыйк.

Тиздән болар сарайга килгәннәр. Анда биек тәхеттә әл-Миһрҗан исемле патша утырган. Патша Синдбадны бик яхшы кабул иткән һәм култык башлыгы итеп билгеләгән.

Иртәдән кичкә кадәр Синдбад пристаньда килгән корабларны язып барган. Һәр сәүдәгәрдән Багдад шәһәре кайсы якта дип сораган ул. Тик аңа беркем дә җавап бирә алмаган. Туган шәһәрен күрәчәгенә Синдбад инде шикләнә башлаган.

Бер көнне пристаньга зур кораб килгән. Аның капитаны:

— Без бу әйберләрне сатарга һәм акчасын Багдадка илтергә телибез. Әйберләрнең хуҗасы батты, акчаны туганнарына бирәбез, — дигән.

— Әйберләр хуҗасының исеме ничек?

— Аның исеме Синдбад.

Синдбад моңа бик сөенгән.

— Мин ул Синдбад! Мин батмадым, ярга чыктым, — дип кычкырган.

— Син мине алдарга телисеңме? – дигән капитан. Товарларның хуҗасы батты. Ә син аларны үзеңә алырга телисеңме? Намусың юк синең!

Синдбад капитанга үзенең хатирәләре турында сөйләгән. Шуннан соң гына капитан аңа ышанган. Синдбад корабка утырган һәм туган якларына юл тоткан.

Юлда ул шулкадәр күп хәсрәтләр күргән. Башка беркайчан да Багдадтан китмәскә булган.

Синдбадның беренче сәяхәте шулай тәмамланган.

Слова и выражения

  • сәүдәгәр – купец
  • маҗаралар турында сөйләгәннәр – рассказали о приключениях
  • иң нык кораб – самый надёжный корабль
  • килеп җиткәннәр ярга – доплыли до берега
  • утрау түгел – не остров
  • ком күмгән – накрыло песком
  • селкенгән – шевельнулся
  • су астына киткәннәр – ушли под воду, утонули
  • бер яктан икенче якка йөрткәннәр – кидали с одной стороны в другую
  • култык (диңгез култыгы) башлыгы – управляющий морской гаванью
  • Намусың юк синең! – Совести у тебя нет!

ИКЕНЧЕ СӘЯХӘТ

Тиздән Синдбад бер урында утырып туйган. Тагын диңгезләрдә йөзәргә теләгән. Кораб сатып алган, анда тауарлар төягән һәм юлга чыккан.

Күп утраулар, шәһәрләр һәм илләр күргән Синдбад. Ниһаять, аның корабы гаҗәеп гүзәл бер утрауга җиткән. Монда үтәкүренмәле сулыклар ага, куе агачлар, агачларда татлы җимешләр үсә икән.

Синдбад алмагач астына ял итәргә утырган. Озак йоклаган ул. Уянгач, күрә – кораб юк. Капитан, сәүдәгәрләр, матрослар – барысы да йөзеп киткәннәр.

Бичара Синдбад утрауда ялгыз калган. Кешесез бу утрауда мине беркем тапмас инде, дип уйлаган Синдбад.

Икенче көнне Синдбад азык эзләргә киткән. Гомер буе шушы кешесез утрауда яшәргә туры килер микәнни?

Аннары Синдбад ихтыяр көчен җыйган да бирешмәскә булган.

— Кайгырып утырудан мәгънә юк! Үземне үзем коткармасам, мине беркем коткармас. Алга таба барыйм, бәлки, кешеләр очратырмын, — дигән ул.

Бер көнне Синдбад еракта ак түбә күргән. Патша сараеның түбәседер, дип уйлаган ул. Синдбад якынрак килгән. Бу ак әйбер сарай түгел, зур шар икән.

Кинәт караңгыланган. Синдбад һавада зур кош күргән. Синдбадның исенә дусты сөйләгәннәр искә төшкән. Ерак бер илдә Рухх исемле кош яши икән. Ул балаларына филләр ашата, ди. Бу зур ак шар – шул кошның йомыркасы, ахры.

Синдбад башыннан чалмасын салган да кошның аягына бәйләгән.

Икенче көнне кош Синдбадны югары күтәргән һәм башка утрауга очып киткән. Монда бик караңгы, һәр якта таулар икән.

Синдбад куркуыннан бер мәгарәгә кергән. Анда аның каршысында бер елан ята икән. Кинәт өстән бер кисәк, тагын бер кисәк ит төшкән. Әмма өстә күк һәм таулар гына булган. Итнең каян төшкәнен Синдбад башта аңламаган. Аннары исенә төшергән.

Борын-борын заманда бер сәяхәтче шушы утрау турында аңа сөйләгән икән. Бу утрауга юллар юк икән. Ә бөтен сәүдәгәрләр дә монда килергә тели. Чөнки утрауда адым саен алмаз ташлар ята. Сәүдәгәрләр сарыкны үтерәләр, кисәкләргә бүләләр һәм утрауга ташлыйлар икән. Алмазлар иткә ябышалар. Кошлар ташларны һавага күтәрәләр. Итне ашыйлар, ә ташны җиргә ыргыталар икән.

Шулай Синдбад ничек котыласын уйлап тапкан. Ул чалмасына алмазлар тутырган, гәүдәсенә ит бәйләгән. Кош очып килгән дә, итне алып киткән. Шулчак каяндыр бер кеше килеп чыккан һәм ит кисәгеннән алмаз эзләгән. Ул арада Синдбад аның янына килгән һәм алмазларын күрсәткән. Кеше алмазлар өчен Синдбадны еланлы утраудан алып чыккан.

Шулай итеп Синдбадның икенче сәяхәте тәмам булган.

Слова и выражения

  • бер урында утырып туйган – устал сидеть на одном месте
  • анда товарлар төягән – погрузил товары на корабль
  • үтәкүренмәле сулыклар ага – текут прозрачные водоёмы
  • татлы җимешләр – сочные фрукты
  • ихтыяр көчен җыйган – собрал силу воли
  • чалма – мужской головной убор
  • бер мәгарәгә кергән – вошёл в одну пещеру
  • кисәкләргә бүләләр – расчленяют

ӨЧЕНЧЕ СӘЯХӘТ

Берникадәр вакыт узганнан соң Синдбад тагын чит илләргә барырга теләгән. Ул кораб сатып алган да Һиндстанга юл тоткан.

Беренче көннәрдә барысы да яхшы барган. Әмма бер көнне диңгездә көчле давыл купкан. Корабтагы сәүдәгәрләр, матрослар – барысы да батканнар. Синдбад һәм берничә дусты гына ярга чыга алган.

Озак барганнар алар һәм еракта сарайга охшаган бер бина күргәннәр. Сарай янына барганнар болар. Кинәт ниндидер кешеләр Синдбад һәм аның дусларын бәйләгәннәр һәм патша янына китергәннәр. Патша аларга ниндидер ят ризык биргән. Синдбад һәм дуслары беркайчан да мондый әйбер ашамаганнар. Алар бер кисәк тә капмаган.

Ә бу шәһәрнең патшасы кеше ашаучы икән. Аның хезмәтчеләре бөтен ят кешеләрне тоталар да башкаларга ашаталар икән. Озакламый алар акылларын югалталар һәм хайванга охшый башлыйлар икән. Ә кеше итен ашаучының үзен дә үтереп ашыйлар, ди.

Синдбад ит ашамаган. Җиләкләр җыеп ашаган. Тик бу гына аңа җитмәгән. Ул көчен югалта башлаган.

Бер көнне Синдбад сарайдан киткән. Юлында бер көтүчене очраткан ул. Көтүче Синдбадка ярдәм иткән:

— Шушы сукмактан бар. Чатка җиткәч, уңга борыл. Шулай туган якларыңа кайтырсың, — дигән.

Сигез көн барган Синдбад. Сигезенче көнне ул кешеләрне очраткан. Алар аны патшалары Тайга-муса янына илткәннәр. Патша Синдбадны бик яраткан. Аны үз яныннан җибәрмәгән.

— Синдбад, минем сиңа бер үтенечем бар, аны үтәргә сүз бир миңа, — дигән патша бер көнне. — Бездә бөтенләйгә кал.

Синдбадның күңеле бик төшкән. Тик нишләсен — ризалашкан.

Патша аңа сарайда бүлмә биргән һәм вәзиренең кызына өйләндергән.

Берничә ел яшәгән Синдбад Тайга-муса патша сараенда. Ул монда дуслар тапкан һәм Багдадны оныта башлаган.

Бер көнне Синдбад янына Әбу-Мансур исемле бер кеше кергән. Аның киемнәре, чалмасы ертык булган.

— Нәрсә булды сиңа? – дип сораган Синдбад.

— Минем хатыным үлде,— дигән Әбу-Мансур.

Синдбад аны тынычландырырга теләгән. Ләкин Әбу-Мансур һаман елаган да елаган.

— Син белмисең. Бездә шундый гореф-гадәт бар. Әгәр хатының үлсә, сине аның белән бергә күмәләр. Мин бүген соңгы көнемне яшим.

Синдбад үзенең хатыны да үләр дип бик курыккан. Һәм аның куркулары берничә көннән чынга ашкан. Хәзер Синдбад та хатыны белән күмелергә тиеш булган.

Синдбадка бер савыт су, җиде кабартма биргәннәр һәм, баулар белән бәйләп, чокырга салганнар.

Берничә сәгатьтән Синдбад күзләрен ачкан һәм ярыктан нәзек кенә кояш яктысы күргән. Ул шул урыннан җирне казыган һәм чокырдан чыккан.

Бер мәгарә эченә качкан ул. Ә мәгарәдән ерак түгел кораблар йөзәләр икән. Синдбад шул корабларның берсенә утырган да Багдадка кире кайткан.

Слова и выражения

  • көчле давыл купкан – поднялся сильный шторм
  • ят ризык – незнакомая пища
  • кеше ашаучы – людоед
  • бөтен ят кешеләрне тоталар да башкаларга ашаталар – отлавливают всех чужаков и отдают их другим на съедение
  • акылларын югалталар – теряют рассудок
  • хайваннарга охшый башлыйлар – становятся похожими на зверей
  • чатка җиткәч – дойдя до перекрёстка
  • аны үтәргә сүз бир – дай слово сдержать его (обещание)
  • Бездә бөтенләйгә кал. – Оставайся у нас навсегда.
  • гореф-гадәт бар – есть традиция
  • аның белән бергә күмәләр – хоронят вместе с ним
  • кабартма – лепёшка
  • баулар белән бәйләп, чокырга салганнар – обвязав верёвками, бросили в канаву

ДҮРТЕНЧЕ СӘЯХӘТ

Бераз вакыт узгач, Синдбад тагын сәяхәткә чыгарга теләгән. Үзенә команда җыйган да юлга чыккан.

Егерме көн, егерме төн йөзгән ул. Егерме беренче көнне көчле давыл күтәрелгән һәм яңгыр башланган.

Сәяхәтчеләр бер диңгезгә килгәннәр, ул диңгездә зур балык яши һәм корабларны йота икән.

Синдбадның корабы балыктан котылган һәм яр буена җиткән. Ул утрауда ялгыз гына калган. Синдбад эчәргә су эзләгән һәм бер инеш тапкан. "Бу инешнең башы һәм ахыры булырга тиеш. Көймәдә йөзсәм, кешеләр янына чыгармын", — дип уйлаган ул.

Синдбад калын ботаклардан көймә ясаган һәм йөзеп киткән. ​Бераздан су агымы көчәйгән һәм Синдбадны таулар арасына алып киткән. Тау асларында бик караңгы булган. Синдбад инде үлермен, дип уйлаган.

Ул уянганда инде яктырган. Көймә озын таякка бәйләнгән булган. Ә яр буенда кешеләр басып торган. Алар Синдбадка бармак төртеп нәрсәдер сөйләшәләр икән.

Араларыннан озын ак сакаллы бер карт чыккан һәм Синдбад белән исәнләшкән. Тик Синдбад берни аңламаган.

— Нинди кешеләр сез? Илегез ничек атала? – дип сораган ул.

Шулчак барысы да:

— Гарәп! Гарәп! – дип кычкырганнар. Ак сакаллы карт Синдбадка гарәпчә эндәшкән:

— ӘссәламүГаләйкүм! Кем син, каян килдең? Безнең илгә ник килдең, юлны ничек таптың?

Синдбад барысын да сөйләгән һәм:

— Ә сез кем? Нинди җирләр бу? – дип сораган.

— И, кардәшем, — дип җавап биргән карт, — без җир биләүчеләр. Без суга дип килдек һәм сине күрдек. Син монда нигә килдең?

— И, әфәндем, — башта ризык бир, аннары ни теләсәсәң, шуны сорарсың.

Карт Синдбадны өенә алып кайткан, ашаткан. Синдбад анда берничә көн яшәгән. Бер көн иртән карт аңа болай дигән:

— И, кардәшем, минем белән ярга барырга һәм тауарыңны сатарга телисеңме?

"Нинди товарым бар соң минем?" — дип уйлаган Синдбад, тик барыбер елгага барырга булган.

Яр буенда Синдбад үзенең көймәсен тапмаган.

— Сезгә йөзеп килгән көймәм кайда минем? – дип сораган ул карттан.

— Менә синең көймәң, — дигән карт һәм берничә бүрәнәгә күрсәткән. — Синең товарың шушы инде. Бездә шуннан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Синең көймәң бик кыйммәтле агачтан ясалган.

— Ә туган ягыма мин ничек кайтачакмын? Юк, мин аны сатмыйм.

— И, дустым, — дигән карт, — туган ягыңны оныт. Без сине җибәрә алмыйбыз. Син башкаларга безнең ил турында сөйлиячәксең. Аннары алар безне таларга киләчәк. Инде үлгәнче безнең белән яшә.

Күп көннәр яшәгән Синдбад утрауда. Менә бер көнне ул урамга чыккан. Ә урамнар буш калганнар. Бер ир-атны да күрмәгән ул. Бары тик хатын-кызлар һәм балалар гына йөриләр икән.

Синдбад бер малайны туктаткан да сораган:

— Кая югалды бөтен ирләр? Сугышмы әллә сездә?

— Юк, — дигән малай, сугыш түгел. Белмисеңмени, һәр елны безнең олы ирләргә канатлар үсә, һәм алар утрауларга очалар. Алты көннән кайталар. Ә канатлары төшә.

Чыннан да, алты көннән барлык ир-атлар кайтканнар.

Синдбадның да очасы килгән. Икенче елда ул иптәшләреннән бергә очарга сораган. Әмма беркем дә ризалашмаган. Иң яхшы дусты гына үзе белән алырга булган.

— Шушы ай азагында тау янына кил. Мин сине шунда көтәрмен,— дигән.

Сөйләшенгән көнне ул Синдбадны җилкәсенә утырткан һәм бер шарт әйткән:

— Очканда бер сүз дә дәшмә. Авызыңны ачсаң, икебез дә үләчәкбез, — дигән.

Синдбад ризалашкан.

Алар һаман югары, югары күтәрелгәннәр. Өстән җир бик матур күренгән. Синдбад түзә алмаган һәм:

— Менә могҗиза! – дип кычкырган.

Синдбадның шулай әйтүе булган, канатлар көчсезләнгәннәр. Дуслар егыла башлаганнар.

Синдбадның дусты баткан. Ә үзе ул ярга кадәр йөзгән һәм исән калган.

Кинәт зур таш артыннан бер елан шуышып чыккан. Авызына ул бер кешене капкан.

— Коткарыгыз! Кем мине коткара, шуңа ярты байлыгымны бирәм! – дигән бу кеше.

Синдбад авыр таш алган да еланга аткан. Таш еланны урталай өзгән. Шулай Синдбад бу кешене коткарган.

— Кем син? – дип сораган Синдбадтан бу кеше. – Исемеңне әйт миңа.

— Минем исемем Синдбад.— Ә синең исемең ничек? Кайда без хәзер?

— Мин Хәсән — зәркән остасы. Без Мисыр илендә. Каһирә шәһәреннән ерак түгел. Ә бу елга – Нил елгасы. Мин инде илле ел сәүдә белән шөгыльләнәм. Сиңа байлыгымның яртысын бирермен.

Хәсән зәркән остасы сүзендә торган һәм Синдбадка ярты байлыгын биргән.

Синдбад дөяләр сатып алган һәм Каһирәдан Багдадка юл тоткан.

Ниһаять, ул туган ягын, хатыны, балалары янына кайткан. Барлыгы егерме җиде ел сәяхәт иткән Синдбад.

Синдбад моннан соң сәяхәтләргә бармаска сүз биргән. Аның маҗаралары турында әле бик күп еллар сөйләгәннәр.

Безгә ул маҗаралар турында менә шушы хикәяләр килеп җитте.

Слова и выражения

  • корабларны йота – проглатывает корабли
  • инеш тапкан – нашёл речку
  • калын ботаклардан көймә ясаган – из толстых веток сделал лодку
  • көймәдә йөзсәм – если поплыву на лодке
  • су агымы көчәйгән – усилилось течение
  • таулар арасына алып киткән – унесло к горам
  • яктырган – стало светло
  • гарәпчә эндәшкән – обратился на арабском
  • җир биләүчеләр – землевладельцы
  • берничә бүрәнәгә күрсәткән – указал на несколько брёвен
  • таларга киләчәк – придут грабить
  • үлгәнче – до смерти
  • иптәшләреннән бергә очарга сораган – попросил товарищей полететь с ними
  • елан шуышып чыккан – выползла змея
  • урталай өзгән – разорвал пополам
  • зәркзн остасы – ювелирный мастер
  • Мисыр илендә – в Египте
  • дөяләр сатып алган – купил верблюдов

*****

Ну и как вам знакомый текст на татарском? Также предлагаем вам почитать вот эти интересные сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Синдбад маҗаралары

Тест: Синдбад маҗаралары

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG