Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп социаль челтәрләрне көйләү турында фәрман имзалады


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Документ нигезендә социаль челтәрләрне алардагы язмалар өчен җавапка тарту мөмкинлеге кертелергә мөмкин. 

АКШ президенты Дональд Трамп социаль челтәрләрне көйләү турында фәрманга кул куйды. Документ Ак йортның сайтында дөнья күргән.
Бу фәрман нигезендә Америкада 1996 елда кабул ителгән медиаларның әдәп кысалары хакында канунга үзгәреш кертелергә мөмкин. Канунның 230нчы маддәсе социаль челтәрләрне интернет кулланучылар чыгарган контент аркасында җинаять эше белән эзәрлекләүдән яклый. Бу канунга ярашлы, социаль челтәрләр нәширләр буларак түгел, ә “мәйданчыклар” дип карала, һәм алар кеше калдырган язмалар эчтәлеге өчен җавап бирми.

Фәрман шулай ук социаль челтәр идарәсенә контентны модерацияләү мөмкинлеген чикли.

Трамп үзе бу фәрманының максаты – ирекле фикер белдерү һәм демократияне яклау дип белдерә. Аныңча, хәзер зур онлайн-платформалар теге яки бу вакыйганы тәфсир кылуда, цензура һәм мәгълүматны алып куюда “контрольдә тотып булмый торган хакимлек” алды.

Документта Twitter аерым телгә алына. Бу социаль челтәр “твитларда кисәтүләрне сайлап кына урнаштыра, бу сәяси максат белән эшләнгәне ачык күренә” дигән Трамп.

Элегрәк Трамп социаль челтәрләр хезмәтен тәнкыйтьләп чыкты. Моңа Твиттерның Трамп твитларында төгәл булмаган мәгълүмат очрарга мөмкинлеге турында кисәтүе сәбәп булды. Трамп сайлау бюллетеннәрен почта аша тарату турында язып, бу тавыш бирү нәтиҗәләрен алдаштыруга китерергә мөмкин диде. Twitter баш мөдире Джек Дорси аңлатканча, Трампның твитлары “ялгыш фикер тудыруга китерүче” дип тамгаланган, чөнки алар почта аша тавыш бирү турында ялган тәэсир калдырырга мөмкин дип табылган.

Twitter ширкәте вәкилләре Трампның социаль челтәрләрне көйләү турындагы фәрманын “реакцион һәм сәясиләштерелгән” дип бәяләде. Facebook та фикерен белдереп, социаль челтәр кулланучыларның әйткән бөтен әйбере өчен җавап тотасы булса, челтәр хуҗаларына “кемнедер үпкәләтергә мөмкин булган бар нәрсәне цензура аша уздырырга кирәк булачак” диде.

Google ширкәте дә Трампның әлеге фәрманын хөкем итеп чыкты.
Экспертларның күпчелеге президентның бу фәрманы мәхкәмәгә бирелер дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG