Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социологлар Русиядә протестлар ихтималы зур дип белдерде


13 мартта Мәскәүдә узган протест чарасы
13 мартта Мәскәүдә узган протест чарасы

Дәүләтнең нәтиҗәле гамәлләр күрсәтмәве элек сәясәткә битараф кешеләрне дә оппозициягә кушылырга этәрергә мөмкин ди белгечләр.

Русияләрнең яртысы илдәге хәлләрнең хәзерге торышы зур социаль-сәяси үзгәрешләргә китерергә мөмкин дип саный. Аерым алганда, киңкүләм протестлар булырга мөмкин. Бу турыда Сергей Белановскийның бәйсез тикшеренү төркеме хисабында әйтелә, дип яза Ведомости.

Белановский элек 2011-2012 еллардагы протестларның булачаган алдан фаразлап әйткән булган.

Федераль хакимияткә карата начар мөнәсәбәт хәзер коронавирус аркасында кискен көчәйде диелә хисапта. Дәүләт пропагандасы инде халыкны ышандырмый, киресенчә, ул ризасызлык тойгысы тудыра, ә кешеләрнең ачуы күпчелек президент Владимир Путинга каршы юнәлгән. Аны халыкның өметләрен акламауда һәм эшләргә сәләтсез дәүләт системы коруда гаеплиләр.

Федераль хакимиятнең коронавирусны җиңүенә ышаныч кискен кими, төбәк җитәкчеләренең дөрес гамәлләр кылуына ышану дәрәҗәсе дә түбәнәя, ләкин ул акрынлап кими диелә. Президент һәм ил хөкүмәте халыкның барлык категорияләре алдында да абруен югалтты, шул исәптән Путинны һәрвакыт яклап килгән социаль һәм демографик төркемнәр дә хәзер аңа ышанмый диелә хисапта.

Социологлар белдергәнчә, элек сәясәт белән кызыксынмаган кешеләр дә хәзер хакимиятнең нидер булдыра алуына өметсез карый һәм протест теләкләре белдерә. Бу шартларда демократия яклаучы оппозиция элек сәясәткә битараф булган кешеләр арасында тарафдарлар табарга мөмкин дип фаразлый экспертлар.

Левада үзәге уздырган соңгы сораштырулар русияләрнең 28 проценты протест чараларына чыгарга әзерлеген күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG