Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз-үзеңне камилләштерү өчен җиде файдалы китап


Азатлык шәхес үсеше һәм үз-үзеңне камилләштерү турында җиде кызыклы китап һәм автор исемлеген тәкъдим итә.

Азатлыкның чираттагы "Татарча подкаст" тапшыруында кунаклар шәхес үсешенә, үз-үзеңне камилләштерүгә багышланган китаплар, марафоннар, тренинглар турында фикер алышты. Әлфия Бәдретдинова белән Раил Гатауллин үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, Азатлык укучыларына да үз-үзеңне камилләштерү өчен китаплар тәкъдим итте. Азатлык әлеге киңәшләрне тыңлап, укучыларга үз-үзеңне үстерү өчен 10 китап тәкъдим итә.

Шәхес үсеше турында марафон һәм китапларның файдасы бармы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:39:20 0:00
йөкләү

1. Брайан Трейси китаплары

Брайан Трейси – танылган коуч (башкаларга тормыш яки профессиональ максатларга ирешергә ярдәм итүче тренерларны шулай атыйлар), күпсанлы китап авторы. Ул 70кә якын китап язган, алар дистәләрчә телгә тәрҗемә ителеп, миллионнарча тираж белән чыккан.

Иң популяр китапларын атыйк:

  • Шушы баканы ашагыз! (Eat That Frog!, урысча: Выйди из зоны комфорта) –​ әлеге китапта кешегә уңышка ирешү юллары турында языла, кешенең "комфорт зонасы" турында аңлатыла, һәм кирәк булганда үзеңне шул зонадан "чыгару" кирәклеге һәм юллары аңлатыла.
  • Казанышлар психологиясе (The Psychology of Achievements, урысча: Психология достижений) – уңышка ирешкән кешеләрнең аерым психологиясе бармы? Алар башкача фикерлиме? Ул кешеләр эшләргә, даими үсәргә көч-дәртне кайдан таба? Әлеге китап бу сорауларга җавап бирергә тырыша.
  • Вакытың белән ничек идарә итәргә? (How to Master Your Time; урысча: Мастер времени​) – бу китапта автор вакыт белән дөрес идарә итү, тайм-менеджментның иң уңышлы ысуллары белән таныштыра.

2. "Иртәнге сәгать 5 клубы"

Инглизчә бу китап "The 5 AM Club: Own Your Morning" дип атала, урысча "Клуб "5 часов утра"". Аны дөньяның тагын бер танылган коучы, күпсанлы китаплар авторы Робин Шарма язган.

Китапның төп фикере шул: иртәнге сәгать биш – игътибар, ихтыяр һәм энергия концентрациясе өчен иң уңай һәм уңышлы вакыт. Автор аны "җиңү сәгате" дип атый. Шарма фикеренчә, иртәнге сәгать биштә тора башлап, күп кенә хыялны тормышка ашырырга мөмкин.

Әлфия Бәдретдинова: "Робин Шарма һәр көнне иртә, иртәнге сәгать биштә торырга куша. Минемчә, иртә торуны гадәткә кертергә мөмкин, ләкин иң мөһиме: син иртә торгач нәрсә эшлисең? Иртәнге иң нәтиҗәле вакытны бушка сарыф итү дә ихтимал бит. Шуңа син иртә торып, тагын нәрсә эшләргә тиешсең дигәнне дә уйларга кирәк".

3. "Гормоннар вальсы"

Үз-үзеңне камилләштерү – ул уңыш кына түгел, сәламәтлек мәсәләсе дә. Наталья Зубарева – урыс телле аудиториядә сәламәтлек киңәшләре белән танылган табибә. Ул гормональ сәламәтлек һәм дөрес туклану киңәшләре турында блог алып бара, бүгенге көндә аны 3,4 млн кеше укый.

"Вальс гормонов" дип аталган китабында Зубарева кешеләрдә еш очрый торган проблемнарны (тазару, йокысызлык, көч җитмәү һәм башкалар) гормоннар белән аңлата һәм әлеге проблемнарны юкка чыгару өчен киңәшләр бирә.

Әлфия Бәдретдинова: "Элек мин йокысызлык белән күп интегә идем, режим аңлашылмый иде. Зубарева – үзе табибә. Аның "Гормоннар вальсы" китабын укып чыкканнан соң шуны аңладым: 11дән соң соңрак ятасың икән, синдә кортизол дигән стресс гормоны арта, иртәнге 7дән соң торасың икән, шулай ук бу гормон арта. Шуңа күрә хәзер минем өчен кичке 11 – иртәнге 7 арасы – йокы вакыты, үз сәламәтлегем минем өчен мөһим".

4. Наполеон Һилл китаплары

Ә менә бу автор – безнең замандаш түгел, аның китаплары XX гасырның беренче яртысында басылган. Наполеон Һилл "үз-үзеңә ярдәм итү" дигән исем алган заманча жанрга нигез салучы булып санала.

Һилл "Уйла һәм бай бул" (Think and Grow Rich; Думай и богатей) дип аталган китабы белән танылган, ул беренче тапкыр 1937 елда басылып чыккан. Һилл танылган кешеләр тормышы һәм уңышы турында материалларны күп җыйган, Эндрю Карнеги аңа уңышка ирешкән 500 американ белән әңгәмә әзерләргә тәкъдим иткән. 1928 елда ул беренче китабын бастырган, анда уңышка ирешү фәлсәфәсенең беренче версиясен тәкъдим иткән.

Наполеон Һилл күп кенә кешенең тормышын өйрәнеп, уңышка китерә алган 13 "канун" кагыйдәсен булдырган. Алар арасында теләк, максат кую, аңа ышану, махсус белемнәр, тәвәккәллек, үзсүзлелек кебек сыйфатлар атала.

5. "Радикаль кичерү"

Колин Типпинг "радикаль кичерү" дип аталган фәлсәфәне булдырган. Шул исемдә институтка нигез салган, ул АКШның Атланта шәһәрендә урнашкан. Әлеге фәлсәфә яман шеш белән авыручыларга да автор тарафыннан дәвалау юлы буларак тәкъдим ителә.

Китап кешене тормышын үзгәртүгә өнди, дип ышандыра автор. Ул "корбан роленнән", эмоциональ йөктән баш тартып, тормышка башкача карарга тәкъдим итә. Китапның берничә дәвамы да бар.

Әлфия Бәдретдинова:"Һәр китапның үз вакыты бар, ул сиңа кирәкле вакытта килеп чыга. "Радикаль кичерү" китабын мин тормышымда аңлашылмаган, авыр вазгыять булганда укыган идем. Тормыш үзе-үзеннән дәвам итте кебек, ләкин "нигә бу минем тормышымда барлыкка килде соң?" дигән хис тә булды. Шул китап миңа бик нык тәэсир ясады, мин аны 2 көн эчендә укып чыктым. Без барысын да тормышта нык катлауландырабыз, проблемнарга артыгы белән биреләбез, китап менә шуны бик яхшы күрсәтә."

6. "Чынбарлык трасерфингы"

Чынбарлык трасерфингы – Вадим Зеланд тудырган эзотерик тәгълимат, ул аның китаплары нигезендә 2004тә барлыкка килгән. Тәгълимат дөньяның күп вариатлылыгын яклый, кеше фикерләренең зур энергиягә ия булуын күрсәтә.

Әлеге китап атамасы сёрфинг дип аталган су спорт төренә барып тоташа. Кешеләр тактага басып дулкында шуалар, Зеланд фикеренчә исә, кешеләр "тормыш сызыклары" буйлап "шуа".

Әлфия Бәдретдинова:"Күп кенә коуч бер мөһим нәрсә әйтә: без тормышыбызга төрле хәлләрне үзебез тартып алабыз. Әйләнә-тирәбездә булган хәлләрне алар еш кына безнең фикерләү нәтиҗәсе итеп атый. Төрле кеше аны төрлечә атый. Балага "ой, егыласың, егыласың" дип куркып торсаң, ул, әлбәттә ки, егылачак, бу аны програмлаштыру сыман килеп чыга. Зеланд китабы нәкъ шул турында".

Һәм кечкенә генә бонус. Азатлык сезгә тагын бер кызыклы китап тәкъдим итә:

7. "Изге кеше, серфингчы һәм мөдир"

Робин Шарманы без инде телгә алдык, ләкин аның иң танылган китапларның берсен аерып алырга булдык. "Изге кеше, серфингчы һәм мөдир" (The Saint, The Surfer and The CEO; Святой, серфингист и директор) дигән китап төрле телләрдә күпсанлы тиражлар белән басылып чыкты.

Әсәр – Шарма тулысынча үзе уйлап тапкан хикәя, ләкин ул чынлыкта булган хәл кебек укыла. Джек Валентайн исемле баш каһарман тормышында бик зур авырлыклар кичерә, һәм инде үлем алдында дип торганда, аның тормышында кинәт зур үзгәрешләр була. Тормышның чын асылын аңлар өчен Валентайн өч бөтенләй төрле, ләкин бер үк фәлсәфәне төрле яктан аңлата торган кеше белән очрашырга ашыга.

* * *

Әлеге китаплар исемлеге сезгә дә файдалы булыр дип өметләнәбез, хөрмәтле укучылар. Һәм подкаст кунагы Раил Гатауллин әйткәнчә: "Китапларның файдасы аларны укып, үз тормышыңда кулланган очракта гына бар".

XS
SM
MD
LG