Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья тынычлык рейтингында Русия соңгы унлыкка кергән


Мәскәүдә Җиңү парадына әзерлек, 2020 ел
Мәскәүдә Җиңү парадына әзерлек, 2020 ел

Коралга һәм гаскәргә киткән чыгымнары ягыннан Русия бары Израильдән генә калыша. 

Русиянең сәяси тотрыксызлыгы, сугыш белән бәйле өлкәләргә күп акча тотуы сәбәпле, тынычлыкка омтылучы илләр рейтингында (Global Peace Index) ул иң түбәндәге урыннарның берсенә калган. Исемлектә ул 163 ил арасыннан 154нче урында, Судан белән Үзәк Африка республикасы (ЦАР) арасында урнашкан. Рейтинг Икътисад һәм дөнья институтының еллык хисабында китерелә.

Тынычлыкка омтылучы илләр исемлегендә беренче урында – Исландия, беренче бишлеккә шулай ук Яңа Зеландия, Португалия, Австрия һәм Дания кергән. Русия күрсәткечләре Европаның башка илләре һәм элеккеге совет республикаларыныкыннан да түбәнрәк. Ул бу нисбәттән Пакъстан, Төньяк Корея, Конго, Сомали белән бер тирәдә урын алган.

2019 елда да Русиянең индексы шундый ук булган диелә.
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, Русиядә тынычлык дәрәҗәсе шулай түбән булуы аның сәяси яктан тотрыксызлыгыннан килә. Сүз президент Владимир Путинның вазифасында калу өчен элеккеге мөддәтләрен нульләштерүе хакында бара. Шулай ук илдә милитаризация көчәю дә күзәтелә. Хәрбиләр саны, авыр һәм атом-төш коралы запаслары һәм гомумән хәрби чыгымнарны үз эченә алган бу күрсәткеч ягыннан Русия 162нче урында, һәм Израильдән генә калыша.

Русиягә кагылышлы уңай күрсәткечләр дә бар – үтерүләр саны кимегән, шулай ук саклау һәм иминлек өлкәсендә хәлләр әйбәтләнүнең гомуми билгеләре күзәтелә диелә хисапта.

XS
SM
MD
LG