Accessibility links

Русия федерациясе халыкларының демократик конгрессы конституцияне үзгәртүгә каршы


Петербурда Русия конституциясен үзгәртү турында тавыш бирүгә өндәмә
Петербурда Русия конституциясен үзгәртү турында тавыш бирүгә өндәмә

Русия федерациясе халыкларының демократик конгрессы Русия конституциясен үзгәртүгә каршы мөрәҗәгать белән чыкты.

“Без төп канунга үзгәрешләр кертү процедурасы канунсыз һәм халык хакимияте принципларына каршы килә дип саныйбыз. Алда торган “бөтенрусия тавыш бирүен без юридик яктан канунсыз процедура дип саныйбыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Демократик конгресс вәкилләре хакимияттәге президентның узган президентлык мөддәтләрен сызып ташлап аңа тагын ике мөддәткә сайланып җитәкчелектә калу мөмкинлеге бирү белән килешми. Алар фикеренчә, бу үзгәреш хакимият алмашынуы принцибын боза һәм барлык демократик идарә нормаларына каршы килә.

Шулай ук халыкара хокук нормаларының өстенлеге принцибыннан ул нормалар Русия кануннарына каршы килгән очракта баш тарту Русиядәге практиканың халыкара хокук киңлегеннән чыгу куркынычы тудыра диелә.

Русия федерациясе халыкларының демократик конгрессы президентка Русиянең Конситутцион һәм Югары мәхкәмәләре рәисләрен һәм рәис урынбасарларын билгеләү һәм вазифаларыннан алу вәкаләте бирү мәхкәмә хакимиятенең башкарма хакимияттән бәйсезлеге принцибын боза һәм киләчәктә мәхкәмә системы деградациясенә китерәчәк ди. “Урыс теленә дәүләт коручы халык теле статусы бирү Русия халыкларын төрле статусларга һәм сортларга бүлә һәм халыкларның тигез хокуклылыгы принцибын бозып, Русия дәүләтчелегенең нигезен какшата”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Анда шулай ук кайбер үзгәрешләрнең “федерализм институтларын тагын да бетерүе һәм илне унитар дәүләткә әверелдерүе” турында языла.

“Федерация субъектлары прокурорларының федерация субъекты белән килештерми генә федераль хакимият тарафыннан билгеләнүе федерация субъектларындагы үзидарә принцибын боза һәм аларны Конституциядә билгеләнгән вәкаләтләрдән мәхрүм итә; федераль территорияләр булдыру Русиянең административ-территориаль корылышына каршы килә, чөнки ул корылыш төбәкләрнең генә федерация субъекты булуын күздә тота, ә регион кысаларында булмаган башка территорияләр субъект саналмый”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Дөнья татар конгрессы һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте Русия конституциясенә үзгәрешләрне хуплап чыккан иде.

XS
SM
MD
LG