Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баскервильләр эте – 1 (Собака Баскервилей – 1). Артур Конан Дойль


Cегодня мы читаем английскую классику на татарском: Собаку Баскервилей Артура Конан Дойля. Предлагаем вам первую часть. Перевод на татарский Разиля Валиева, мы адаптировали текст для изучающих язык. К нему приложено аудио и перевод ключевых фраз. Также пройдите тест после прочтения.

Баскервильләр эте (Собака Баскервилей)
please wait

No media source currently available

0:00 0:33:17 0:00
йөкләү

Мистер Шерлок Һолмс өстәл янында иртәнге ашны ашый иде. Гадәттә ул иртә тора. Мин камин янында сырлап эшләнгән юан таякны әйләндереп уйныйм. Кичәге кеше онытып калдырган бу таяк бик серле иде. Аның өске өлешенә бер дюйм чамасы киңлектәге көмеш калай кагылган. Калайга: "Джеймс Мортимерга, Ч.К.Х.О., Ч.К.Ш.дагы дусларыннан" дип язылган һәм "1884" дип елы куелган. Элеккерәк заманда мондый затлы таякны дәрәҗәле табиблар йөртә иде.

– Ничек, Уотсон, бу таяк турында ни уйлыйсыз? – Һолмс миңа аркасы белән утыра иде. Шуңа уйларымны белмидер дип уйладым.

– Минем ни белән мәшгуль икәнемне кайдан белдегез? Артта да күзегез бармы әллә сезнең?!

– Анысы юк, ләкин минем алда ялтыратып чистартылган каһвә савыты тора, – дип җавап бирде ул. – Уотсон, бу кешенең таягы турында ниндирәк фикердә сез? Үзен күрә алмадык бит без аның, нигә килгәнен дә белмибез. Шуңа күрә игътибарны менә бу очраклы бүләккә юнәлтергә кирәк. Таякны җентекләп карап чыгыгыз да, аның иясен тасвирларга тырышыгыз. Ә мин сезне тыңлап карармын.

– Минемчә, – дип сүз башладым мин, – бу доктор Мортимер – урта яшьләрдәге, яхшы исәптә йөрүче медик. Аны хөрмәт итәләр булса кирәк. Юкса мондый бүләк бирмәсләр иде.

– Яхшы! – диде Һолмс. – Бик яхшы!

– Мин аны авыл табибы дип уйлыйм. Һәм ул шактый күп җәяү йөри булса кирәк.

– Ә монысын каян алдың?

– Чөнки бу затлы таяк шактый ашалган. Күрәсең, доктор Мортимер аның белән күп мильләр узгандыр.

– Бик акыллы фикерләр бу, – диде Һолмс.

– Менә тагын: "Ч.К.Ш. дагы дусларыннан" дигән язу. Минемчә, "К" хәрефе "клуб" дигәнне аңлата. Бу клуб аучылар клубыдыр. Клуб әгъзаларына медицина ярдәме күрсәткән өчен аңа шушы таякны бүләк иткәннәрдер.

– Ай-һай, Уотсон! – диде Һолмс һәм сигара кабызды. – Минем кечкенә генә уңышларым турында күләмле язасыз. Ә үз мөмкинлекләрегезне бөтенләй онытасыз. Сез, һичшиксез, якты күңелле кеше. Башкаларда әләтләрен кабыза алучы кеше. Сезнең алда бик тә бурычлы мин, дустым.

Мондый сүзләрне Һолмстан беренче тапкыр ишеттем. Миңа бик тә рәхәт иде. Моңа кадәр сәләте белән соклануыма һәм аның методы турында башка кешеләргә сөйләвемә кул гына селти иде ул.

Һолмс таякны минем кулдан алды, берничә минут аңа карап торды. Аннары, нәрсәдер тапкандай, шатланып, тәмәкесен алып куйды да, зурайткыч пыяла аша таякны тикшерә башлады.

– Шаккатырлык нәрсә юк, тик шулай да кызык, – диде ул.

– Әллә берәр нәрсәне күрми калганмынмы? – дип сорадым мин.

– Кызганыч, доктор Уотсон, сезнең нәтиҗәләрнең күбесе ялгыш. Сезнең ялгышлар миңа дөрес юлга чыгарга ярдәм итә. Ләкин хәзер инде сез алай нык ялгышмыйсыз. Бу кеше, һичшиксез, шәһәрдә эшләми һәм аңа шактый күп җәяү йөрергә туры килә.

– Димәк, минем сүзләр дөрес булган.

– Монысы – әйе.

– Ләкин моны белү бик җиткән бит инде.

– Юк, юк, Уотсон дустым, җитми, һич тә җитми. Мәсәлән, мин мондый бүләкне табиб аучылар клубыннан түгел, ә ниндидер шифаханәдән алган дип әйтер идем. Ә шифаханә алдында "ЧК" хәрефләре "Чарринг-Кросс" исемедер, мөгаен.

– Бәлки, сез хаклыдыр. Ярый, "ЧКШ" хәрефләре "Чарринг-Кросс шифаханәсе" дигәнне аңлата ди. Моннан тагын нинди нәтиҗәләр чыгарып була соң?

–​ Башыгызга берни дә килмимени? Сез минем метод белән таныш бит. Шуны кулланыгыз.

Слова и выражения

  • яхшы исәптә йөрүче – человек, находящийся на хорошем счету
  • булса кирәк – видимо
  • юкса – иначе
  • җәяү йөри – ходит пешком
  • медицина ярдәме күрсәткән өчен – за оказание медицинской помощи
  • күләмле – масштабно
  • кул гына селти иде – только рукой махал
  • нәрсәдер тапкандайбудто что-то нашёл
  • зурайткыч пыяла аша – через лупу
  • күрми калганмынмы – не рассмотрел(?)
  • нәтиҗәләрнең күбесе ялгыш – многие выводы ошибочны
  • дөрес юлга чыгарга – выйти на правильный путь
  • җәяү йөрергә туры килә – приходится ходить пешком
  • һич тә – совершенно
  • аучылар клубыннан түгел – не из клуба охотников
  • шифаханәдән – больница
  • Башыгызга берни дә килмимени? – Неужели ничего в голову не приходит?

–​ Нәтиҗә билгеле: авылга киткәнгә кадәр бу кеше Лондонда эшләгән.

Болайрак фикер йөртегез әле: бу бүләк аңа ни өчен бирелгән? Бөтен дуслары бергә җыелып, аңа кай вакытта бүләк бирергә мөмкин? Билгеле, доктор Мортимер авылга китәргә карар кылган, шифаханә белән саубуллашкан чагында.

–​ Бик мөмкин.

–​ Ә хәзер аның шифаханәдәге консультантлар штатында тормаганлыгын уйлагыз. Бу бәхет Лондонда озак еллар эшләгән табибларга гына эләгә. Ә андый табибның шәһәрдән китүе бик икеле. Алайса, кем булган ул? Консультант булмаган. Димәк, куратор булган һәм шифаханәдә яшәгән. Ә куратор практиканттан аз гына өстен тора. һәм ул аннан биш ел элек киткән – менә, таяктагы датага карагыз. Шулай итеп, Уотсон дускай, сезнең олы яшьләрдәге өй табибыгыз юкка чыкты. Һәм аның урынына утыз яшьләрдәге шактый сөйкемле, эчкерсез, таркау хәтерле һәм терьер токымыннан бераз зуррак, ә мастифтан кечерәк этен үлеп яратучы кеше пәйда булды.

Мин, ышанмыйча гына, көлеп куйдым. Ә Шерлок Һолмс урындык аркасына сөялде дә түшәмгә төтен боҗралары җибәрә башлады.

–​ Соңгы пунктка килсәк, без аны берничек тә тикшерә алмыйбыз, –​ дидем мин, –​ ләкин бу кешенең яше һәм эше турындагы кайбер мәгълүматларны табып була.

Мин, үземнең кечкенә китап киштәсендәге медицина белешмәсеннән кирәкле фамилияне эзли башладым. Анда Мортимерларның үземә кирәклесен бик тиз таптым һәм кычкырып укый башладым:

–​ "Мортимер Джеймс, 1882 елдан бирле Король хирургия җәмгыяте әгъзасы. Гримпен, Дартмур, Девоншир графлыгы. 1882 елдан 1884 елга кадәр "Чарринг-Кросс шифаханәсе" кураторы. Чагыштырма патология өлкәсендә "Авыруларны атавизм юнәлешендәге күренешләр дип атарга ярамый микән?" дигән хезмәте өчен Джексон премиясенә лаек булган. Швед патология җәмгыятенең әгъза-корреспонденты. "Атавизмның аномаль күренешләре" ("Ланцет", 1882), "Без үсеш юлындамы?" ("Психология хәбәрләре", март, 1883) дип аталган мәкаләләр авторы. Гримпен, Торели һәм Хай-Бэрроу мәхәлләләренең табибы".

–​ Аучылар клубы турында ләм-мим, –​ дип, Һолмс хәйләкәр елмайды. – Әмма, нәкъ сез әйткәнчә, авыл табибы. Минем фикерләүләр дөрес. Ә эчкерсез һәм таркау булуы... Ә боларын мин үз тәҗрибәмнән беләм: бары тик сөйкемле кешеләр генә хушлашканда бүләккә лаек булалар, бары тик эчкерсез кешеләр генә Лондондагы эшне авылга алыштыра һәм бары тик таркау кешеләр генә, сезнең кунак бүлмәгездә бер сәгать утырганнан соң, визит карточкасы урынына таягын калдырып китә.

–​ Ә эт?

–​ Хуҗасы әйберен йөртергә өйрәтелгән ул. Бу таяк бик җиңелдән түгел, эт тешләре белән эләктерә торган булган. Теш эзләре яхшы күренә. Эзләргә караганда, терьер токымлы этләр өчен мондый теш казнасы артык киң, ә мастифлар өчен –​ тар. Бәлки ул... и аллам! Билгеле, кокер-спаниель!

–​ Туктагыз әле, дустым, нишләп болай уйлыйсыз сез?

–​ Сәбәбе гап-гади: әнә, ишек янында эт тора, ә менә этнең хуҗасы безгә шалтырата да. Уотсон, берүк китмәгез. Сез аның белән коллегалар бит, шуңа күрә миңа ярдәмегез дә тияр. Менә ул хәлиткеч минутлар, Уотсон! Сез баскычтан менүченең аяк тавышларын ишетәсез. Бу адымнар сезнең тормышыгызга ашкынып керә. Ләкин алар нәрсә алып килә –​ яхшылыкмы, әллә яманлыкмы –​ билгесез. Доктор Джеймс Мортимерга, фән кешесенә, Шерлок Һолмстан ни кирәк икән? Керегез.

Слова и выражения

  • Болайрак фикер йөртегез әле... - Рассуждайте-ка таким образом...
  • саубуллашкан чагында – когда прощался
  • консультантлар штатында тормаганлыгын – то, что не состоял в штате консультантов
  • өстен тора – превосходит
  • таркау хәтерле – рассеянный
  • төтен боҗралары – кольца из дыма
  • медицина белешмәсеннән – из медицинского справочника
  • ...елдан бирле Король хирургия җәмгыяте әгъзасы – с ... года член Общества Король хирургия
  • Авыруларны атавизм юнәлешендәге күренешләр дип атарга ярамый микән? – Можно ли называть болезни явлениями в области атавизма?
  • күренешләр – явления
  • Без үсеш юлындамы? – Находимся ли мы на пути развития?
  • лаек булган – был удостоен
  • мәхәллә – приход
  • ләм-мим(фразеолог.) не говорить ни слова/молчать
  • кунак бүлмәгездәв гостиной
  • теш казнасы – челюсть
  • хәлиткеч минутлар – решающие минуты

Доктор Мортимер бик озын һәм ябык кеше иде. Соры күзләре күзлек артыннан ялтырыйлар. Ә зур борыны томшыкка охшаган иде. Киенүе дә докторларча. Ләкин пиджагы бик искергән, чалбары да таушалган. Яшь булса да, гәүдәсе шактый басылган. Бүлмәгә керү белән ул таягын күрде һшм аны алырга үрелде.

–​ Нинди бәхет! Ә мин пароход компаниясендәме, әллә монда калдырдыммы дип, күпме баш ваттым. Шундый әйберне югалтып буламы соң!

–​ Бүләкме? –​ дип сорады Һолмс.

–​ Әйе, сэр.

–​ "Чарринг-Кросс шифаханәсе"ннәнме?

–​ Әйе, андагы дусларым туйга бүләк иткәннәр иде.

–​ Ай-һай, начар! –​ диде Һолмс, башын чайкап. Доктор Мортимер гаҗәпләнде.

–​ Нәрсәсе начар аның?

–​ Сез менә әле генә минем фикер юнәлешенмне үзгәрттегез. Димәк, туй бүләге.

–​ Әйе, сэр. Өйләнгәч, мин шифаханәдән киттем, шуңа консультант урынын алу турындагы хыялларым да юкка чыкты.

–​ Күрәсезме, без артык нык ялгышмаганбыз, –​ диде Һолмс. –​ Ә хәзер, доктор Джеймс Мортимер...

–​ Сез нәрсә, сез нәрсә! Докторлык дәрәҗәм юк минем, мин нибары Король хирургия җәмгыятенең гап-гади бер әгъзасы гына. Фәнгә кагылышым бик аз минем, мистер Һолмс. Ялгышмасам, мин мистер Шерлок Һолмс белән сөйләшәм бугай, әллә Уотсон беләнме?..

–​ Юк, доктор Уотсон әнә, сезнең каршыда.

–​ Бик шатмын, сэр. Сезнең исемне бик еш дустыгыз исеме белән янәшә куеп сөйлиләр. Сезнең шәхес белән бик тә кызыксынам мин, мистер Һолмс. Баш сөягегез шулай озынча, ә каш өстендәге дугалар бу кадәр озындыр дип һич тә көтмәгән идем. Баш түбәгездәге җөйне капшап карарга рөхсәт итегез. Сезнең баш сөягегез теләсә кайсы антропология музеенда бизәк булыр иде. Мондый баш сөягеннән көнләшәм мин.

Шерлок Һолмс безнең сәер кунагыбызны кәнәфигә утыртты.

–​ Без икебез дә үз эшебезгә бирелгән кешеләр, сэр, –​ диде ул.

Доктор Мортимер кесәсеннән тәмәке һәм кәгазь чыгарды да күз ачып-йомганчы аны төрде.

Һолмс тыныч кына утыра иде. Тик кайвакыт кунакка күз төшереп ала иде. Бу аның кеше белән бик нык кызыксынуын күрсәтә иде.

–​ Кичә һәм бүген үз йортымда сезне күрүемнең сәбәбе –​ баш сөягенең төзелеше генә түгелдер, сэр? –​ дип сүз башлады Һолмс.

–​ Юк, сэр, һичшиксез, юк! Билгеле, сезне күрүемәбәхетле мин. Ләкин монда мине бөтенләй башка нәрсә китерде. Минем алга бик җитди һәм сәер мәсьәлә килеп басты. Сезне Европада дәрәҗә ягыннан икенче эксперт дип санап...

–​ Шулаймы, сэр! Кызыксынырга рөхсәт итегез, ә беренчесе кем? –​ дип, кырыс тавыш белән сорады Һолмс.

–​ Бертильон әфәнде фән кешеләре арасында зур хөрмәткә ия.

–​ Алайса, нигә аңа гына мөрәҗәгать итмәскә?

–​ Мин сезгә, сэр, "фән кешеләре" турында әйттем, ә практик буларак сезгә җиткән кеше юк - бу барыбызга да билгеле. Сэр, мин артыгын сөйләп ташламадыммы...

–​ Бик аз гына, –​ дип җавап кайтарды аңа Һолмс. – Доктор Мортимер, хәзер үк безгә ни йомыш белән килүегезне сөйләп бирегезче.

Слова и выражения

  • баш вату(фразеолог.) ломать голову
  • дустыгыз исеме белән янәшә куеп сөйлиләр – говорят о вас, ставя наравне с именем вашего друга
  • баш сөяге – череп
  • озынча – продолговатый
  • җөйне капшап карарга – потормошить шов
  • бизәк булыр иде – украсило бы
  • кәнәфигәна кресло
  • үз эшебезгә бирелгән кешеләр – люди, преданные своему делу
  • күз ачып-йомганчы төрде – свернул в мгновение ока
  • нык кызыксынуын күрсәтә иде – показывало сильную заинтересованность
  • дәрәҗә ягыннан икенче эксперт – по уровню второй эксперт
  • кырыс тавыш – суровый голос
  • артыгын сөйләп ташламадыммы – лишнего не взболтнул(?)
  • ни йомыш белән килүегезне – с какой просьбой пришли

Икенче бүлек. Каргыш

–​ Минем кесәдә бер кулъязма бар, –​ диде доктор Джеймс Мортимер.

–​ Мин аны сез ишектән кергәндә үк күрдем, –​ дип җавап кайтарды Һолмс.

–​ Бик борынгы кулъязма бу.

Унсигезенче гасыр башы...

–​ Ә сез каян беләсез, сэр?

–​ Кәгазьнең бер почмагы кесәгездән күренә. Документның кайсы чорга караганын бер күрүдә әйтә алмаган эксперт –​ экспертмыни ул? Бу кулъязмагызга мең җиде йөз утызынчы ел датасы куяр идем мин.

–​ Төп-төгәл датасы –​ мең җиде йөз кырык икенче ел, –​ диде дә доктор Мортимер, кесәсеннән кулъязманы чыгарды. –​ Бу кадерле язманы сэр Чарльз Баскервиль сакларга бирде миңа. Менә өч ай гына элек бик сәер генә көтмәгәндә үлеп китте ул. Мин үземне аның табибы гына түгел, дусты дип санадым. Каты куллы, акыллы, бик тә эшлекле кеше иде. Минем шикелле хыялый түгел инде... Ләкин бу кулъязма бик борчыды аны. Фаҗига буласын белгәндәй яшәде.

Һолмс кулъязманы кулына алды.

–​ Уотсон, "д" хәрефенең язылышына игътибар итегез. Кулъязманың язылу елын ачыкларга ярдәм иткән билгеләрнең берсе шул инде.

Мин кәгазьгә күз ташладым. Кәгазь битенең өске өлешенә: "Баскервиль-холл" дип язылган, ә аскарак "1742" дип, елы куелган иде.

–​ Бу бик серле язмага охшаган.

–​ Әйе, бу –​ Баскервильләр нәселендә яши торган бер риваять язмасы.

–​ Ләкин, минем аңлавымча, сезне тарихи материаллар түгел, башка нәрсә борчый.

–​ Әйе, күптән түгел генә сәер хәлләр булды. Киңәшләшергә килдем мин. Бу мәсьәләне бүген үк, хәзер үк хәл итәргә кирәк. Кулъязманың бу эшкә турыдан-туры катнашы бар. Каршы килмәсәгез, мин аны укыр идем.

Һолмс​ кәнәфи аркасына сөялде дә, бармакларын маңгаена терәде һәм күзләрен йомды. Доктор Мортимер укый башлады:

–​ "Баскервильләр эте" турында бик күп сүзләр йөри. Ләкин мин, турыдан-туры Хьюго Баскервиль нәселеннән булганга, шушы тарихны язарга карар кылдым. Балаларым минем, кылган гөнаһлардан чистарыныгыз, киләчәктә аларны кабатламаска тырышыгыз. Юкса, нәселебезнең гөнаһлы эшләр барыбызны да һәлакәткә китерәчәк.

Бөек Фетнәелларында Баскервиль поместьесының хуҗасы Хьюго бик акылсыз һәм алласыз кеше буларак дан тоткан. Күршеләр аның гөнаһларын кичерерләр иде. Чөнки безнең якта беркем дә әүлия түгел. Ләкин Хьюго үзенең кансызлыгы һәм башбаштаклыгы белән Девон халкының теңкәсенә тигән. Берзаманны күрше фермерның кызына Хьюгоның күзе төшкән. Ләкин бу яшь кыз аны ишетүгә үк куркып кача икән. Бервакыт, Михаил бәйрәме көнне, Хьюго Баскервиль, үзенең иң кыю һәм иң юлдан язган алты иптәше белән фермага юл тоткан. Кызның әтисе белән абыйлары өйдә булмаганнан. Дуслар моннан файдаланганнар һәм кызны урлаганнар. Хьюго әсирен икенче каттагы бүлмәгә бикләгән дә дуслары белән күңел ача башлаган. Аскы катта җырлаганнар, кычкырганнар, сүгенгәннәр. Кыз бик курыккан. Ниһаять, бу кыз бик кыю адымга бара: тәрәзәдән кәрнизгә чыга да агач буйлап җиргә​ шуышып төшә. Аннары сазлык аша өйләренә таба йөгерә. Ә аларның өйләре моннан өч миль чамасы.

Слова и выражения

  • борынгы кулъязма – древняя рукопись
  • унсигезенче гасыр башы – начало восемнадцатого века
  • кайсы чорга караганын – к какой эпохе относится
  • каты куллы – жёсткий
  • эшлекле – деятельный
  • ачыкларга ярдәм иткән билгеләрнең берсе – один из признаков, помогающих выяснить
  • риваять язмасы – предание, легенда
  • хәл итәргә кирәк – надо решить
  • турыдан-туры катнашы бар – есть непосредственная связь
  • кәнәфи аркасына сөялде – облокотился на спинку кресла
  • маңгаена терәде – подпёр лоб
  • нәселеннән булганга – т.к. был из рода
  • карар кылдым – решил
  • кылган гөнаһлардан чистарыныгыз – очиститесь от остальных грехов
  • һәлакәткә китерәчәк – приведёт к трагедии
  • Бөек Фетнә елларында – в годы Великой Смуты
  • дан тоткан – славился
  • әүлия – святой
  • кансызлык – безжалостность
  • башбаштаклык – своеволие
  • теңкәсенә тигән(фразеолог.) надоело
  • күзе төшкән – приглянулся
  • юлдан язган – сошёл с верного пути
  • күңел ача башлаган – начал веселиться
  • агач буйлап җиргә шуышып төшә – сползает вниз по дереву
  • сазлык аша – через болото

Бераз үткәч Хьюго икенче катка менә. Ләкин анда кыз булмый. Шулвакыт аның күңеленә җен кергәндәй була: савыт-сабаларны ваты, качкыннан үч алырга ант итә. Кыз артыннан этләр җибәрә. Үзе дә, дуслар белән атка утырып артыннан чаба.

Мин дә Хьюгоны күрдем.

Хьюго Баскервиль минем яннан узды. Ә аның артыннан бер эт бара иде. Андый иблис токымын ходаем бүтән күрсәтмәсен!"

Бераздан боларның каршыларына бер чокыр очрый. Этләр, атлар куркып туктыйлар. Зур күлләвектә ике зур таш багана күрәләр. Күлләвек эчендә вафат булган бәхетсез кыз ята. Ә Хьюгоның гәүдәсе өстендә эткә охшаган, ләкин дөньядагы һәр эттән зуррак, кара төстәге куркыныч җанвар басып тора. Ул Хьюгоның бугазын өзә. Аның дуслары шул көнне берсе куркудан үлә, икесе акылдан яза.

Менә, балаларым минем, шул заманнан бирле нәселебезгә күп кайгылар китергән эт турындагы риваять шушы инде.

Дөреслекнең үзен белү яхшырак бит. Шуңа күрә сөйләдем дә мин аны сезгә.

Безнең нәселдән бик серле, коточкыч үлем белән үлүчеләр күп булган. Балаларым, сезне алла хөкеменә тапшырам һәм ялварып сорыйм: зинһар өчен, төннәрен, явызлык көчләре хакимлек иткән чакта, сазлыкка бармагыз.

(Уллары Роджер һәм Джон өчен Хьюго Баскервиль кулы белән язылды. Бу серне туганыгыз Элизабетка чишмәвегезне сорыйм)"

Доктор Мортимер күзлеген маңгаена күтәрде дә мистер Шерлок Һолмска карады. Ә Һолмс​ иснәп куйды, аннары тәмәке төпчеген каминга ташлады.

–​ Шуннан нәрсә булган? –​ диде ул.

–​ Сезнеңчә, бу хәлләр бер дә кызык түгелме?

–​ Әкият яратучылар өчен кызык.

Доктор Мортимер кесәсеннән дүрткә бөкләнгән гәгазета чыгарды.

–​ Ярый, мистер Һолмс. Хәзер без сезне яңарак хәбәрләр белән таныштырырбыз. Менә –​ "Девоншир хроникасы"ның быелгы ундүртенче июнь саны. Сэр Чарльз Баскервиль үлеме турында кыскача мәгълүматлар басылган монда. Ә ул шушы газета чыкканчы берничә көн элек кенә вафат булды.

Минем дустымның карашы җитдиләнде. Доктор Мортимер сүзен дәвам итте:

–​ Сорау алулар сэр Чарльз Баскервильнең үлеменә ачыклык кертте, дип әйтеп булмый. Сэр Чарльз тол ир иде һәм шактый сәер тормыш алып барды. Зур мөлкәткә ия иде, әмма урта хәлле кешеләр кебек яшәде. Соңгы арада ул бик авырган. Мәрхүмнең якын дусты һәм табибы доктор Джеймс Мортимер да бу сүзләрне раслаган.

Дүртенче июнь көнне сэр Чарльз Лондонга китәргә җыенуы турында әйткән. Шуннан сэр Чарльз өенә кайтмаган. Төн уртасында хезмәтчесе Бэрримор хуҗасын эзләргә чыккан. Юеш җирдә сэр Чарльзның аяк эзләре калган. Аяк эзләре сазлыкка кадәр килгән. Аның гәүдәсен аллеяның икенче башында тапканнар.

Монда бер нәрсәне ачыкларга кирәк. Бэрримор сөйләве буенча, капка яныннан бераз китүгә, сэр Чарльзның аяк эзләре үзгәрә. Күрәсең, ул аяк очларына басып бара. Сэр Чарльзның гәүдәсендә бернинди эзләр дә табылмаган. Дөрес, мәрхүмнең йөзе бик нык үзгәргән. Доктор Мортимер баштарак үзенең дустын танымаган. Гәүдәне ярганнар. Сэр Чарилзның йөрәге чыннан да авыру булганы расланган. Суд карар чыгарган. Бу карар сэр Чарльзның йөрәк авыруыннан үлгәнлеген исбатлый. Сөйләүләргә караганда, сэр Чарльзның иң якын туганы уртанчы абыйсының улы Генри Баскервиль (әгәр дә ул исән булса) калган икән. Аны Америкада яшәргә тиеш, диләр. Бүгенге көндә варисны эзләү чаралары күрелә". Доктор Мортимер газетаны кесәсенә салды.

–​ Менә сэр Чарльз Баскервильнең үлеме турында шушы нәрсәләр хәбәр ителде, мистер Һолмс.

–​ Билгеле, бу тарихны бөтенләй үк кызыксыз дип әйтеп булмый. Рәхмәт сезгә. –​ диде Шерлок Һолмс. –​ Димәк, сэр Чарльзның үлеме турында шушылар гына язылды?

–​ Әйе.

–​ Алайса, мине матбугатта чыкмаган фактлар белән таныштырыгыз. –​ Ул кәнәфи аркасына сөялде, бармакларын маңгаена терәде һәм күзләрен йомды.

–​ Минем бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк әле, - дип башлады доктор Мортимер, дулкынланып. - Фән кешесенә төрле имеш-мимешләр тарату килешми. Шуңа сорау алганда күп нәрсәләрне әйтмәдем. Газетада дөрес язылган дип уйлыйм мин. Шуларны уйладым да кайбер нәрсәләрне әйтеп бетермәскә булдым. Ә сезнең белән мин ачыктан-ачык сөйләшә алам.

Торфлы сазлыкларда халык күп яшәми. Шуңа күрә монда азмы-күпме таныш кешеләр дә бер-берсе белән аралашырга тырышалар. Мин үзем күп вакытымны сэр Чарльз Баскервиль белән үткәрә идем. Ул еш кына миннән: "Авырулар янына йөргәндә берәр сәер җәнлек күрмәдегезме, эт өргән тавыш ишетелмәдеме?" - дип сорый иде. Соңгы сорауны аеруча еш кабатлый, тавышы калтырый иде.

Хәтерлим, бер кичне Баскервиль-холлга килгән идем. Сэр Чарльзның ишек янында басып торганын күрдем. Аттан төшеп янына килдем. Ул миңа, игътибар итмәде. Әллә кая еракка, сазлыкка караган. Күзләре куркалар. Мин сазлыкка борылдым. Анда зур кара бозауга охшаган ниндидер җәнлек күренде.

Бу хәл миңа да, минем дустыма да бик авыр тәэсир итте. Шул кичне ул кулъязманы миңа сакларга тапшырды. Хәзер сез дә аның белән таныш.

Мин сэр Чарльзны Лондонга китәргә үгетләдем. Озак вакыт үтмәде, шушы фаҗига булда.

Сэр Чарльз, куллары белән җиргә ябышып, йөзтүбән ята​ иде. Баштарак мин аны танымадым. Гәүдәсендә бернинди эз табылмады. Ләкин сорау алганда Бэрримор дөрес сөйләмәде. Ул мәет янында бернинди эзләр дә юк, дигән иде. Бәлки, күрмәгәндер, ә мин күрдем... Сэр Чарльз гәүдәсеннән ерак түгел өр-яңа эзләр бар иде...

–​ Эзләр дисеңме?

–​ Әйе, эзләр.

–​ Ир кеше эзләреме, хатын-кызныкымы?

Доктор Мортимер безгә сәер итеп карап куйды да пышылдап кына җавап кайтарды:

–​ Мистер Һолмс, гаҗәеп зур эт эзләре иде ул!

Слова и выражения

  • качкыннан үч алырга ант итә – клянётся отомстить беглецу
  • иблис токымын – род дьявола
  • күлләвектә – мелкое озеро
  • җанвар – зверь
  • акылдан яза – сходит с ума
  • алла хөкеменә тапшырам – оставляю воле господа
  • явызлык көчләре хакимлек иткән чакта – во времена власти жестоких сил
  • серне чишмәвегезне сорыйм – прошу не разглашения тайны
  • иснәп куйдыздесь: зевнул
  • кыскача мәгълүматлар басылган – напечатаны краткие известия
  • ачыклык кертте – пояснил
  • тормыш алып барды – вёл образ жизни
  • мөлкәткә ия – обладает состоянием
  • раслаган –подтвердил
  • ачыкларга кирәк – надо выяснить
  • танымаган – не узнал
  • исбатлый – подтверждает
  • сөйләүләргә караганда – если смотреть на разговоры
  • уртанчы абыйсының улы – сын среднего брата
  • варисны эзләү чаралары күрелә – рассматриваются методы поиска наследника
  • матбугатта чыкмаган фактлар – факты, не вышедшие в СМИ
  • ачыктан-ачык – откровенно
  • үгетләдем – убедил
  • мәет янында – около трупа
  • җиргә ябышып, йөзтүбән ята иде – лежал лицом вниз, вцепившись в землю

Өченче бүлек. Мәсьәлә

Дөресен әйтергә кирәк, бу сүзләрне ишеткәч сискәндем. Һолмсның күзләрендә кызыксыну уянды.

–​ Үз күзләрегез белән күрдегезме?

–​ Менә хәзер сезне күргән кебек.

–​ Һәм бу турыда беркемгә дә әйтмәдегезме?

–​ Нигә әйтергә ди?

–​ Чыннан да, сездән башка берәү дә күрмәде микәнни?

–​ Эзләр мәеттән утыз метрлап читтә иде. Шуңа күрә аларга игътибар итүче булмагандыр. Мин үзем дә игътибар итмәгән булыр идем. Әмма мин риваятьне беләм.

–​ Сазлыкта этләр күптер бит?

–​ Күп, ләкин бу гади эт түгел иде.

–​ Эзләр бик олы иде дисезме?

–​ Гаҗәеп олы.

–​ Ләкин эзләр сэр Чарльз гәүдәсе янына килмәгәннәрдер бит?

–​ Юк, килмәгән.

–​ Ә нинди ул аллея?

–​ Ике якта наратлар үсә, ә уртада –​ сигез фут​ киңлектәге юл.

–​ Ә куаклык белән юл арасында тагын берәр нәрсә бармы?

–​ Бар, бар. Ике яклап та чирәм үсә анда. Киңлеге алты фут чамасы.

–​ Сезне дөрес аңлаган булсам, аллеяда капка бар бугай?

–​ Әйе, сазлыкка чыга торган капка.

–​ Ә бүтәнчә чыгып булмыймы анда?

–​ Юк, булмый.

–​ Димәк, нарат аллеясына я өй ягыннан, я сазлык янындагы капкадан чыгып була.

–​ Тагын бер юл бар –​ икнече баштагы беседка...

–​ Сэр Чарльз анда барып җиткәнме?

–​ Юк, ул тирәдән илле адым читтә ята иде ул.

–​ Доктор Мортимер, эзләрне сез чирәм өстендә күрдегезме, әллә юлдамы?

–​ Чирәмдә эз калмый бит.

–​ Эзләр юлның капка ягында идеме?

–​ Әйе, капка кырыенда ук.

–​ Бик тә кызык! Ә капка ябыкмы?

–​ Йозакка бикләнгән иде.

–​ Капканың биеклеге күпме?

– Дүрт футлап булыр.

–​ Димәк, өстеннән үрмәләп чыгып була.

–​ Әйе, була.

–​ Ә капка янында берәр нәрсә табылдымы?

–​ Юк, табылмады.

–​ И аллам! Әллә юньләп карамадыгызмы?

–​ Нишләп карамаска, карадым.

–​ Һәм бер әйбер дә күрмәдегезме?

–​ Берни дә аңларлык түгел иде анда. Сэр Чарльз капка янында биш-ун минутлап торган бугай.

– Нигә алай дисез?

–​ Чөнки тәмәкесеннән ике тапкыр көл сынып төшкән.

–​ Бик шәп! Безгә менә шундый ярдәмче кирәк тә инде! Шулай бит, Уотсон? Ә эзләр?

Чуерташ аның эзләре белән чуарланып беткән. Шуннан бүтәнен күрмәдем.

Шерлок Һолмс кулы белән тезенә сукты.

–​ Их, шунда үзем булсам! –​ диде ул. Бик тә кызык эш булыр бу. Фәнни тикшеренүләр өчен мөмкинлекләр күп монда. Чуерташ шундый кызыклы китап ул! Ә хәзер инде аны яңгыр юган, фермерларның башмаклары таптаган... Әй, доктор Мортимер, доктор Мортимер! Нигә дип башта ук чакырмадыгыз мине? Бик начар эшләгәнсез, бик начар!

–​ Мин сезгә берничек тә мөрәҗәгать итә алмый идем, мистер Һолмс. Шуның өстенә тагын... тагын...

–​ Нигә сузасыз?

Иң үткен, иң тәҗрибәле шымчыларның теше үтми торган нәрсәләр дә бар бит дөньяда.

Табигатьтән өстен көчләртурында әйтмәкче буласызмы?

–​ Алай димим дә.

–​ "Димим", ләкин "уйлыйм", дисезме?

–​ Шушы фаҗигале хәлдән соң, мистер Һолмс, миңа кеше ышанмаслык берничә вакыйга турында сөйләделәр.

–​ Мәсәлән?

–​ Сэр Баскервильнең үлеменә кадәр үк бу тирәдә яшәүче кешеләр сазлыкта әлеге куркыныч зур җан иясе күргәннәр. Сөйләүләренә караганда, ул янып-яктырып тора икән. Фәнгә мондый җан иясе билгеле түгел. Мин бу кешеләрдән үзем сораштырдым. Өчәү иде алар: берсе безнең күрше, шактый төпле кеше, аннары тимерче белән фермер. Алар өчесе дә коточкыч өрәк күрүләре турында сөйләделәр. Шунысы кызык, бу өрәкнең төсе-кыяфәте теге риваятьтәге этнеке кебек. Мистер Һолмс, ышаныгыз миңа, безнең тирәдә бар халык курка. Төнлә урамга чыкмыйлар.

–​ һәм сез, фән кешесе, моны ниндидер илаһи көч дип саныйсызмы?

–​ Нәрсә уйларга да белмим инде хәзер. Риваятьтәге этне дөньяда юк нәрсә дип әйтеп булмый. Ләкин ул иблис токымыннан түгел микән?

–​ Сез, доктор Мортимер, бөтенләй мистикага бирелгәнсез бугай. Алайса, дөресен әйтегез: мин нәрсәгә сезгә? Үзегез сэр Чарльзның үлем сәбәпләрен тикшерүне мәгънәсез эш дип саныйсыз. Ә үзегез минем бу эшкә алынуымны сорыйсыз.

–​ Сездән ярдәм сорамадым әле мин.

–​ Алайса нигә килдегез соң?

–​ Киңәшегез кирәк миңа. Сэр Генри Баскервиль белән нишләргә? –​ диде Мортимер, аннан сәгатенә күз салды. –​ Тагын бер сәгать тә унбиш минуттан Ватерлоо вокзалына киләчәк ул.

–​ Варис шулмы инде?

–​ Менә, ниһаять, табылды. Канадада яши икән. Менә дигән егет, дип сөйлиләр үзен.

Мәрхүм сэр Чарльзның башка туганы юк. Генри – хәзер Баскервильләр нәселеннән соңгы кеше инде. Бер сәгать тә унбиш минуттан мин аны Ватерлоо вокзалында каршыларга тиеш. Менә шундый хәлләр, мистер Һолмс. Хәзер нишләргә миңа, киңәш бирегез?

–​ Ә нигә дип аңа туп-туры үзенең туган поместьесына кайтып китмәскә ди?

–​ Баскервильләр нәселеннән беркемнең дә гади үлем беләнүлгәне юк. Минемчә, сэр Чарльз токымының соңгы кешесен бу коточкыч урынга китерергә киңәш итмәс иде.

Һолмс уйга калды.

–​ Бер сүз белән әйткәндә, эш менә болай тора, –​ диде ул, ниһаять. –​ Сезнеңчә, ниндидер иблис токымы Баскервильләргә Дартмурда исән-имин яшәргә бирми. Шулаймы?

–​ Әйе, һич югында, болай дип уйларга нигез бар.

–​ Сезгә хәзер кэб* ялларга һәм ишек артындагы спаниелегезне алып, вокзалга, Генри Баскервильне каршыларга барырга киңәш итәм, сэр.

–​ Ә аннары?

–​ Ә аннарымы? Аннары мин нишләргә кирәген уйлаганчы көтәргә һәм бу турыда беркемгә дә сөйләмәскә киңәш итәм.

–​ Ә моның өчен күпме вакыт кирәк булачак?

–​ Бер тәүлек. Әгәр дә иртәгә иртәнге сәгать унда сэр Генри белән монда килсәгез, бик яхшы булыр иде, доктор Мортимер. Аның белән танышырга кирәк миңа.

–​ Ярый, мистер Һолмс.

–​ Тагын бер сорау бирергә мөмкинме, доктор Мортимер? Өрәк сазлыкта элек тә күренә иде дисезме?

–​ Әйе, бу турыда өч кеше сөйләде.

–​ Ә сэр Чарльз вафат булганнан соң, андый хәлләр булмадымы?

–​ Белмим, ишетелмәде.

–​ Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

Һолмс кәнәфинең үзе яраткан почмагына утырды да рәхәтләнеп елмайды. Бры тик үзе генә чишә ала торган катлаулы мәсьәлә булганда шулай елмая иде ул.

*Кэб — элекке заманнарда кешеләр йөртә торган яхшы җиһазландырылган атлы арба.

–​ Нинди шәп эш бу! Мондыйлар сирәк очрый! Бредли янына керегез әле. Миңа бер фунт иң каты тәмәке җибәрсен. Кичкә кадәр кайтмаска тырышыгыз. Ә кичен мин сезгә үз фикерләремне сөйләрмен.

Катлаулы мәсьәләләр турында ялгызы уйларга ярата иде ул. Шуңа күрә мин көне буе клубта утырдым. Бейкер-стритка кичке тугызларда гына кайттым.

Бүлмә тулы төтен иде​. Борынга әче тәмәке исе керде. Һолмс өстенә халатын кигән, авызына трубкасын капкан иде. Әйләнә-тирәсендә әллә нинди кәгазь төргәкләре ята.

–​ Суык тидердегезме әллә, Уотсон? –​ дип сорады ул.

–​ Юк, бу агулы төтеннән сулыш кысылды.

–​ Әйе, азрак тарткан идем шул.

–​ Азрак дисезме? Сулар һава юк бит монда!

–​ Алайса, тәрәзәне ачыгыз. Сез көне буе клубта утыргансыз бугай.

–​ Ай-яй, Һолмс!

–​ Шулаймы?

–​ Шулай, ләкин сез кайдан...

Ул көлеп җибәрде.

–​ Сезнең самимилеккә шаккатам мин, Уотсон! Үземнең ​булыр-булмас сәләтемне сездә тикшерү бик күңелле миңа. Егет кеше ямьсез, яңгырлы көнне урамга чыга. Кичен ул бер тапсыз, чип-чиста килеш кайта. Цилиндр һәм ботинкалары элеккечә ялтырый. Димәк, ул көне буе кайдадыр утырган булып чыга. Якын дуслары юк. Кайда булырга мөмкин соң ул тагын? Шулай түгелме?

–​ Әйе, чынлап та шулай.

–​ Күз алдында яткан күп әйберләрне күрә белмибез әле без... Мин Стэнфордтан дартмур сазлыклары картасын кайтарттым. Ул якларны шактый яхшы беләм дип уйлыйм хәзер.

–​ Картасы зур масштаблымы?

–​ Әйе, бик зур масштаблы. –​ Ул, картаның бер кисәген тезләренә куйды. –​ Менә безне кызыксындырган урын. Уртада –​ Баскервиль-холл.

–​ Урман уртасындамы?

–​ Әйе. Менә бу куралар дустыбыз доктор Мортимерның штаб-квартирасы урнашкан Гримпен авылы. Күргәнегезчә, биш миль тирәдә беркем дә яшәми диярлек. Менә монысы - доктор әйткән Лефтер-холл. Болары - "Таш баганалар" һәм "Черек сазлык" фермалары. Алардан ундүрт миль ераклыкта –​ Пристаун каторга төрмәсе. Калган урыннар – гел сазлык. Әлеге трагедия уйналган сәхнә шушы инде. Ул трагедия, бәлки, тагын кабатланыр әле... Монысында инде безгә дә кайбер рольләрне башкарырга туры килер.

–​ Сәхнә бик әйбәт –​ Әгәр дә иблиснең кешеләргә йомышы төшә икән...

–​ Димәк, сез дә бу эштә иблис катнашкан дип уйлыйсыз.

–​ Иблиснең җирдә йөри торган ярдәмчеләре була. Безгә ике сорауга җавап табарга кирәк. Беренчесе: монда чыннан да җинаять кылынганмы? Икенчесе: бу җинаять нидән гыйбарәт һәм ул ничек эшләнгән? Ә сез бу эш турында уйладыгызмы?

–​ Көне буе башымнан чыкмады.

–​ Нинди фикергә килдегез соң?

–​ Буталчык вакыйга.

–​ Әйе, бик үзенчәлекле хәл бу. Мәсәлән, эзләрнең үзгәрүен алыйк. Нидән булган дип уйлыйсыз моны?

–​ Ул бары тик кайсыдыр бер ахмакның әйткән сүзләрен генә кабатлады. Нигә сэр Чарльз аллеяда аяк очларына басып йөрсен, ди?

–​ Алайса, аллеяда ни булган?

–​ Йөгергән ул, Уотсон. Кемнәндер качкан.

–​ Качкан дисезме? Ә кемнән качсын соң?

Мәсьәлә менә шунда инде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Чарльз Баскервиль, йөгерә башлаганчы ук, куркудан акылын җуйган.

–​ Нигә алай дип уйлыйсыз?

–​ Аны куркыткан нәрсә сазлык ягыннан килгән. Бары тик акылын җуйган кеше генә өенә түгел, кире якка йөгерә. Сорау алу вакытында чегән сэр Чарльзның ярдәм сорап кычкыруын әйткән. Үзе ярдәм сорый, ә үзе бөтенләй кире якка йөгерә. Тагын бер мәсьәлә: бу кич кемне көтте икән ул һәм очрашуны нигә дип өйдә түгел, ә нарат аллеясында билгеләде икән?

–​ Сез ул кемнедер көткән дип уйлыйсызмы?

–​ Үзегез уйлагыз: олы яшьләрдәге авыру кеше кичен саф һава суларга чыга –​ монда шаккатырлык бер нәрсә дә юк. Ләкин ул көнне һава бик суык һәм юеш була. Ә нигә дип ул биш, хәтта ун минут капка янында басып тора? Доктор Мортимер тәмәке көле ике тапкыр сынып төшкән, ди бит. Безнең доктор бик игътибарлы.

–​ Сэр Чарльз көн саен шулай аллеяда йөргән.

–​ һәм көн саен капка янында туктаганмы? Киресенчә, сэр Чарльз сазлыктан читәрк йөрергә тырышкан. Ә бу төнне кемнедер көткән ул анда. һәм бу хәл ​иртәгә Лондонга китәсе көнне булган. Күрәсезме, Уотсон, бөтен нәрсә бер-берсенә бәйләнгән! Әйдә, хәзер бөтен эшне калдырыйк. Иртәгә уйларбыз. Рәхим итеп, скрипканы бирсәгезче.

Слова и выражения

  • сигез фут киңлектәге – шириной в восемь футов
  • илле адым читтә – на пятидесяти шагах в стороне
  • чирәм өстендә – на траве
  • өстеннән үрмәләп чыгып була – можно по нему проползти
  • тәмәкесеннән көл сынып төшкән – с сигареты упал пепел
  • чуерташ – галька
  • чуарланып беткән – запестрело
  • мөмкинлекләр күп – много возможностей
  • мөрәҗәгать итә алмый идем – не мог обратиться
  • теше үтми торган – не по зубам
  • табигатьтән өстен көчләр турында – о силах, что выше природы
  • җан иясе – существо
  • янып-яктырып тора – сверкает
  • төпле кеше – толковый человек
  • коточкыч өрәк – ужасное приведение
  • ниндидер илаһи көч дип саныйсызмы – считаете какой-то божественной силой
  • бу эшкә алынуымны – что взялся за эту работу
  • исән-имин яшәргә – жить благополучно
  • нигез бар – есть основание
  • сирәк очрый – редко встречается
  • бүлмә тулы төтен иде – комната была полна дыма
  • кәгазь төргәкләре ята – лежат свёртки бумаги
  • самимилек – невинность, чистота
  • булыр-булмас сәләтемне – мой скромный талант
  • күз алдында яткан күп әйберләрне – многие вещи, лежащие на виду
  • әлеге трагедия уйналган сәхнә – сцена, на которой была сыграна эта трагедия
  • җинаять кылынганмы – было ли совершено преступление
  • җинаять нидән гыйбарәт – в чём состоит преступление
  • Мәсьәлә менә шунда инде. – Вот в этом и заключается вопрос.
  • куркуданот страха
  • очрашу – встреча
  • билгеләдездесь: назначил
  • иртәгә Лондонга китәсе көнне – за день до отъезда в Лондон
  • рәхим итеп карагыз – пожалуйста, смотрите

*****

Как вам английская классика на татарском? Надеемся, что вам понравится. В скором времени мы выпустим продолжение. А пока советуем вам взглянуть и на эти тексты:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Баскервильләр эте – 1

Тест: Баскервильләр эте – 1

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG