Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге чикләрне ачкач та АКШ һәм Русия ватандашларын кертмәячәк


Европа берлеге тышкы чикләрне ачканнан соң да АКШ, Бразилия һәм Русия ватандашларын кертмәячәк. Бу турыда берлек карарының караламасына нигезләнеп The New York Times яза. Кайсы ил ватандашларына керүне тыю 100 мең кешедән ничәсенең COVID-19 йоктырганлыгына карап хәл ителәчәк.

Европа берлегендә 100 мең кешедән уртача 16сы, Русиядә 80е, АКШта 107се, ә Бразилиядә 190ы коронавирус белән авырый.

Reuters-ның Европа дипломатлары арасындагы чыганаклары хәбәр итүенчә, кайсы илләр ватандашлары берлек илләренә кертелмәячәге әлегә хәл ителмәгән. Әмма кысаларны билгеләгәндә коронавирус турында һәр илдәге мәгъдүматның ни дәрәҗәдә дөрес булуы исәпкә алыныр дип көтелә. Шулай ук медицина тесты уздыру мөмкинлеге дә карала.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле Европа берлеге март утрасында чикләрен япты. 1 июльдән чикләр акрынлап ачыла башлый. Аңарчы берлек илләрендә даими яшәүчеләрдән һәм бик зур зарурлыгы булмаганнардан башка кешеләр берлек илләренә кертелмәячәк.

фикерләр

XS
SM
MD
LG