Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурашко: "Русия гадәти тормышка февральдә генә кайтырга мөмкин"


Михаил Мурашко

Концертларга йөрү, чит илләргә очу, ял итү кебек "нормаль" тормыш күрсәткечләре якын арада кире кайтмас дип фаразлый министр.

Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илнең "нормаль" тормышка киләсе елның февраленнән дә иртәрәк кире кайтуына ышаныч аз дип белдерде.

"Нәрсә соң ул нормаль тормыш? Концертларга бару, очышлар, тулы күләмдә эшләү, ял итү. Миңа калса, моның февральдән дә иртәрәк булуы ышаныч тудырмый. Вирусны тапшыру чылбыры өзелергә тиеш" дип аңлаткан Мурашко Интерфакс белән әңгәмәсендә.

Министр урамнарда битлек киюне дәвам итәргә кирәк дигән. "Ләкин якында кеше күп булмаса, кимәскә дә була, мәсәлән дачада. Ябык биналарда, шәһәр урамнарында битлек кию үзен аклый. Шуны да исәпкә алырга кирәк – бу һава һәм тамчылар аша күчә торган инфекция, ә битлек – киртә, ул вирусны тоткарлый. Битлекне бер-ике сәгатьтән соң алыштыру кагыйдәсе бар, аны үтәргә кирәк" дигән министр.

Мурашко битлекләрне салу кайбер шартларның үтәлүенә бәйле дигән. "Инфекция әлегә фармацевтика ярдәмендә тулысынча идарә ителә торган түгел. Авыруны кисәтү һәм дәвалау өчен 100 процент ышанычлы чара килеп чыкса, һәм бигрәк тә коллектив иммунитет туса, битлекләрне салырга мөмкин булачак" дигән Мурашко.

Июнь ахырында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 белән планетада 10 миллион кеше йогышлануын әйтеп, "пандемия тизәя генә бара" дип белдерде.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә 3 июльгә барлыгы 667 883 кеше вирус йоктырган. Авыручылар саны көнгә якынча 7 мең кешегә артып тора. Коронавирус барлыгы 10 меңгә якын кешенең гомерен өзде.

XS
SM
MD
LG