Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кытай түрәләренә уйгырлар хокуклары бозылу өчен чикләүләр керткән


АКШ финанс министрлыгы бинасы
АКШ финанс министрлыгы бинасы

Аерым алганда, санкцияләр әлеге затларның Кушма Штатларда активларын туңдыру, эшлекле элемтәләр тыюны күз уңында тота, виза чикләүләре куя.

Кушма Штатлар Кытайның дүрт элекке һәм хәзерге түрәсенә чикләүләр керткән. Вашингтон фикеренчә, алар уйгырларның хокукларын бозуда катнашкан. Чикләүләр Магнитский акты кысаларында кертелгән. Бу хакта АКШ финанс министрлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, санкцияләр әлеге затларның Кушма Штатларда активларын туңдыру, эшлекле элемтәләр тыюны күз уңында тота, виза чикләүләре куя.

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесе кешеләре – уйгырлар һәм башка мөселманнарны кысырыклауга каршы канунны АКШ президенты Дональд Трамп июньдә имзалады.

Ак йорт хәбәрендә әйтелгәнчә, ул "Синҗанда аерым мөселман азчылыкларының хокукларын тупас бозуны хөкем итеп чыга... һәм билгеле бер затларга чикләүләр кертүдә аерым вәкаләтләрне үз эченә ала". Трамп белдерүендә уйгырларга карата кеше хокуклары бозылу төрләре санала. Беренче чиратта, бу уйгырларның һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләрен үзбилгеләнүен һәм дини ышануларын юкка чыгару максатыннан аларны махсус лагерьларга урнаштырып, идеология ягыннан эшкәртү һәм хезмәт куярга мәҗбүр итү диелә документта.

Былтыр октябрьдә АКШ мөселманнарны эзәрлекләгән өчен Кытайның 28 оешмасына чикләүләр керткән иде.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

Кытай мондый үзәкләр террорчылык белән көрәшү өчен ачыла дип белдерде.

XS
SM
MD
LG