Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русия белән үзара очышларны яңадан башлау турында хәбәр итте


Русия транспорт министрлыгы, Росавиация бу мәгълүматка комментар бирмәде.

Төркия һәм Русия 15 июльдән даими очышларны яңадан башларга килешкән. Бу турыда Төркиянең Anadolu мәгълүмат агентлыгына илнең транспорт һәм инфраструктура министрлыгына сылтанып хәбәр итә.

Русия транспорт министрлыгы, Росавиация бу мәгълүматка кагылышлы ни дә булса әйтүдән баш тарткан.

Turkish Airlines һава ширкәте вәкиле “РИА Новости”га Русиягә очышларны кире башлау буенча төгәл планнар юк дигән. Аннан алда Turkish Airlines 1 августтан башлап Русиянең алты шәһәренә рейсларга билетлар сата башлаган иде.

Русия туроператорлары берлеге Майя Ломидзе дөньяның сигез иле “хет иртәгә” Русия туристларын кабул итәргә әзер дип белдерде. Төркия, Мальдив, Куба, Доминикана, Мисыр, Хорватия, Берләшкән Гарәп Әмирлектәре һәм Мексика турында сүз бара.

Аларның күбесендә илгә килүчеләрдән COVID-19 булмавы хакында белешмә сораячаклар һәм чикне чыкканда кешеләрнең тән температурасын үлчәячәкләр.

  • Элегрәк Русия хөкүмәте башка илләр белән очышларны 15 июльдән башларга җыенганын белдергән иде. Русия үз ватандашларын кабул итәргә риза булган илләр белән генә чикләрне ачачак диелде. Бу илләрдә авыручылар саны йөз мең кешегә 40 кешедән дә артмаска тиеш дигән шарт куелды.
  • 1 июльдән Европа берлеге кайбер илләр белән чикләрен ачты, ләкин Русия бу исемлеккә кермәде.
  • Хәзер Русиядән хосусый очкычларда яки чит илдән Русия ватандашларын кайтаручы очкычларда гына кайтып була. Бу очкычлар чит илгә буш бармасын өчен аларга билет саталар.
  • Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 27 мартта Русия даими һәм чартер халыкара очышларны тулысынча туктатты.

XS
SM
MD
LG