Татарстанда узган тәүлектә коронавирус 29 кешедә ачыкланган, биш кеше терелгән. Үлүчеләр турында яңа мәгълүматлар юк. Авыру чыкканнан бирле барлыгы 19 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында чыккан рәсми мәгълүматта китерелә. Татарстан штабы исә республикада барлыгы 27 кешенең коронавирустан үлүе турында хисап бирә.
Башкортстанда 58 яңа очрак, өч кеше терелгән. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Вирусны барлыгы 6 307 кеше йоктырган.
Узган тәүлектә Русиядә тагын 6 109 кешенең COVID-19 йоктырганы ачыкланган, 3 481 кеше терелгән, 95 үлгән.
Рәсми саннар. 19 июль 10:45
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 6 307 (+58) | 4 630 (+3) | 20 (+0) |
Татарстан | 5 215 (+29) | 4 140 (+5) | 19 (+0) |
Русия | 771 546 (+6 109) | 550 344 (+3 481) | 12 342 (+95) |