Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 1 августтан Русиянең алты шәһәреннән генә чит илләргә очышлар башланырга мөмкин


Беренче этапта Русиянең алты һава аланы гына халыкара очышларны кабул итәчәк, алар дәүләт эчендәге һава транспорты төеннәре булып торачак.

Русия шәһәрләреннән чит илләргә очышлар 1 августтан башланса да, бары алты шәһәрдә генә һава аланнары халыкара рейсларны кабул итә алачак. Чит илләргә очышлар да шушы алты һава аланыннан гына башкарылачак. Бу турыда Известия яза. Газет ачыклаганча, халыкара очышларны яңадан башлауның имин юлын тәкъдим иткән документны Росавиация башлыгы – транспорт министрының беренче урынбасары Александр Нералько Русия министрлар кабинетына юллаган.

Беренче этапта Мәскәү, Петербур, Дондагы Ростов, Екатеринбур, Новосибирски, Владивостоктан очышлар рөхсәт ителәчәк.

Шәһәрләр аларның географик урнашуына карап сайлап алынган. Русиянең зур бер аэрохолдингында газетаның чыганагы шулай дип аңлаткан. Һәр макротөбәктә бер зур һава аланы сайлап алынган. Бу шул төбәк кешеләренә Мәскәү яки, мәсәлән, Екатеринбург аша очарга туры килмәсен өчен эшләнә. Бу алты шәһәр дәүләт эчендәге хаблар – транспорт төеннәре буларак кулланылачак.

Һава аланнарының берсе вәкиле газетага сөйләгәнчә, чит илләрдән рейслар кабул итүче шәһәрләр санын чикләүне Роспотребнадзор тәкъдим иткән. Шул рәвешле оешма коронавирус таралу куркынычын киметергә тырыша диелә.

Икенче этапта, хәлләр яхшырган очракта, башка шәһәрләрдән дә чит илләргә очу мөмкин булачак. Ике атна саен Роспотребнадзор коронавирус эпидемиясенең торышын күзәтеп, шундый шәһәрләрнең исемлеген тәкъдим итәчәк.

Әлеге алты шәһәр арасына кермәгән һава аланнары халыкара рейслар өчен августның уртасыннан да иртәрәк ачылмас дип фаразлана.

13 июльдә Төркиянең Turkish Airlines һава ширкәте 1 августтан Русиянең алты шәһәренә очышлар башлаячагын хәбәр иткән иде. Бу шәһәрләр арасында Казан да күрсәтелде. Аннан кала, Мәскәү, Петербур, Ростовтагы Донга, Сочи һәм Краснодарга очышлар булачак диелде. Шул ук вакытта Русия рәсмиләре илнең халыкара киңлекләре ачыласын белдермәде.

27 мартта Русия хөкүмәте коронавирус пандемиясе сәбәпле халыкара очышларны туктатты, чит илләрдән Русиягә очышлар да тыелды. Әлегә кадәр хөкүмәт яки Росавиация халыкара очышларны рөхсәт итүен белдермәде. Чит илләрдә калган Русия ватандашларын кайтару өчен генә рейслар башкарылды.

XS
SM
MD
LG