Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проект": коронавирус сәбәпле дәүләткә сатып алулар өчен акчаның иң зур өлеше "Ростех" һәм Минпромторгка бирелгән


"Ростех" башлыгы Сергей Чемезов

Коронавируска каршы көрәшкә бүленгән акчаларның 20 процентының нәрсәгә тотылганын ачыклау мөмкин түгел.

Русия хакимияте коронавируска каршы көрәш кысаларында барлыгы 210 миллиард сумлык сатып алулар уздырган. Бу акчаларның иң күп өлеше “Ростех” корпорациясе һәм “Минпромторг” дәүләт оешмасына киткән. Моны “Проект” басмасы ачыклаган.

Русия президенты Владимир Путинның дусты саналган Сергей Чемезов җитәкләгән “Ростех” дәүләт корпорациясе 21 миллиард сумлык контрактлар алган. Бу исемлекнең беренче унлыгына кергән ширкәтләрнең барысы бергә алган акчалардан да күбрәк.

Ведомстволар арасында иң күбе – 18,7 миллиард сум – Минпромторгка бүленгән. Шундый ук зур акчалар саклану министрлыгына һәм эчке эшләр министрлыгына да бирелгән.

Хисапта әйтелгәнчә, куәт оешмалары хәтта сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Федераль медицина-биология агентлыкларына караганда да күбрәк акча алганнар. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) 500 мең тоткын һәм 300 мең хезмәткәр өчен җавап бирсә дә, пандемия белән көрәшкә бу оешмага бары 2,5 миллиард сум бүленгән.

Төбәкләргә барлыгы 65,5 миллиард сум акча бирелгән. Шул ук вакытта кайбер шәһәрләрдә COVID-19 белән көрәшкә бюджет акчалары җитмәгәнлектән, аларга дәүләт ширкәтләре ярдәм итәргә мәҗбүр булган.

“Проект” билгеләп узганча, коронавируска каршы көрәшкә бүлеп бирелгән акчаларның 20 процентының нәрсәгә тотылганын ачыклау мөмкин түгел, чөнки дәүләт контрактларының күбесе яшерелгән. Ким дигәндә 60 миллиард сум – контрактларның биштән береннән артыгы – сатып алуларның Бердәм мәгълүмати системында юк яки сатып алына торган әйберләр төгәл аталмыйча, “медицина эшләнмәләре” кебек гомуми атама белән күрсәтелгән.

фикерләр

XS
SM
MD
LG