Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп АКШ президенты сайлауны күчерү мәсьәләсен күтәрде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Тавыш бирү ноябрьгә планлаштырылган иде, сораштырулар Трампның төп көндәшеннән калышуын терки. 

АКШ президенты Дональд Трамп илдә президент сайлауны соңрак вакытка күчерү мәсьәләсен күтәрде. Бу хакта ул үзенең твиттерында язды.

Американың берничә штаты пандемия сәбәпле сайлауларда дистанцион тавыш бирү гамәлен гадиләштерде. Трамп әлеге карарны тәнкыйтьли, бу хәрәмләшүләргә мөмкинлекләр ача дип саный. Сайлаучылар "имин һәм кагыйдәләргә нигезләнеп" тавыш бирсен өчен сайлауны күчерү әйбәт булыр иде ди.

Ак йортның сайлау вакытының күчерү өчен кануни нигезләре юк дип искәртә The New York Times. Элегрәк Трамп идарәсендә сайлауны күчерү мөмкинлеген кире кагып килделәр.

  • АКШ президенты сайлау 3 ноябрьгә билгеләнгән. Күпсанлы сораштырулар Дональд Трампның төп көндәше Джо Байденнан калышуын күрсәтә.
  • Тавыш бирү көне федераль канун нигезендә көйләнә. АКШ Конституциясенә ярашлы бу көн Конгресс тарафыннан билгеләнә. Парламентның түбәнге пулатын әлеге вакытта Демократик фирка контрольдә тота, ул президентка оппозициядә тора.

XS
SM
MD
LG