Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җитештерелүче даруларның бәясе ел эчендә 24 процентка арткан


Русияләр кыйммәтлерәк даруларны күбрәк ала башлаган.

Русиядә чыгарыла торган дарулар соңгы елда 23,8 процентка кыйммәтләнгән. Чит илдән кертелә торганнарының бәяләре 7,5 процентка арткан. Бу саннарны DSM Group аналитика ширкәте тикшеренүләре күрсәткән дип яза ТАСС.

“Ел эчендә үзебездә эшләнгән даруларның уртача төргәге 23,8 процентка үскән һәм июньдә 115 сум булган. Импортлы дарулар 7,5 проценка гына кыйммәтләнгән – аларның төргәге 381,4 сум торган” диелә хисапта.

Русиядә җитештерелгән даруларның сату күләме төргәкләр санына караганда 8,4 процентка кимегән, шул ук вакытта акча ягыннан 13,4 процентка арткан. Импортлы препаратларны сату (төргәкләрдә) 9,6 процентка кимегән, сумнарда – 2,8 процентка. 2020 елның июнендә Русиядә чыккан дарулар базарның 62 процентын тәшкил иткән, ләкин бәяләре чит ил дарулары белән чагыштырганда арзанрак булганга, акча ягыннан алар базарның 33,5 процентын биләгән.

DSM Group ачыклаганча, 2020 елның июнендә русияләр кыйммәтлерәк дарулар сатып алганнар. 500 сумнан да кыйммәтрәк дарулар 47 процент булган (2,5 процентка үскән), 150-500 сумлык дарулар – 37,8 процент булган (2,1 проценка кимегән), 50-150 сумлык дарулар өлше 11,1 проценттан 11,3 процентка кадәр арткан, 50 сумнан арзанрак дарулар 2020 елның июнендә 2019 елның июненә караганда 0,6 проценка кимеп, 3,8 процент тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG