Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштауда урман кисә башлаганнар


Куштау
Куштау

Куштауны яклаучы активистлар шиханны эшкәртү башланадыр дип борчыла.

Башкортстанда Куштау шиханын яклаучы активистлар бу табигый объектта агачларны кисә башлаганнарын күреп алган. Куштауда урман кисү фотоларын алар үзләренең социаль челтәрдәге төркемнәрендә куйган. "Менә тагын "билгесезләр" Куштау шиханында агачларны кисте! Бу затлар безгә таныш, ләкин аларны әлегә фаш итми торабыз. Бу затлар безнең позициябез белән капма-каршы булган гамәлләрен туктатыр һәм бу башка кабатланмас дип ышанабыз!" диелгән "Башкортстан көньягы" паблигында. Активистлар язганча, шиханда урман кисү 1 августта башланган.

Активистлар агачларны кисә башлау Куштауны эшкәртүгә әзерлек булырга мөмкин дип борчыла.

"Бу бәлки шиханны бетерү эшләрнең башыдыр, болай булуы бик мөмкин! Чөнки агачлар тигез юл ясап киселгән һәм бүрәнәләр ипләп өеп куелган" диелә "Торактау, Йөректау һәм Куштау шиханнарын саклап калыйк!" паблигында. Активистлар Куштаудагы урман Куштауның яшел урман-парк зонасына караганлыгын һәм андый урманны кисү Русия Урман кодексы тарафыннан катгый тыелганын да искәртә.

Уфадагы ProUfu.ru сайты Куштау шиханын эшкәртү якын көннәрдә башланырга мөмкин дип яза. 2019 ел ахырында Башкортстанда җирле хакимиятнең шиханнарның иң зурысы булган Куштауны эшкәртү планнарына каршы чыгып, халык "Куштау, яшә!" шигаре астында төрле протест чаралары уздыра башлады. Ялгыз пикетлар, флешмоблар оештырылды. Куштауны яклаучыларның чираттагы флешмобы 12 июльдә үтте. Акциядә 500гә якын кеше катнашкан. Алар өч километр озынлыктагы Башкортстан әләмен күтәреп чыккан. 5 июльдә дә Куштауны яклаучылар тере чылбыр булып тау буена баскан иде. Бу чарада ике йөзгә якын кеше катнашты.

Куштауны эшкәртү кайчан башланасы рәсми игълан ителмәде. Әмма Башкортстанның табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Уфадагы Навальный штабы координаторы Лилия Чанышевага юллаган җавабында табигый байлыкларны эзләү эшләре турында проект 2020 елның 15 августыннан да соңга калмый әзер булырга тиеш, ә Куштау ятмасын эшкәртү техник проекты 2023 ел ахырына кадәр расланырга тиеш диелгән.

XS
SM
MD
LG