Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли китапханәгә яңа җитәкчеләр билгеләнде: Мәдинә Тимерҗанова – мөдир, Тәбрис Яруллин – урынбасар булачак


Мәдинә Тимерҗанова һәм Тәбрис Яруллин
Мәдинә Тимерҗанова һәм Тәбрис Яруллин

Татарстан мәдәният министры катнашында узган матбугат очрашуында Милли китапханә язмышы турында сүз барды. Китапханәнең яңа җитәкчесе итеп Мәдинә Тимерҗанова, аның урынбасары итеп Тәбрис Яруллин билгеләнде.

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең үзгәртеп корылган бинасында Милли китапханә ни рәвешле урнашачагы билгеле булды. Бу турыда матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Бинаның ике катында уку урыннары җиһазлана. Беренче катта “яңа буын китапханәсе” була – уку заллары белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер заллары урнашачак.

Икенче катта “классик” уку залы була. Укучыларга 150 меңнән артык китап һәм башка төр документлар тәкъдим ителәчәк диелә.

Болардан кала, китапханә бинасында тавыш яздыру студиясе, 200 һәм 120 кеше сыярлык тамаша заллары, күргәзмә залы булачак. Иҗатчылар спектакльләр, башка чаралар уздырганда бу залларны бушлай арендага алыр дип көтелә.

Бинаның җир астындагы өлешендә китап саклау бүлмәләре җиһазландырыла. Алты саклагычта ике миллионнан артык китап һәм башка төр документлар урнашачак. Бүлмәләр температураны һәм дымлылыкны көйләү, янгын сүндерү системнары белән тәэмин ителә.

Яңартылган "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы
Яңартылган "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы

Татарстан Милли китапханәсенең Пушкин урамы, 86 адресындагы яңа бинасында мәгълүмат-китапханә бүлеге, фондларны комплектлау һәм формалаштыру бүлекләре, документларны фәнни эшкәртү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү оешмалары, китапханә һәм мәгълүмат технологияләре (Документларны сканлау һәм дигитальләштерү үзәге), чит телләрдә күргәзмәләр һәм мәдәни програмнар, сәнгать, вакытлы басмалар, төп китап саклау, автоматлаштыру, маркетинг, һигиена һәм документларны реставрацияләү бүлекләре (Документларны консервацияләү һәм реставрацияләү республика үзәге), патент бүлеге, шулай ук административ корпус урнашачак диелә.

"Казан" милли-мәдәни үзәген Татарстан Милли китапханәсе итеп үзгәртү проектын Мәскәүдәге “Хора” архитектура бюросы Мәскәү Үзәк китапханәсе белән берлектә башкарган.

“Казан” милли-мәдәни үзәге бинасын Милли китапханә өчен куллану турында карар 2018 елда чыкты. Бина янында уку залы, китап саклау урыннары төзеләчәк диелде.

Сөембикә Җиhаншина (сулда) һәм Ирада Әюпова (уңда)
Сөембикә Җиhаншина (сулда) һәм Ирада Әюпова (уңда)

5 августта Татарстан Милли китапханәсе мөдире алышынуы билгеле булды. 1992 елдан бирле Татарстанның Милли китапханәсендә төрле вазифаларда эшләп, 2015 елдан мөдир вазифасында булган Сөембикә Җиhаншинаны элек "ТНВ" генераль мөдиренең урынбасары булып эшләгән, берничә ай элек эшеннән киткән Мәдинә Тимерҗанова алмаштыра. Тимерҗанова бу вазифада үзенең урынбасары итеп Дөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллинны алачагын белдерде.

Сөембикә Җиһаншина Татарстан мәдәният министры урынбасары булачак. Ул бу вазифада аерым алганда китапханәләр өлкәсен күзәтү белән дә шөгыльләнәчәк.

2018 ел ахырында Татар җәмәгатьчелеге "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан Милли мәдәният музеен саклап калуны сорап, Татарстан президентына хат юллаган иде.

Соңрак музейны Бауман урамында 1780 елда төзелгән шәһәр магистраты бинасына күчерергә карар ителде.

XS
SM
MD
LG