Accessibility links

АКШ Дәүләт департаменты Русия пропагандасы корылышы хакында хисап чыгарды


Кремль күп тармаклы “экосистем” аша коонавирус һәм башка темаларга ялган мәгълүмат тарата дип белдерә экспертлар.

Кушма Штатларның Дәүләт департаменты Русия хакимияте киң колачлы пропаганда алып барыр өчен аерым бер “экосистем” корган дип белдерә. Бу турыда аның хисабында әйтелә. Хисап авторлары белдергәнчә, бу систем күп тармакларга ия һәм аның аша пропаганда материаллары таратыла. Бу материалларның максаты – аудиториянең каушап калуына ирешү һәм курку тарату диелә.

“Экосистем биш баганага таяна. Болар — рәсми хөкүмәт хәбәрләре, дөнья буйлап таратылучы дәүләт тарафыннан финансланучы материаллар, дустанә мәгълүмат чыганакларын үстерү, социаль челтәрләрне корал итеп куллану һәм ялган мәгълүматны кибернетик чаралар ярдәмендә тарату” диелә хисапта.

Хисап авторлары мәгълүматны корал буларак куллануның зур стратегиясе кысаларында шушы экосистемны булдыру һәм үстерүдә Кремлъ турыдан-туры җаваплы дип белдерә. Текстта Кремль файдалана торган җиде сайт телгә алына. Шуларның иң зурысы һәм популяр булганы – Канадада урнашкан Global Research сайты диелә. Төп максатлары – коронавирус пандемиясе белән бәйле конспирология фаразларын күбәйтеп тарату, шулай ук күп санлы башка сораулар турында да ялган тарату” дип белдерде Дәүләт департаменты вәкиле Леа Гэбриэл.

Русиянең Вашингтондагы илчелеге бу хисапны АКШ һәм Русия арасында иминлек өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызуны булдырмаска маташу дип сыйфатлады. “Вашингтонга каршы килгән теләсә-кайсы тавыш Кремль һәм Русия күзләвенә хезмәт итүче “дезинформация” дип санала” дип белдерде илчелек сүзчесе Николай Лахонин.

XS
SM
MD
LG