Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста сайлаучыларның өчтән ике өлеше тавыш биргән


Минскида сайлау бүлгесе
Минскида сайлау бүлгесе

Илнең Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның 41 процент алдан биш көн дәвамында тавыш биргән.

Рәсми саннарга караганда, якшәмбе 14 сәгатькә Беларуста президент сайлауда сайлаучыларның 65 проценты тавыш биргән.

Иң күп тавыш бирүчеләр илнең көнчыгышында — Гомель өлкәсендә, анда 75 проценттан арткан диелә.

Илнең Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның 41 процент алдан биш көн дәвамында тавыш биргән. Оппозиция алдан тавыш бирү сайлау нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтү өчен кулланырга мөмкин дип борчыла.

Гамәлдәге президент Александр Лукашенка көндәшләре беларусларны тавыш бирергә 9 августта, рәсми сайлау көнендә килергә чакырды. Күп кенә сайлау участокларында, бигрәк тә Минскида зур чиратлар барлыкка килде.

Гомумән алганда, тавыш бирү тыныч уза. Кайбер сайлау бүлгеләрендә бәйсез күзәтүчеләр чыгарылган. Күзәтүчеләрнең гомум саны чикле, оппозиция хәрәмләшүләр күп булыр дип фаразлый. Оппозиция дә тавышларны санап бара. Үзәк сайлау комиссиясе әлеге саннарга ышанмаска чакыра, сайлау бүлгеләре яблыгач рәсми экзит-пол нәтиҗәләре дөнья күрәчәк дип белдерә.

Беларус президенты сайлауда биш намзәт катнаша. Ил белән 26 ел идарә иткән гамәлдәге президент Александр Лукашенканның төп көндәше дип Светлана Тихановская санала. Тихановская тавышларны санау гадел булыр дип өметләнә. Нинди дә булса протест чаралары әзерләү турында берни әйтми.

Социаль челтәрләрдә таралган фотоларга караганда, Минскига хәрби махсус техника килүе күренә. Элегрәк Лукашенка оппозиция тышкы көчләр ярдәмендә "Мински үзәгендә бәрелеш" оештырмакчы була дип белдергән иде. Якшәмбе ул вазгыять хакимият контролендә диде.

9 август шулай ук Беларуста интернет, бигрәк тә мобиль интернет начар эшли дигән хәбәрләр чыкты.

Президент сайлау кампаниясендә Лукашенкага каршы булучылар урам чаралары уздырды, оппозиция активистлары тоткарланды, эзәрлекләнде.

Якшәмбе "Дождь" телеканалының өч журналисты тоткарланды. Аңа кадәр "Настоящее время" телеканалының өч журналисты тоткарланып илдән депортацияләнгән иде.

XS
SM
MD
LG