Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хәләл сәүдә үзәге төзергә җыеналар 


Яңа үзәктә хәләл туклану, хәләл-шопинг һәм хәләл фитнес булыр дип көтелә.

Казанда яңа хәләл сәүдә үзәге төзелергә мөмкин. Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка республиканың инвестицияләр шурасы утырышында әлеге проект тәкъдим ителде.

Шәригать кануннарына туры китереп эшләячәк сәүдә үзәген "Төзелеш ширкәтләренең консорциумы" ("Консорциум строительных компаний") оешмасы төзергә тели. Сәүдә үзәге "HalalGuideMall" дип аталачак. Анда хәләл туклану, хәләл-шопинг, хәләл-фитнес булыр дип көтелә. Әлеге проект хәләл яшәү рәвешен үстерергә ярдәм итәчәк диелде очрашуда.

Әлегә бу тәкъдим инвестиция проекты дәрәҗәсендә. Рөстәм Миңнеханов очрашуда тәкъдим ителгән инвестицион проектларны тормышка ашыру юлларын карарга кушты.

"Эпидемиологик вазгыять сәбәпле яңа мәсьәләләр белән очрашуга карамастан, инвестицияләр җәлеп итү Татарстан өчен өстенлекле бурыч булып кала. Республика үсештә булырга тиеш", диде Рөстәм Миңнеханов.

Быелның беренче ярты еллыгында Татарстан икътисадына 114 млрд сум инвестицияләр кергән. Шуларның 12 млрд сумы Русия төбәкләреннән килгән.

Күптән түгел Казанда KFC кафелары челтәре дә хәләл меню тәкъдим итә башлады.

XS
SM
MD
LG