Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обком бинасына байрак элгән Әхтәм Сатиев: "Ниндидер көч йөрткән безне"


Әхтәм Сатиев
Әхтәм Сатиев

Сөембикә манарасыннан беренче азан әйткән, Казандагы обком бинасы түбәсенә милли байрак элгән Әхтәм Сатиев 90нчы елларны искә төшерә. Халык куркудан туйды, көрәш аңа көч өстәде дип сөйләде ул Азатлыкка.

90нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәштә катнашкан шәхесләр белән таныштыруыбызны дәвам иттерәбез. Әхтәм Сатиев исеме бүген киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаса да, заманында ул Сөембикә манарасына менеп, беренче булып азан әйткән, манарада һәм Югары шура бинасы түбәсенә милли байрак элгән көрәшчеләрнең берсе.

67 яшьлек Әхтәм Сатиев күп еллар Казанда яшәгәннән соң, туып үскән авылына кайтып киткән. Бүген ул Актаныш районы Татар Ямалысы авылында тора. Әхтәм Сатиев Азатлыкка Сөембикә манарасына ничек байрак элүен, милли хәрәкәт вәкилләренең ни рәвешле эзәрлекләнүе һәм хәзер Татарстанның мөстәкыйльлеккә ирешә алу мөмкинлеге булмавы турында сөйләде.

— Әхтәм абый, суверенитет кабул иткән көнне искә төшерегез әле. Сез ул вакытта кайда идегез, нәрсә эшләдегез?

Сөембикә манарасына менеп карыйсым килде. Ни өчен шундый уй килгәндер – аңлый алмыйм

— 1990 елның 30 августында Ирек мәйданында халык гөрләп торды. Без аңа кадәр дә азатлык таләп итеп күп йөрдек. 28 августта минем Сөембикә манарасына менеп карыйсым килде. Ни өчен шундый уй килгәндер – аңлый алмыйм. Ниндидер көч йөрткән инде мине. Курка-курка гына булса да, Сөембикә манарасына мендем. Башта тыштан менәсең, аннан эчкә керәсең. Тәрәзәдә сетка йозакта тора. Аны каерып, өскә менеп төштем. Шунда азан әйттем. Аннан Ирек мәйданына бардым. Анда халык гөрли.

— Сөембикә манарасына үзегез генә мендегезме? Оешкан төстә булдымы ул?

— Беренче тапкыр үзем генә мендем. Аннан мәйданга баргач, Фәрит Шәриф исемле кеше Сөембикә манарасына милли байракны эләргә иде дип сөйләнеп тора. Мин әле генә манарага менеп төштем, әйдә, барабыз дидем. Ул Мамадыш егете Рафис Фәрхулланы һәм тагын берничә кешене алды да, Сөембикә манарасына киттек. Үзләре белән Татар иҗтимагый үзәге байрагын алдылар. Ул яшел һәм кызыл төстә иде. Шул байракны Рафис Фәрхулла белән бергә менгердек, бәйләп куйдык, аннан азан әйттек һәм төштек. Без төшкәндә Рафис Фәрхулла һәм безнең белән килгән егетләрне ОМОН уратып алган. Байракны алырга кушалар. Фәрит Шәриф бөердән чыккан тавышы белән: "Без аны алыр өчен куймадык", диде. Шуннан соң ОМОНчылар һөҗүм итмәделәр. Кичкә кадәр саклап тормакчы идек. Ләкин саклап булмады, иртән байрак юк иде.

Аннан соң әлеге байракны элеккеге обком бинасы түбәсенә дә менгердек. Анысын Пермь өлкәсенең Барда районыннан Рәмзил Миндияр белән эшләдек. Көнен хәтерләмим. Кич шунда менеп, суыктан ката-ката шунда кундык.

Чаллылар автобус белән килгән иде, мәйдан халык белән тулды. Татар иҗтмагый үзәгеннән байраклар алдык. Таяк һәм чыбыклар әзерләп куйган идек. Чыгып бәйләп куйдык. Рәмзил байракны бәйләде дә, төшеп китте. Шуннан мин яшеренеп калдым. Чыкмыйм. Нәрсә буласын белмим. Шуннан соң обкомнан кемдер менеп байракны сындырып алган. Күпмедер вакыттан соң мин чардактан чыктым да тагын байрак элеп куйдым. Тегеләр нинди хәл соң бу дип аптыраганнар инде. Шапыр-шопыр мине чардакта эзләп йөрделәр, ләкин күрми калдылар. Бер җыелышта Мөхәммәт Сабировка (Татарстанның беренче премьер-министры - ред) ике тапкыр байрак бәйләделәр, нинди хәл соң бу дип сорау бирделәр. Күрми калганбыз дип әйтте инде.

— Сез дингә нәкъ ул вакытта тартыла башладыгызмы?

— 1992 елда университетны тәмамлагач, дингә тартыла, Кабан арты мәчетенә йөри башладым. Мәчетне шул вакытларда мөселманнарга кайтарганнар иде. Аның артыннан Исхак абый йөрде (Исхак Лотфуллин – Кабан арты мәчетенең беренче имам-хатыйбы - ред). Шунда намаз укый башладым, азан әйтергә дә өйрәндем. 2нче татар гимназиясендә балаларым укый иде. Анда ислам динен өйрәтергә тотындык. Тынычлык бистәсендәге имамнан ислам динен өйрәтергә берәр шәкерт бирүен сорадым. Ул үзем барам диде һәм килеп ислам нигезләрен өйрәтте. Сөембикә манарасында азан әйткәндә намазда булмасам да, шул юлга керә башлаган идем.

— Сөембикә манарасында намаз әйткәндә сезне нинди хисләр биләде?

— Канәгатьлек, рухи күтәрелеш. Ул вакытта мөстәкыйль була алмабызмы дигән өмет бар иде. Үзебезчә яшәргә теләүдән килеп чыккан хис инде ул.

Әхтәм Сатиев
Әхтәм Сатиев

— Ни өчен милли хәрәкәткә кереп киттегез? Сезне моңа нәрсә этәрде?

Шул вакытта урыслаштырудан канәгатьсезлек барлыкка килгән

— Университетта укыганда ук шундый уйлар килә башлаган иде инде. Фәүзия Бәйрәмова, Әбрар абый Кәримуллин халык арасында чыгышлар ясый иде. Гаяз Исхакыйның әсәрләрен ул вакытта бастырмыйлар иде. Гомәр Исмәгыйлевич (Гомәр Усманов – 1982-1989 елларда Татар обкомының беренче секретаре) "мин исән чакта Гаяз Исхакыйның бер әсәре дә басылмаячак" дигән. Университетта укытучыдан Гаяз Исхакыйның әсәрләрен бастырып буламы дип сораган идек. Укытучыларда да шундый теләк булган. Шул вакытта тормыштан, урыслаштырудан канәгатьсезлек барлыкка килгән. Бу – Казан университетының журналистика факультетында укыган чаклар.

— Ул вакытта дусларыгыз, туганнарыгыз сезгә кушылдымы, ачуланмыйлар идеме?

— Туганнар битараф булмагандыр инде. Һәркем бу хәл белән кызыксына иде. Ләкин Кирамша белән Курамша (мәшһүр баянчылар Кирам Сатиев һәм Рамил Курамшин — ред.) бик актив йөрделәр. Рамил Курамшин бер митингтан да, бер чарадан да калмады дисәм, дөрес була торгандыр. Кирам да еш килә иде. Алар декларация кабул иткән көнне икәүләп баян уйнап халыкны биетеп йөрде. Төнгә чаклы элекке обком бинасын урап, бәйрәм итеп йөрдек. Кеше ул вакытта бик актив иде. Кызганычка, халык сүрелде.

— Мәйданда сезнең арада провокаторлар бар идеме?

— Күп иде. Түзә алмаслык мохит иде ул вакытта. Һәркемне эзәрлеклиләр иде. Биш кешене үтерделәр ул вакытта. Бу мин белгәне генә. Беренчесе – Богданов дигән урыс фамилияле Казан татар малае. Өенә кереп, чәнчеп киттеләр. Ул беренче булып милли байракны тотып йөрүче булды. Безнең ул вакытта байракны алып чыгу фикере уйга да килмәде. Ә ул курыкмыйча йөри иде. Аннан соң Фәүзия Бәйрәмованың сәркатибе булып йөргән Алсуны көпә-көндез акырта-акырта машинага утыртып юк иттеләр. Сөембикә манарасына таскакны эшләткән кешене юкка чыгардылар. "Ташкын" дигән газет чыгара иде бер егет. Ул да юк булды.

— Үзегез курыкмадыгызмы?

КГБның көпшәле коралы төбәлеп тору ихтималы куркытты

— Бар иде инде. Обком түбәсенә менгәндә ул уй башка килде. Якын тирәдә торган йортларның чардагыннан КГБның объективы гына түгел, көпшәле коралларның да төбәлеп тору ихтималы. "Тык" кына итеп аталар һәм син юк буласың, синең тавышың да чыкмый. Ул әйбер башка килде. Кирәк дип йөрдек инде. Батулла бик актив иде. Рупор белән кычкырып җитәкчелек итте. Күбесенең исем-фамилияләре онытылган. Шактый вакыт үтте бит.

— Суверенитет кабул иткән көнгә кире әйләнеп кайтсак, иң истә калган вакыйга нинди булды?

— Депутатлар мөстәкыйльлек декларациясе мәсьәләсен көн тәртибенә кертүгә каршы булды. Бигрәк тә, урыс телле депутатлар. Без дустым белән обком бинасына байрак элеп төшкәч, өйгә кайтып киттек. Ул вакытта декларация көн тәртибенә кермәгән иде. Өйгә кайтып чәй эчкәндә радиода сессияне (Югары шура утырышы - ред) тыңлап утырам. Чәй эчтем дә Ирек мәйданына кире киттем. Анда декларация көн тәртибенә кертелде диделәр. Монда милли хәрәкәт белән ОМОНчылар арасында бәрелеш булып алган. Кемнәрнедер өстерәп алып, подвалга ябып куйганнар, кемнәрнеңдер канын агызганнар дигән сүзләр йөрде. Төгәл белмим боларны. Шуннан соң гына декларацияне көн тәртибенә кертергә булганнар. Шушы вакыйга минем өчен кызык һәм тетрәндергеч булды.

— Татарстанның башка шәһәрләреннән, районнарыннан митингларга кушылучылар күп идеме?

— 40-60 автобуска кадәр җыела иде. Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, хәтта районнардан да киләләр иде. Чаллыларның оештыручылары көчле булды. Ике бертуган Кашаповлар акчасын эшләнде бу. Зиннур Әһлиуллин бик көчле оештыручы иде. Тәлгать Әхмәдишин, Наилә Вилданова бик актив йөрде. Шуларның көче белән Ирек мәйданын тутырырлык халык җыела иде.

— Миңтимер Шәймиев милли хәрәкәтне оештырып, Мәскәүгә махсус каршы куярга теләгән дигән фикерләр дә еш ишетелә. Моңа Сезнең карашыгыз ничек?

Якташ, милләтне саттың, дип шәхсән әйттем

— Мәскәү кешесе ул, дуслар. Мин аңа: "Якташ, милләтне саттың", дип шәхсән әйттем. Ул минем үземә бернинди әшәкелек тә эшләмәде. Шуның өчен рәхмәт. Ул милли хәрәкәт басымы аркасында гына ияреп йөрде. Аны алып китмәкчеләр иде. Шул вакытта басым көчле, нишлибез дип әйтмәде. Сәкинәнең сүзенә карап утырды. Шуның аркасында бу әйберне "спустили на тормозах". Ирекне, бәйсезлекне ала алмый калдык.

Мөстәкыйль дәүләт була алмадык. Дөньяда да, Европада да бездән дә бәләкәйрәк илләр бар. Урыслаштыручы сәясәтчеләрдән ераграк яшәүләре белән алар бәхетле. Мәдәни, техник, фәнни өлкә булсынмы – мөстәкыйль булып яшәргә безнең бөтен мөмкинлекләр бар, ләкин урыс аркасында без аңа ирешә алмыйбыз, кызаганыч. Бик аяныч хәл, йөрәк әрни шуның өчен.

— Ә гаеп үзебездә бармы?

— Гаеп үзебездә дә бар. Оешмаганлык, бер-беребездән көнләшү. Аягыннан казанга тартып төшерә дигән мәзәктәге кебек. Татар халкында да бераз гаеп бар. Ләкин бәйсезлеккә ирешкәндә оешу башкача да булыр иде дигән уй килә. Аллаһы Тәгалә ни язган инде.

— Татарстан җитәкчеләренә Сезнең карашыгыз нинди иде һәм алар турында фикерегез үзгәрдеме?

Ничек инде суверенитетның милли төсмере булмаска тиеш?

Фәрит Мөхәммәтшинны ихтирам итә идем. Ләкин ул 90нчы елларда Милли университет кирәкми дип әйтте. Шуннан соң ихтирам итми башладым. Миңтимер әфәнде суверенитет милли төстә булырга тиеш түгел диде. Үзебез ирешә алсак, башка халыкларның суверенитеты турында кайгырмасак та ярап торыр иде. Ләкин ничек инде суверенитетның милли төсмере булмаска тиеш? Шушы сүзе өчен мин аңа милләтне саттың дип әйттем дә инде. Башкалары да шул, Мәскәү янында булучылар. Хәзерге депутатлар да милләт өчен тавыш бирмиләр. Ркаил Зәйдулла белән Рамил Төхвәтуллин барлыкка килде парламентта. Алар Туфан абый урынына килделәр дисәк тә була. Бераз милли мәнфәгатьне яклый алсалар яхшы булыр иде.

— Сез күп еллар Казанда яшәгәннән соң, кире авылга кайтып китәргә булдыгыз. Казанга үпкә калдымы? Ни өчен башкаладан китәргә булдыгыз?

— Казаныбызга бернинди үпкә дә юк. И Казан, нурлы Казан, дәртле Казан! Табигать белән гармониядә яшисем килә башлады. Шуңа авылны сайладым. Казанның ыгы-зыгысы ардырды. Мәсәлән, төрекләр белән Казан Арена, су спорты сараен төзедек. 12-13 сәгать аяк өсте эшлибез. Кайтканда автобуста тыгымда ике сәгать буе басып торырга туры килә. Эшләгәндә арганлык сизелми. Ике сәгать автобуста ул сизелә. Шул да бик ардыртты, тоттым да кайтып киттем.

— Сезнең Сөембикәгә менеп азан әйтүегез, обком түбәсенә милли байрак элүегез, милли хәрәкәттә катнашуыгыз турында авылда, районда беләләрме? Сөйләгәнегез бармы?

— Авылда, Актанышта бу хәлләрне белүче сирәк дип уйлыйм. Китапчыкны укыган кешеләр генә белә торгандыр. Казанда "Азатлык" дип кычкырып йөреп ни ирештегез диючеләр булды.

— Аларга Сезнең җавап нинди иде? Бу сорау Сезне үпкәләтә идеме?

— Юк, мин аларга аңлатырга тырыша идем.

— Балаларыгыз бу турыда ни уйлый?

— Хәзер балалар бу хәл белән кызыксынмый инде. Аларның үз проблемнары, кайгылары күп. Безгә әле җиңелрәк булгандыр дип уйлыйм. Аларга тормыш алып бару авыр.

— Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Сезнеңчә, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Гомумән, Русия нинди юлга басты?

— Өметләр челпәрәмә килде. Ул Конституциягә тиясе түгел иде. Әнә, АКШ Конституциясенә бер үзгәреш кертү дә зур вакыйгага әйләнә. Монда аны үзгәртеп кенә торалар. Бу иптәш булмаган Путинның яңадан хакимиятне яулап алу өчен кертелгән үзгәрешләр. Хәзер Конституция үзгәрә дә, Путин ике тапкыр сайлана ала. Тагын 12 ел хакимияттә булачак. Шуңа минем бик эчем поша. Валентина Терешковага да ачуым килде минем. Аңа шул тәкъдимне әйттергәннәр инде. Күңелсез хәлләр бара.

— Шулай да Татарстанның суверенитетына өмет бармы?

— Әлбәттә, көрәшчеләр тәрбияләргә кирәк иде. Яшьләр арасында милли җанлы кешеләр бар, ләкин алар бик аз шул инде. Минем шәхсән өметем, ышанычым юк. Кызганыч.

XS
SM
MD
LG