Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Русиядә һавасы иң нык пычранган төбәкләр унлыгына кергән


Сибай шәһәре өстендә төтен

2019 елда республикада ширкәтләр һәм транспорт һавага 600 мең тонна зарарлы матдәләр бүлеп чыгарган.

2019 елда Русиядә ширкәтләр һәм транспорт һаваны 22,7 миллион тонна зарарлы матдәләр белән пычраткан. Һавага бүлеп чыгарылган калдыклар күләме ягыннан Красноярски крае алда бара, андагы күрсәткеч - 2 миллион 623 мең тонна. Бу саннар FinExpertiza халыкара аудиторлык челтәренең аналитика бүлеге хисабында китерелгән. Тикшеренү нәтиҗәләре белән РБК танышкан.

Башкортстан һавасына 2019 елда 600 мең тонна зараралы матдә эләккән. Бу күрсәткеч белән республика Русия төбәкләре арасында беренче унлыкка кергән. Моннан тыш, Кемерово өлкәсе (1830 м.т.), Ханты-Манси автоном бүлгесе (1343 м.т.), Свердлау өлкәсе (1036 м.т.), Ямал-Ненец автоном бүлгесе (787 м.т.), Иркутски өлкәсе (715 м.т.), Чиләбе өлкәсе (595 м.т.), Оренбур өлкәсе (551 м.т.), Краснодар крае (495 мең тонна) да һавасы сәнәгать ширкәтләре һәм транспорт тарафыннан иң нык пычратыла торган төбәкләр исемлегенә кергән.

Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе 2018 ел нәтиҗәләренә ярашлы исемлектә беренче урыннарда булса да, узган елда исәпләү ысулы үзгәргәнгә күрә, быел беренче унлыкка кермәгән диелә.

2019 елда Русия һавасында бер кешегә елына якынча 155 кг зарарлы матдә туры килгән. Кайбер төбәкләрдә бу сан 1,6 тоннага җиткән. Пычратучы матдәләрнең дүрттән өч өлешен ширкәтләр, дүрттән бер өлешен транспорт бүлеп чыгара. Красноярски краенда металлургия, Кемерово өлкәсендә күмер чыгару, Ханты-Манси автоном өлкәсендә нефть-газ чыгару оешмалары һаваны пычрата.

Һавага зарарлы матдәләр иң аз эләгә торган төбәкләр – Акъяр, Тыва һәм Алтай төбәкләре диелә.

2018 ел ахырында Башкортстанның Сибай шәһәре янындагы Учалы тау баектыру ширкәтенә караган ташландык мәгъдән чокыры янып, һавага күкерт диоксиды таралган иде. Хакимиятнең һава агулануын танымаска тырышуы, агулы төтен учагын сүндерү өчен чаралар күрмәве халыкта каршылык тудырды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG