Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәр думасы депутаты Юлия Галямина һәм аның матбугат сәркатибе өендә тентү узган


Юлия Галямина
Юлия Галямина

Мәскәүдә шәһәр думасы депутаты Юлия Галямина һәм аның матбугат сәркатибе Николай Касьянга тентү белән килгәннәр. Бу хакта Касьян үз твиттерында язды. "МБХ медиа" белән сөйләшүдә Касьян тентү вакытында өйдә булмавын әйткән. Тентү урынына адвокат киткән.

Юлия Галямина сүзләренчә, тентү иртәнге сигезләр тирәсендә башланган. "Килүче хезмәткәрләр исемнәрен әйтмәде һәм документларын күрсәтмәде. Аларның сүзләреннән аңлашылганча, Николай минем эштә шаһит булып бара", дип язды Галямина.

Соңрак Касьян "МБХ медиа"га сөйләвенчә, тентүне Мәскәү Тикшерү комитеты уздырган. Аның Галямина эшендә шаһит булуы тентүгә нигез булып торган. Адвокаты әйтүенчә, ниндидер банк карталары һәм техниканы алганнар. Туганнарның әйберләренә тимәгәннәр кебек", диде Касьян.

31 июль көнне Русия тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре думасы депутаты Юлия Галяминага каршы җинаять эше ачуы билгеле булды. Аны митинглар уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозуда гаеплиләр.

Тикшерү комитеты хәбәрендә Галямина канунсыз киңкүләм чарада катнашуга чакырып интернетта хәбәр чыгарган диелә. Конституциягә үзгәрешләргә каршы бу чарага 15 июльдә ким дигәндә 150 кеше килгән дип хәбәр ителә.

Юлия Галямина – Төп канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирүгә чакыручы "Нет!" комитетын оештыручыларның берсе.

XS
SM
MD
LG