Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов: "Навальныйның язмышы аяныч, ким дигәндә инвалид булып калачак" 


Вил Мирзаянов

АКШта яшәүче галим, "Новичок" матдәсен уйлап табучыларның берсе Вил Мирзаянов Русия оппозициясе сәясмәне Алексей Навальныйны әлеге агулаудан соң сәясәттән сызып ташлап була диде.  

Галим Вил Мирзаянов Алексей Навальный исән калыр, ләкин эшли алмаячак дигән фикердә. "Максат үтерү булмагандыр дип уйлыйм. Бу агу зәһәр. Үтерергә кирәк булса, бераз күбрәк доза бирелсә, Алексей Навальный шунда ук үләр иде. Исән дә калырлык, эшли дә алмаслык итеп эш иткәннәр. Гомеренә кизәнү дип бәяләргә кирәк", диде Мирзаянов Азатлыкка.

Моны галим Навальныйны Русия сәяси кырыннан сызып ташлау өчен эшләнгән дип фаразлый.

Шулай ук ул бу агуны бары тик профессионаллар гына куллана ала, китаптан формуласын карап кына ясап булмый диде.

Вил Мирзаянов белән тулы видеоәңгәмә Азатлык сайтында чыкты.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның хәле начараеп, Омскида хастаханәгә эләккәне 20 августта билгеле булды. Ярдәмчесе Кира Ярмыш Навальный Томски һава аланында эчкән чәенә агу салып агуланган булырга мөмкин диде. Ләкин Омски табиблары агулану фактын кире какты. Ике көн дәвамында активистның диагнозы анык әйтелмәде, аны тикшерү һәм дәвалау өчен башка клиникага күчерү рөхсәт ителмәде.

22 августта Навальныйны Омскига махсус килгән очкыч белән Германиянең Шарите клиникасына күчерделәр. Германия табиблары тикшеренүләр уздырганнан соң, Навальный агуланган булырга мөмкин дип белдерде. Ул холинэстераза ингибиторлары дип аталган актив маддәләр төркемендәге бер матдә белән агуланган булырга мөмкин диелде. Бу химик матдә даруларда, пестицид һәм хәрби агулау коралы булырак кулланыла. Соңгыларының иң билгелеләре - зарин һәм "Новичок".

Навальный анализлары Бундесвер лабораториясенә җибәрелде. 2 сентябрьдә Германия хөкүмәте Бундесвер лабораториясе нәтиҗәләренә таянып Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен табылуын хәбәр итте.

Шарите клиникасынының Навальный агуланган булырга мөмкин дигән белдерүен Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков “буш тавыш” дип атады. Сәясмәннең ихтимал агуланган булуын тикшерү өчен әлегә нигез юк, безнең табиблар да иң башта агулау версиясен караган иде, ләкин агу әлегә ачыкланмаган диде Песков.

Көнбатыш илләре Навальныйның "Новичок" белән агулануын кискен хөкем итеп чыкты, бу уңайдан Русиягә карата яңа чикләүләр кертелергә мөмкин дип белдерде. Песков агулану турында Русия хакимиятенә гаеп белдерергә һәм чикләүләр кертергә урын юк диде.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG