Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Президент сайлау түгел бу, Миңнехановны сайлау"


Урамдагы шигар
Урамдагы шигар

Миңнехановның сайлау алды кампаниясендә  Путин политтехнологлары кулланган ысуллар эшкә җиңелде, ул үзеннән каһарман ясады һәм интернетны басып алды, ди белгечләр​.

Бу атнада Татарстанда президент сайлау уза. Анда хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов, "Гадел Русия" фиркасеннән Әлмир Михеев, ЛДПРдан Владимир Сурчилов, "Русия коммунистлары"ннан Әлфрит Вәлиев, Үсеш фиркасеннән Олег Коробченко катнаша. Сер түгел, бу сайлауның нәтиҗәләрен алдан ук фаразлау кыенлык тудырмый. Шуңа да 13 сентябрь вакыйгасын белгечләр "Миңнехановны сайлау" дип атый.

Хәзерге президент үзенең сайлау алды кампаниясендә аеруча активлашты. Ул телеэкраннардан китми, басымны социаль челтәрләргә ясады, үзеннән "заман каһарманы" образы тудырды, Путин политтехнологиясен файдаланды, "Бердәм Русия" исеменнән йөрүдән баш тартты. Азатлык Миңнехановның сайлау алды кампаниясен өйрәнде һәм социолог Искәндәр Ясәвиев, сәясәт белгечләре Руслан Айсин һәм Руслан Зиннәтуллин фикерләрен белеште.

Миңнеханов каһарман образында һәм "вируслы ролик"лар

Быелгы сайлауда Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрне ныклап эшкә җикте. Аеруча, "вируслы ролик"лар тарату көчәйде.

Мисал өчен, президент хөкүмәт йортында коронавирусның үзен кабул итә һәм мәтрүшкәле чәй эчертеп COVID-19ны җиңә. Рөстәм Миңнехановның чит планетадан килүчене һәм терминаторны кабул иткән видеолары да булды.

"Бу бик түбән дәрәҗәдәге видеолар, бу – китч. Татар акценты, татарның мәдәни үзенчәлеге белән уйнау – бу акыллы тамашачы өчен эшләнмәгән. Мин политтехнологлардан яхшырак эш көткән идем", ди социолог Искәндәр Ясәвиев.

Шундый ук фикерне сәясәт белгече Руслан Зиннәтуллин да белдерде.

"Минемчә, бу тавыш бирүчеләрнең түбән катламына юнәлдерелгән роликлар. Чынлап әйткәндә, анда ниндидер юмор бар, ләкин бик авылча килеп чыккан. Акыллы сайлаучыга тәэсир итми, ә уртачадан түбәнрәк кешеләргә ул үтемле дип уйлыйм", ди ул.

Суверенитет көне алдыннан дөнья күргән "Татарстан супергуд 2020" клибында да Миңнеханов фамилиясе кат-кат әйтелә, танылган татар шәхесләре арасында ул беренче итеп атала.

Социаль челтәрләрдә таралган башка видеоларда Миңнеханов көн каһарманы итеп күрсәтелә: ул йә үзе ятьмә белән балык тота, йә велосипедта йөри, боланнар ашата, җир кешеләре белән гадиләрчә бер өстәл янында утырып чәй эчә, автоузышчылар киеменнән килә – боларның барысы да социаль челтәрләрдә, аеруча, Татарстан президенты хакимияте карамагында булган Telegram-каналларда һәм дәүләт басмаларында киң таралды. Бу үзенә күрә Путинның политтехнологлары файдаланган ысулларны хәтерләтә. Путин да торналар белән очты, су астыннан борыңгы ядкәр тапты, очучы киеменнән йөргән иде. Татарстан халкы күзалдына Рөстәм Миңнеханов "заман каһарманы" образын алырга тырышты.

Ютубта реклама
Ютубта реклама

Youtube-та да Миңнехановның сайлау кампаниясе киң яктыртыла. Татарстанның казанышлары, президентка тавыш бирү өндәмәләре видеоларга куелган рекламнарда еш очрый. Башка сайтларда да Миңнеханов бәйле яңалыклар Push-хәбәр рәвешендә киң таратыла.

Push-хәбәрләр
Push-хәбәрләр

"Бу – вирус баннер. Монда ике очрак була ала. Йә кеше үзе берәр сайтта Push-хәбәргә язылган булуы мөмкин. Икенче очрак – Миңнеханов командасы контекстлы реклам белән шөгыльләнүче ширкәтләр аша эшли. Теләсә кайсы юл белән Миңнеханов турында яңалыкларны төрле сайтларда чыгаруны максат итеп куялар. Push-хәбәр белән эшләүче ширкәтләр бар, Yandex, Google-ның контекстлы рекламы аша эшләү дә киң таралган. Шушы каналлар аша сайлау алды кампаниясен алып баралар. Трампны да заманында Facebook, Google, Twitter аша күтәрделәр. Миңнеханов та 85 процент очракта махсус контекстлы реклам белән сайлау кампаниясен алып бара", дип белдерде IT белгече Азатлыкка исемен күрсәтмәүне сорап.

ТВ: Һәр икенче репортаж – Миңңнеханов турында

Дәүләт карамагында булган матбугат чаралары соңгы ике айда Миңнехановка гына эшли. ТВда проблемлы репортажлар күрсәтү тыелган. Азатлык чыганаклары әйтүенчә, хәтта коммуналь мәсьәләләрне күтәрергә дә рөхсәт ителми. Бары "ал да гөл" рәвешендә республика яңалыклары тәкъдим ителә.

ТНВда көн дә эфирга чыгучы "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышын алыйк. 24 август кичендә күрсәтелгән сигез репортажның дүртесе турыдан-туры Миңнехановның эшчәнлегенә багышланган иде. Калган хәбәрләр дә Татарстанның икътисади үсеше, республика көненә әзерлек, Миңнехановның яшь гаиләләргә ипотека бирүе турында сөйли. Ә 30 август бәйрәм чыгарылышы тулысынча диярлек президентның эш сәфәренә багышланды.

Урамдагы шигар
Урамдагы шигар

"Ул тулысынча дәүләт ресурсларын, телевидениене куллана. Сайлау алдыннан бик күптән төзелеп килгән биналарны хәзер ача – барысы да ачык күренә, бернинди яңалык та юк", ди Ясәвиев.

Миңнеханов көн саен диярлек бер-ике районга сәфәр кыла. Яңа объектлар ачылышыннан тыш, алданган һәр кертемчегә 300 мең сум бирү карарын кабул итте, изоляция режимыннан чыгуның өченче этабын игълан итте. Популистик тәкъдимнәр дә истә калды. Миңнеханов Татарстанда таможня түләүләре алынмый торган бонд зонасын булдырырга тәкъдим итте. Миллиард сумнарга чыгачак проект – Казансу елгасы буен төзекләндерергә, анда 12 парк булдыру тәкъдимен хуплады. Яшь гаиләләргә социаль ипотека бирүнең шартларын йомшартты. Матбугат Миңнехановның гади халык белән аралашуын киң яктырта. Нинди генә ачылыш булмасын, президент җыелып торган кешеләр янына килеп аларның хәлен белешә. Һәрбер ачылышта мондый төркемнәрне алдан әзерлиләр һәм Миңнехановка нинди сорау бирергә кирәклеген алдан әйтәләр.

"Узган сайлау кампаниясе белән дә бер үк кешеләр шөгыльләнде. Яңа сәяси алымнарын күрмим. Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларында доминант рәвешендә күрсәтелә, иҗтимагый тормышта аның шигарләре куела, сурәтләре билбордларда эленә, аның мәкаләләрен матбугатта шәрехлиләр.

Казанның Ямашев урамындагы билборд
Казанның Ямашев урамындагы билборд

Башка намзәтләрнең кампаниясе бик пассив. Алар бик күренми. Чикләнгән ресурслар белән үзләрен танытырга телиләр, кайберләре анысын да теләмәве күренеп тора. Чын мәгънәсендә сайлау кампаниясе алып барылмый. Бер көчле намзәт һәм калганнары икенче лига кешеләре. Сәяси тормыш шулай корылган”, ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Миңнеханов тарафдарлары ишегалларында да эшләде. Календарь, буклет таратып тордылар, халыктан тәкъдимнәр җыйдылар. Торак йортлар подъезды төбенә аның фотоларын элделәр.

Казан урамнарында куелган билбордларда Миңнехановның төрле шигарләрен еш очратырга мөмкин. Хәтта хастаханәләрдә аның китапчыклары тәкъдим ителә. Алар ике телдә язылган.

Миңнеханов татарлыкны файдаланды

Бу сайлауда Рөстәм Миңнеханов татар мәсьәләсен дә файдаланырга тырышты. 6 июльдә президент татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен булдырды. Аның әгъзалары шунда ук утырышка җыелды. Ә комиссияне җитәкләгән Марат Әхмәтов районнарга чыгып ике теллелекне тикшерергә тотынды. Хөкүмәт утырышларында татарча чыгыш ясаучылар күренә башлады. Моңа кадәр күрелмәгән һәм татарча интервьюлар бирүдән баш тарткан федераль салым хезмәтенең Татарстан җитәкчесе Марат Сафиуллин хисапны татарча да тотты, ТАНЕКО башлыгы татарча сөйләде, хәтта энергияне сак тотуга багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә дә татарча чыгыш ишетергә мөмкин булды.

Миңнеханов милли мәсьәләдә шактый активлашты. Беренче тапкыр татар милләте киләчәгенә багышланган мәкаләсе белән үз күзаллауларын җиткерде. Аннан алдан игълан итмичә татар халкының үсеш стратегиясен кабул иттеләр. "Милләт җыены"нда Русиянең татар оешмаларыннан 500 вәкилне җыйды. Алдан әзерләнгән чыгышларда Миңнехановның кабат президент булып күрергә теләүләрен әйттеләр.

"Бу, миңа калса, сайлау алды кампаниясе белән генә бәйле түгел. Стратегия турында күптәннән әйтелгән иде. Тел комиссиясе дә сайлау белән генә бәйле түгел, ул күптән актуаль иде. Бу даими эшләячәк комиссия. Аның составына кергән милли җанлы кешеләр бар. Алар мондый вакытлы сәяси проектка кушылмас иде. Президент сайлаудан тыш, татар милләтенә үзенең таянуын күрсәтә. Рөстәм Миңнехановның көндәше юк диярлек. Бу катлаулы схемалар ясау артык булыр иде... Миңнеханов милләтнең ярдәмгә мохтаҗ булуын күрә. Чөнки без телебезгә, мәдәниятебезгә, республикабызга карата һөҗүм күрәбез. Бу вакыйгаларны сайлау алдыннан бервакытка туры китерделәр. Ләкин аның асылы моның белән бәйле түгел. Чөнки ул аның рейтингын күтәрми. Киресенчә, тел комиссиясе шау-шулы тема", дип саный Руслан Айсин.

"Бердәм Русия"дән баш тарту: "Бу Миңнехановның абруен киметер иде"

Рөстәм Миңнеханов президент сайлавына "Бердәм Русия" фиркасеннән барса да, сайлау кампаниясендә ул хакимият фиркасе шигаре астында чыгыш ясамый. Бу, аеруча, Миңнехановка куелган билбордларда, календарьларда, китапчыкларда ачык күренә. Анда "Бердәм Русия" сүзе бөтенләй телгә алынмый. Моны социолог Искәндәр Ясәвиев Миңнеханов үзенең абруен саклап калыр өчен эшли дип саный.

"Сайлауга "Бердәм Русия" фиркасе белән баруны Рөстәм Миңнеханов оттыру булачагын яхшы аңлый. Кешеләр "Бердәм Русия"гә карата түбән ышаныч белдерә, аннан халык туйды. Бу күренеп тора. Путин да, Миңнеханов та фиркадән читләшә. "Бердәм Русия" дә моны яхшы аңлый. Мин сайлау участогында эшләүче буларак, шуңа игътибар иттем – "Бердәм Русия"дән һөнәре аркасында тавыш җыячак намзәтләрне чыгару бара. Лицей мөдиренә халыкта ниндидер ышаныч туарга мөмкин. Миңнеханов өчен "Бердәм Русия" токсик ресурс. Бу аның абруен киметүгә эшләячәк", ди ул.

Путин политтехнологиясе: "Миңнеханов булмаса, Татарстан да булмый"

Миңнеханов сайлауда Путин политтехнологлары куллана торган ысулларны да эшкә җикте. Шәһәр урамнарында куелган билбордларда "Миңнехановка тавыш бир, Татарстанны сайла", дигән шигарләр күрергә була иде. Бу Путин сайлавында кулланылган "Путин булмаса, Русия дә булмый" дигән шигаргә аваздаш. Шушындый ук лозунгларны Беларуста Лукашенко кебек тоталитар лидер сайлавында ишетергә мөмкин иде. Рөстәм Миңнехановның политтехнологлары аны Татарстанның нигезе, ансыз республика юкка чыгарга мөмкин, дигән ысулны файдалана. Бу бигрәк тә республика вәкаләтләрен киметү өчен чыгыш ясаган ЛДПР намзәте янында отышлы күренә.

Хастаханәдә Минниханов китапчыгы
Хастаханәдә Минниханов китапчыгы

"Моны хакимияттә булган бер үк кешеләр эшли. Алар шул ук ысулларны куллана. "Миңнеханов булмаса, алайса кем?" "Миңнеханов булмаса, республика да куркыныч астында"!, дигән шигарләр. Бу кешеләргә психологик яктан тәэсир итә. Башта син үзеңне зур проект белән тиң итеп күрсәтәсең, аннары мин булмасам, бу проект та булмас иде дип аңлатасың. Төбәк юкка чыгар иде, дип сеңдерәләр. Бу стандарт технологияләр дистә еллар буе эшли", ди Руслан Айсин.

Шул ук вакытта сайлау алды кампаниясендә Миңнеханов Мәскәү сәясәтен хуплавын һәм аңа тел-теш тидермәвен күрсәтте. Моңа кадәр ул вакыт-вакыт федераль үзәкне тәнкыйтьләп торса, соңгы өч-дүрт айда Мәскәүгә тугрылык күрсәтә. Гәрчә республика бюджеты чирек керемен югалтты һәм Мәскәүне тәнкыйтьләп, өстәмә акча сорау вакыты иде. Миңнехановның сак кылануы суверенитет көнендә "суверенитет" сүзен телгә алмавы да шуны дәлилли. Ул һәм башка җитәкчеләр чираттагы тапкыр Мәскәүнең "ачуын китерергә" теләмәве сизелә. Алай гына түгел, “Милләт җыены”нда Миңнеханов Путинга рәхмәтле булырга кирәк диде. Болар барысы да Татарстан президенты сайлавы Мәксәүгә бәйле булуын күрсәтә һәм Миңнеханов “югарыдагыларга” тугры булып күренергә тели.

"Миңнехановта агорафобия, ул җәмәгать киңлегеннән курка"

Башка җитәкчеләр кебек үк Рөстәм Миңнеханов демократик дәүләтләрдә кулланыла торган сәяси дебатларда катнашудан баш тартты. ТВда сәяси бәхәсләр оештырылмый.

Сәясәт белгече Руслан Зиннәтуллин сүзләренчә, президентлар башка намзәтләр белән дебатларда катнашуны түбәнчелек дип саный.

"Бу алар өчен түбәнчелек. Көндәшен үзе сайлаган кеше өчен дебатта катнашу киркәми. Бездә сәяси көндәшлек булмавын күрсәтә. Әгәр дә җитәкче үзенә көдәшне билгели икән, димәк, бу сайлау имитациясе булып чыга. Чын көрәш юк, програмың, дәлилләр аша фикер белдерү юк. Әгәр дә сайлау кампаниясендә теләгән һәркем катнаша алса, бу бөтенләй башка сайлау булыр иде", ди Зиннәтуллин.

Минниханов китапчыгы
Минниханов китапчыгы

"Алар барысы да курка. Миңнеханов та, Путин да "публичный" сәясәтчеләр түгел. Алар бу сәяси бәхәс культурасында тәрбияләнмәгән. Яхшы сөйли торган, үз темасын белгән, тәнкыйди сорау бирә алган көндәш алдында алар килбәтсез, зәгыйфь күренәчәкләрен аңлыйлар. Бу көтелмәгән очраклардан качу. Сәяси кыр тулысынча чистартылды, шунда да алар кыю сораулардан, ниндидер сорауларга җавап бирә алмаудан курка. Бу агорафобия – җәмәгать киңлегеннән курку. Путинда да, Миңнехановта да бу бар, алар моннан курка", ди Искәндәр Ясәвиев.

Искәндәр Ясәвиев бу вакыйганы президент сайлау түгел, ә Миңнехановны сайлау дип атый һәм Мәскәү алдында ышанычлы күренер өчен хәрәмләшүләр булачагын әйтә.

"Бу Миңнехановны сайлау. Без кабат хәрәмләшүләр белән очрашырбыз дип уйлыйм. Сәяси кырны тулысынча чистарттылар. Бүгенге намзәтләр белән сайлау гадел узган очракта да Миңнеханов җиңәр иде. Шигем юк. Сайлауга бәйсез намзәтләр үткәрелми. Миңнехановның көчле көндәшләре булмасын өчен барысы да эшләнгән. Мондый ясалма сайлауда ул җиңә. Ләкин президент хакимияте халыкның Миңнехановны ярату картинасын күрсәтәчәк. Чираттагы тапкыр хәрәмләшү механизмы эшкә җигеләчәк. Сәясәт белгече Екатерина Шульман моны "куркыту хәрәмләшүе" дип атый. Монда халыкның сайлауга килүен, зур процентлар күрсәтәчәкләр. Аларга әлеге референдумның ышанычлы нәтиҗәләре кирәк. Бу Мәскәү Кирмәне алдында бер дәлил булып торсын өчен, Миңнеханов һәм аның даирәсе ышанычлырак хис итсен өчен эшләнә", диде Ясәвиев.

"Бу Миңнехановны сайлау. Миңнехановка ышаныч референдумы бу. Мин аны шулай дип күрәм. Күпчелек сайлаулар шул кысаларда бара", дип белдерде Руслан Айсин Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG