Русиядә туган телләрне кысырыклау юк, туган телгә хокуклар илнең Төп канунында язып куелган дип белдерде Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов. Бу турыда түрә Русия Җәмәгать пулатында узган Русиянең 2025 елга кадәр милли сәясәтенә багышланган семинар-киңәшмәдә чыгышында әйтте.
Магомедов сүзләренчә, туган телләрне өйрәнү генә түгел, туган телдә белем алу да Конституциядә гарантияләнә. "Кайбер коллегалар тел сәясәте, туган телләрне өйрәнү ягыннан төзәтмәләрне дөрес кабул итми. Конституциянең яңа язылышы Русиянең һәр ватандашына туган телне өйрәнү генә түгел, туган телдә белем алу хокукын да гарантияли" диде түрә.
Ул шулай ук Конституция Русия халыкларының барлык телләренең дә саклануын һәм үсешен гарантияли диде. "Конституциянең моннан алдагы язылышында бу юк иде. Бу алга таба бер адым. Моны кешеләргә, фикерләшүдә катнашучыларга җиткерергә кирәк. Туган телгә хокукны бернинди дә кысырыклау юк" дип белдерде президент идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Русия Конституциясенә 1 июльдә бөтенхалык тавыш бирү аша кабул ителгән үзгәрешләргә ярашлы, бөтен Русия Федерациясендә урыс теле дәүләт теле булып тора. Урыс теле "дәүләт коручы халык теле" дип язып куелды, урыс халкы "Русия Федерациясенең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә керә" диелде.
Төзәтмәләр кабул ителер алдыннан күп кенә җәмәгать эшлеклеләре Русия Конституциясендә халыкларның һәм телләрнең тигезсезлеген теркәп куюга каршы чыкты.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясендә татар телен дәүләт коручы халык теле дип язарга тәкъдим итте.