Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондратьев: "Кешене сайлауга барырга мәҗбүр итү - канун бозу "


Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаулар ирекле булырга тиеш диде, шәһәр халкының сүлпәнрәк булуы табигый диде.

Татарстанда сайлауга барырга мәҗбүр итү - канунны бозу санала. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлаукомиссиясе рәисе Андрей Кондратьев туры эфирда сорауларга җавап бирү вакытында белдерде. Əгәр җирле түрәләр сайлауга барырга, тавыш биреп билгеләнергә кушса, бу канун бозу саналамы, дип сорау бирде алып баручы.

"Бу сайлау турындагы канунны бозу. Моның өчен зур зыян күрергә мөмкин. Кешегә басым ясау, аны мәҗбүр итү канунны бозу санала. Сайлау ирекле булырга тиеш", дип белдерде Кондратьев.

Шул ук вакытта ул узган сайлауларда мондый очраклар булу-булмавы турында әйтмәде. Андрей Кондратьев сайлауга шәһәр халыкның сүлпән, ә авылларда актив йөрүенә дә аңлатма бирде.

"Чынлыкта төрле шәһәрдә төрлечә. Шәһәрдә кешене җәлеп итә торган урыннар күп. Бассейнга барыргамы, сайлаугамы? Авыл җирендә депутатны сайлауның кыйммәте зуррак, чөнки анда кешеләр сайлауга барырга кирәк икәнне аңлый, шуңа да оешкан төстә тавыш бирәләр", дип аңлатты ул.

"Татарстан - актив тавыш бирүче республика. Бездә сайлауга гаилә белән йөрү гадәте көчле. Бу көн безгә үзебезне республика ватандашы итеп тоярга ярдәм итә. Яңа чынбарлык моңа йогынты ясый. Бу юлы халык мобиль сайлаучы хезмәте аша, ишегалдында, участокта тавыш бирә ала. Күп кеше өйдә изоляциядә, шуңа да барлык катлам өчен дә шартлар тудырырга тиешбез", диде Андрей Кондратьев.

11-13 сентбярьдә бердәм сайлау көннәрендә Татарстан халкы республика президенты һәм җирле депутатлар сайлаячак.

XS
SM
MD
LG