Урам чарасында катнашучылар кулларына “Уйгырларга азатлык!”, “Дәшми калма”, “Тукта, геноцид!”, “Кытай, этник геноцидны туктат!”, “Гаепсез кешеләрне хезмәт лагерларына утыртуны туктатыгыз” кебек шигарләр тотып торды. Чарада катнашучылар шулай ук уйгырларны “тәрбияләү” лагерларын ябуны, уйгырларның эчке органарын алуны туктатуны таләп итте. Кайберләре уйгыр әләме белән чыккан иде.
Җомга көнне шундый ук чара Финляндия башкаласы Һелсинкида узды.
Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.
Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.